Әлки районы Чуваш Борнае авылында гомер итүче Ензаевлар гаиләсе өч ел элек фермерлык эшен башлап җибәрә. Бүген алар 3 мең каз асрый. Фермерлыкка тотыну гаилә башлыгы Юрийның теләк, максаты була.
— Килешү буенча хезмәт иттем, вахта методы белән дә шактый эшләдем, кайда гына булмадым, — ди Юрий. — Тиенгә хезмәт куйган чаклар да бар иде. Шуңа ничек тә үземә эшләргә дип уйлана башладым. Мөгезле эре терлек, җир яки күпләп кош-корт — өч тармакның берәрсенә тотынырга, дип башта сайландым. Җае да чыкты. Озакка сузмыйча, меңләгән каз алдым.
Ензаевлар фермерлыкны ачарга планлаштырып йөргәндә, эш башлаучы фермер өчен “Агростартап” дәүләт программасы гамәлгә керә. Юрий 2019 елда документлар тапшыра һәм 3 миллион сумлык грант ота. Көзен материаллар алып, төзелеш эшен башлап җибәрә, кош-кортка дигән ферманы язын сафка да бастыра. 1300 каз бәбкәсе сатып ала.
— “Линда” токымлы казлар алдык. Күп сораштык, аларны бик мактадылар. Бүген дә шуларны асрыйбыз. Йоннары ак, үзләре агрессив түгел, тыныч, — дип таныштыра башлады Юрий. — Ите тәмле, диетик санала, тиз үзләштерелә, аеруча бавыры витаминнарга бай. Хәзер өченче сезон эшлибез, быел казларны 3 меңгә җиткердек. Аларның тере авырлыгы 7 кг га җитә. Түшкәсен артык зур итү ягында түгелбез. Уртача 3-3,5 кг булса, җитә. Авыл халкы, гадәттә, зуррак, майлырак түшкә сорый. Ә шәһәр кешесе майсызрак, кечерәк казга өстенлек бирә. Андыйлары сатып алучыга акча ягыннан да бераз отышлырак. Ярминкәдә, базарда сатканда, әбиләр 1200-1500 сумга каз ала. “Зурларына пенсия җиткереп булмый”, — диләр. Баш-аягын сезонында алалар да аннары ихтыяҗ кими. Анысы сатылып бетмичә кала.
Башка фермерлар кебек, Юрий да сату мәсьәләсе буенча бераз кыенлыклар кичерә.
— Сатып алып булса да, азыгын табабыз, асрыйбыз да. Ә урнаштыруы… Иң зур проблема бүген шул, — ди Юрий. — Әгәр күпләп, берничәшәр йөз түшкә ала торган зур оешмалар белән эшләсәк, 3 мең түгел, 10 мең каз да асрар идек. Урын җитәрлек. Әлегә андый мөмкинлекләр юк шул. Шуңа кош-кортның баш санын арттырырга батырчылык итмибез, бу ышанычсызрак адым булыр иде.
Ә кошларга азыкны алар тулысынча сатып ала. Җирләре юк. Төрле комбиазык, ашлык кайтарталар. Кайберләренә акчалата, икенчеләренә каз түшкәсе белән түлиләр икән. Авылда буа бар, казларны шунда җибәрәләр.
— Узган елларда бәбкәләрнең ике-өч атналыгын ала идек. Быел бер көнлекләрне алдык, — ди Юрий. — Беренче көннәреннән үзебез тәрбияләп үстергәндә, мәшәкате күбрәк булса да, ышанычлырак. Нәрсә ашатасын, ничек карыйсын, нинди витаминнар бирәсен яхшы беләбез. Бик азы гына үлә.
Юрийның фермасы бөтен уңайлыклар белән эшләнгән, җылытылган, эчтә дә, тышкы якта да урын иркен. Идәнне дә җылыту турында уйлана. Ул чакта бәбкәләрне тагын да иртәрәк — үлән чыга башлаганчы ук алыр идек, ди ул.
Фермерлык эшендә Юрийның гаиләсе, әти-әнисе, туганнары булыша. Мамыкны авылга килеп җыялар. Арзан булса да, ярап куя, вакытында урнашуы хәерле, ди ул. Каз маен да шулай күпләп алып китәләр икән.
Юрийның хатыны Людмила почтада хезмәт куя. Фермерлыкта бухгалтерия эшен дә алып бара. Өч бала — ике кыз, бер ул үстерәләр. Алар да әтиләренә булыша. Аеруча хуҗалыкка тәвә кошлары кайтаргач, балаларның кызыксынуы арткан.
— Тәвә кошларын өч ел элек Самарадан кайтарттык. Алтыны алган идек. Тәҗрибә булмау сәбәпле, барысын да үстерә алмадык. Дөрес ашатмадык бугай. Ашказаннары авыртты, — ди Юрий. — Хәзер алар бездә икәү генә. Инде тәрбияләргә дә өйрәнеп беттек кебек. Бер төшенсәң, кыенлыгы юк. Аз ашыйлар. Үрчетү өчен инкубатор куйдым әле. Аз булса да, кыйммәтрәк торса да, тәвә итен сорыйлар. Җайга салсак, алга таба анысын да күпләп асрарга ният бар.
Юрий гаиләсе белән авылда төпләнеп калганына сөенә.
— Яңа йортлар төзелә, шәһәрдәгеләр дә бирегә күченеп кайтырга омтыла башлады, — ди ул. — Гомер буе фатирда яшисе килми бит. Монда иркен, рәхәт, эш тә җитәрлек.
Лилия ЙОСЫПОВА.