Татар халкында: “Оста барда кулың тый, галим барда телең тый”, — дигән мәкаль бар. Әтнә районы Ары авылында яшәүче абыем Сапиханов Хатибулла кулыңны тыйдырырлык балта остасы. Бөтен эшнең серен белеп, җиренә җиткереп, тәмен, ләззәтен татып башкара ул. Чуен, тимердән дә матурлык тудыра. Андыйлар турында боламыктан да икмәк пешерә, диләр. Аңа бу осталык әтиемнән күчкән дисәм, һич тә ялгышмам.
Әтием Габидулла тирә-якта дан тоткан балта остасы булган. Тәрәзә бизәкләре, кухня шкафы, шифоньер, чаңгы, чана, арба, көпчәкләр — ул тормыш өчен кирәк булган бар нәрсәне яраклаштырып эшләгән. Аның көпчәк ясау өчен имән агачын мунча казанындагы эссе суда бөккәнен, чаңгы, чана башларын кәкрәйткәнен абыйларым яхшы хәтерлидер.
Әти үзе эшләгән баз өстендә (кечкенә өй) музей оештырып, бу ядкәрләрне шунда куйдым. Оныкларыбыз да аларны күреп соклансын. Әти-әни, әби-бабайларның рухы шат булсын! Ни кызганыч, оста куллы әтием 48 яшендә үк җир куенына кереп яткан.
Әтиемнең осталыгы, кулының “ут уйнатуы” абыем Хатибуллага да күчкән. Йорты тау башында балкып тора. Капка төбендәге агач сыннарны күрсәң, зоопаркка килеп эләктем дип уйларсың. Чана тартып баручы ат, куяннар, аюлар, жираф, крокодил да бар анда. Пластик шешәдән ясалган кояшның сап-сары нурлары бөтен тау башын балкыта сыман. Җил тегермәне җил чыкканны гына көтә кебек.
Абыем җәйләрен оныклары шушы мәйданчыкта уйнасын дип тырышты. Бу сабыйларны сөендерү генә түгел, күпмедер дәрәҗәдә матурлыкны күрә, дәү әтиләрнең кадерен белергә өйрәтү дә бит әле.
Үткән-сүткән һәр кеше мәйданчыкка сокланмый калмый. Оныкларын җитәкләп алып килүчеләр дә күңелләре белән ял итеп китә.
Абыем гаиләсе белән туган якка күптән түгел кайтып төпләнде. Төньякта салкын Коми якларында шахтада эшләде ул. Кулы эш белгән кеше кайда да эш таба. Тундраның кәрлә агач ботакларыннан ясалган, читәнле койма белән әйләндереп алынган өй макеты конкурста да урын алды. Алтын куллы абыема тигезлектә яшәргә язсын!
Рәмзия САДЫЙКОВА, Казан.