Әгерҗе районы Салагыш авылында шәхси хуҗалыкларда 24 сыер бар. Шуларның дүртесе — Әсфирә һәм Фәрит Булатовларныкы.
Алар йортына якынлашканда ук биредә уңган-булган хуҗалар яшәвен аңлыйсың. Җиләк-җимеш бакчасында — кызарып пешкән алмалар. Яшелчәләрнең дә ниндие генә юк! Абзар түбәләре печән белән шыплап тулган. Рулонлы печәннәр дә өеп куелган. Печән чабу, рулонлау җайланмалары да үзләренеке. Көпчәкле тракторлары икәү, мотоблоклары да бар.
Фәрит — Салагыш егете. Мәктәпне тәмамлап, Алабугада укытучы һөнәрен үзләштергәч, туган авылында балалар укыта башлый. Яшьлектә сайлаган һөнәренә тугрылык саклап, 33 нче уку елын башлаган. Физика һәм технология укыта.
Әсфирә — Актаныш кызы. Салагыш килене булганына 32 ел. Аңа карап, “терекөмеш” диясе килә. Ире Фәрит тә: “Аңа гел эш кирәк, тик тора белми”, — ди. Мактарлыгы да бар: көн саен дүрт сыерны савып, сөтен эшкәртеп, урнаштырып бара ул.
Бер ел элек Булатовлар “Эдильбай” токымлы курдюклы сарыклар асрый башлаган. Сигез сарык бәрәне белән уналты башка җиткән. Бу сарыкларның ите бик тәмле, сусыл. Курдюк мае исә файдалы, витаминнарга бай.
— Элек корбан чалганда, сарык эзли идек. Быел үзебезнекен чалдык, шөкер, — ди Булатовлар.
Фәрит мәктәпкә киткәнче, малларны ике чакрым ераклыктагы болынга илтеп, электр-көтүчегә “тапшыралар”. Кичен шул маршрут янә кабатлана.
Киләчәктә абзарларын зурайтырга, терлек санын арттырырга уйлыйлар.
— Пай җирендә печән үстерәбез. Мал асрарга шартлар бар. Җәен балалар да булыша, — ди Булатовлар.
Уллары Фердинант Әгерҗедә яши, үз эше белән шөгыльләнә. Кызлары Фирая Казанда аспирантурада укый.
— Булатовлар элек 2 шәр мең баш кәбестә үстерде. Хәзер дә күпләп утырталар. Әсфирә — аш-су остасы, яшелчәләрне бик тәмле итеп тозлап та сата. Балалары да әти-әниләре кебек бик тырыш, эш сөючән, — ди салагышлылар.
— Бигрәк ямьле бу яклар. Кама якын, Иж янәшәдә. Җәен урманга мунча себеркесе әзерләргә баргач та, бай табигатькә сокланып карап торам. Салагыш урманнары аеруча бай. Җиләкле болыннарын, аккошлы күлләрен әйтәсеңме… Мул уңышлы алтын көзне аеруча яратам, — ди Әсфирә.
— Туган авылымда калганыма беркайчан да үкенмәдем. Авылыбызда яшәү өчен бөтен шартлар бар. Юлларга вак таш җәелде, урамнарда утлар яна. Мал асраган кешенең табыны бервакытта да буш булмый. Үзең тәрбияләп үстергән терлекнең ите күңелгә ятышлы, бөтенләй үзгә. Артканын сатып, керем дә аласың, — ди Фәрит, җәмәгатенең сүзләрен хуплап.
Ә безгә аларның эшчәнлегенә сокланып, гаиләләренең алга таба да имин булуын телисе кала.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.