Йомыркада, башка нәрсәләрдә “Аллаһ” сүзе язылган дип, сөйләүчеләр бар. Бу Аллаһның хәбәреме?
Казанның “Ирек” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт КАМАЕВ:
— Кешене уяту, кисәтү өчен, Аллаһ төрле вакыйгалар, төшләр, шундый галәмәтләр аша хәбәрләр җибәрергә мөмкин. Ләкин йомыркада “Аллаһ” сүзен күреп, аны изгеләштерү, бу Раббыбызның барлыгын раслый торган бердәнбер дәлил дип уйлау — хата. Аллаһның барлыгын гыйлем, Коръән, аятьләр аша таныйбыз. Фән өлкәсендә дә нинди генә ачышлар юк. Ләкин бит боларны Раббыбыз булдырган. Галимнәр — аларны физика, математика, химия теленә күчерүчеләр генә. Бу дөньяны юктан бар кылучы Аллаһ икәнен аңларга тиешбез.