Татарстанда 300 дән артык төр кош яши. Бездә, башка кайбер төбәкләр белән чагыштырганда, канатлы дусларыбызның саны күбрәк булуы билгеле. Бу үсемлекләр дөньясының бай булуы, имән урманнарының, сулыкларның күплеге белән аңлатыла. Татарстанда зур елгалардан кала, сусаклагычлар, йөзләгән күл бар. Март башында беренче булып кара каргалар кайтты. Калган кошларны кайчан көтәргә? Аларга ояларны ничек һәм нинди биеклектә элсәң яхшы? Сорауларны орнитолог, биология фәннәре кандидаты Илгизәр РӘХИМОВка юлладык.
— Илгизәр Ильясович, күчмә кошлар кайта башладымы инде?
— Беренче булып кара каргалар күренде. Тик ояларын ремонтларга ашыкмадылар. Чөнки көннәрнең салкын торуы аларга оя корып, йомырка салырга иртәрәк икәнен аңлата. Кара каргалар артыннан кызылтүш, солы чыпчыгы, яшел чыпчык кайтты. Кошлар һәммәсе дә үз вакыты белән килде. Шуңа да каргалар, башка кошларның юлларда, ишегалдында азык эзләп чүпләнеп йөргәнен күзәтергә мөмкин. Чөнки әлегә аларга азык аз. Акчарлаклар да килде. Әмма сулыклар боз белән капланган. Алар боздан ачылгач, йөзә торган кошлар да көньяктан туган якларына кайтып җитәчәк.
— Күпләр сыерчык ояларын ясый башлады. Аны ничек дөрес итеп эшләп, эләргә кирәк?
— Кайберәүләр сыерчык ояларын куярга да өлгерде. Бу — бик кирәкле эш. Сыерчык оясын иркен итеп ясасаң һәм 5 метрдан да түбән булмаган урынга элсәң яхшы. Ояны кояш чыга торган якка куйсаң, тагын да отышлы. Арада ояларны буяп, бизәүчеләр очрый. Бу кошларны куркытырга мөмкин. Шуңа ояны гади генә итеп ясарга кирәк.
— Урманнарга оя эләргә буламы?
— Әлбәттә. Урманнарга элгән очракта песнәк, чәберчек, уткойрык, чебентоткыч ояларга ярата. Бу кошларга ояларны сыерчыкныкыннан бераз кечкенәрәк тә ясарга мөмкин.
— Татарстанда кышлаучы үрдәкләр саны арта. Бу нәрсә белән бәйле?
— Ел саен кышлаучы кошларның артуы ачык сулыкларның күп булуына бәйле. Кайчагында 1 мең үрдәк җылы якларга китмичә кала. Кабан күлендә, Болакта катмый торган урыннар бар. Шунда кышлауны кулай күрәләр. Аннары аларны кешеләр даими ашата.
Күпләр кышын үрдәкләр туңа дип уйлый. Ләкин бу дөреслеккә туры килми. Тотрыклы температура, калын май катламы, тыгыз каурыйлар көчле салкыннарга чыдам итә. Үрдәк җәрәхәтләнгән очракта гына борчылырга җирлек бар.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.