Күпләр инде икенче икмәкне алып урнаштырды. Быел бәрәңге, яшелчә кадере бераз арта төште. Илгә кертелгән кайбер чикләүләр аркасында, ел башында азык-төлеккә бәяләр күтәрелгәч: “Бакча, җиребез бар. Бәрәңге, яшелчәне күбрәк үстереп, ничек тә ерып чыгарбыз”, — диючеләр аз булмады.
Ә сез уңышны җыйдыгызмы? Чыгышы яхшымы?
Илсөяр САБИРҖАНОВА, Тәтеш районы Келәш авылы:
— Соңгы елларда бәрәңге үстермәгән чакларыбыз да булды. Быел утыртырга уйладык.
8 буразна, озынлыгы 130 м бар. Бакча зур булгач, су сипмибез, бөтен өмет яңгырга. Чүбен чыккан саен утыйбыз, барыбер җиңә алмыйбыз. Колорад коңгызы да буйсынмый. Әллә ничә агулап та бетми. Бәрәңгене 27 майда утырттык, 1 сентябрьдә алдык. Чыгышы яхшы, бик шатландык.
Айсылу ГАБДРАХМАНОВА, Тукай районы Сәет авылы:
— Бәрәңгене 10 июньдә генә утырттык. Шуңа 15 сентябрьдән дә иртәрәк чыкмабыз. Ашарга алгалыйбыз. Быел җир бик каты. Ничек казыйсы булыр… Болай чыгышы яхшы күренә. Әйбәт булсын инде. Малларга да кирәк. Әй, бәрәңге уңса, нишләтәсен белер идек әле. Вак бәрәңгене дә базда саклыйбыз. Язын каз-үрдәкләр сатып алгач, пешереп ашатабыз.
Рәсим ХАҖИЕВ, Әгерҗе районы Исәнбай авылы:
— Ничә ел рәттән бакчаның яртысына печән чәчә, калганына бәрәңге утырта идек. Чөнки малларны бетердек, күп кирәкмәде. Быел чит илдән бәрәңге кертү кимеде. Шуңа, уйладык та, печән җирен бетереп, элекке вакыттагы кебек, бакчага тулысынча бәрәңге утыртырга булдык. 25 чиләк орлыктан 115 чиләк уңыш җыеп алдык.
Көрәк белән алдык. Быел корылык булды. Шуңа, елына күрә, бәрәңге чыгышы әйбәт. Кызыл бәрәңге күбрәк чыкты, сарысы азрак иде. Печән үскән җирдә уңыш аеруча яхшы. Ял иткән бакчада әйбәт була, диләр бит. Черекләре бик күренмәде. Бәрәңгене эрегә, орлыкка дип аерып җыйдык. Мал булмагач, вагын күрше абыйга бирдек. Алар терлекне күп тота. Рәхәтләнеп ашатсыннар.
Резидә ФӘЙЗУЛЛИНА, Казан:
— Шәһәр читендәге бакчамда өч чиләк бәрәңге утырткан идем, 20 чиләк җыеп алдым. Су сипсәм дә, сабагы тиз көеп бетте. Җир каты. Бик эре бәрәңге яратмыйм. Нәкъ мин теләгән зурлыкта үскәннәр. Яхшы саклансын, исән-сау ашарга язсын.
Равил КУЗНЕЦОВ, Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Камка авылы (композитор):
— Бәрәңгене соң утыртабыз hәм соң алабыз. Минемчә, салкын җиргә утырткач, озак чыга. Узган елга караганда, уңыш яхшы. Күп утыртмыйбыз — 400-500 төп кенә. Туганнарга, дусларга да өләшәбез.
Лилия ХӨСНУЛЛИНА, Чирмешән районы Керкәле авылы:
— Бәрәңге бик матур: коры, эре, чиста. 1 майда утырткан идек. Яңгыр явып калды, шуңа уңгандыр дип уйлыйбыз. Август ахырында алдык. Череге бик күренми. Бакчаның бер өлешендә каты корт (проволочник) барлыкка килде, шуңа тишеп бетермәсен дип, алданрак алырга тырышабыз. Инде гәрчич тә чәчтек, агулап та утырттык, бетми. Кемдер, печән белән янәшә булганга, ди. Бакчаның өчтән бер өлешендә — печән, калганында кабак һәм бәрәңге үстерәбез. Вагы бик күп димәс идем. Анысын малларга, кош-кортка ашатабыз. Эреләрен базга, идән астына салып куйдык. Авыл җирендә бәрәңге алгач, зур бер эш төгәлләнгән кебек була.
Ирек ТИМАЕВ, Баулы районы Исергәп авылы:
— Бәрәңгебез бик әйбәт булды. Җир катырак иде. Быел күп җирдә шулай дип зарланалар. Шуңа карамастан, вагы бик аз. 11 чиләк утырттык, 150 чиләк җыеп алдык. Чүпләгәндә чери башлаганнары күренде, шуңа базга салмый торабыз. Соңрак төшерербез дип уйладык. Вакларын малларга ашатабыз.
Рөстәм ИБРАҺИМОВ, Апас районы Карамасар авылы:
— 10 майда утырттык. Кояшлы матур көн иде. Шуннан соң салкыннар китте. Бәрәңге бер айга якын тишелмичә ятты. Аннары яңгырлар сөендерде. Бәрәңге өчен әйбәт ел булды. Кара туфрак үзенекен итә, җир алай ук каты булмады, уңышы канәгатьләндерә: 80 %ы — эре, 20 %ы уртача булды. Бәрәңгене ике бакчада үстердек. Бер өлешен сатарга планлаштырабыз. Күпләп алучылар алдан заказ бирә. Әлегә бәясе төгәл билгеле түгел. Якын арада базарга күпләп чыга башлар.
Элек бәрәңгене, сука тагып, ат белән ала идек. Быел бер авылдашыбыз трактор белән чыгартты, сабагын да техника чаба. Бәрәңге коры, чиста, җыярга рәхәт булды.
Зөлфия ЛАТЫЙПОВА, Башкортстанның Чакмагыш районы Калмашбаш авылы:
— Бу ел өчен бәрәңге уңышы ярый. Череге күренмәде. Дүрт төрле сорт утырткан идек. Сарыларында вагы күбрәк. Күбесен күркә, казларга пешереп ашатам. Җир бик каты, көчкә казыдык. Трактор белән алганыбыз юк.
Гөлсинә СӘЛАХИЕВА, Балык Бистәсе районы Биектау авылы:
— Бәрәңгене 9 майда утырттык. Шуңа иртә өлгерде. Чыгышы әйбәт. Бакчага тирес керттек. Ашлагач, бәрәңгенең уңышы яхшы чыга, хәтта корылык елларында да ашарлык була.
Рәбига ФАТЫЙХОВА, Чирмешән районы Югары Кәминкә авылы:
— Бәрәңгене 20 августта алдык. Елына күрә бәрәңге ваграк. Үзебезгә җитәрлек булды. Череге очрамады. Бәрәңгенең вагын да әрәм итмәскә уйладык. Аннан тәмле ризык әзерлибез. Матурларын сайлап алып юарга, тозлы суда пешерергә. Ул арада табада күп итеп суган кыздырырга, туклыклы булсын өчен, фарш өстәргә мөмкин. Алар кызганда, бәрәңгенең суын саркытып, фарш өстенә салырга, барысын бергә болгатмыйча гына бераз кыздырырга. Яңа бәрәңге булгач, кабыгын чистартмыйча да бик тәмле.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Фотода — Тәтеш районы Келәш авылы уңганнары бәрәңге ала.