Быел бакчада батат үстереп карадык. Кибеттән алынган бататны мартта үрдерергә куйдым. Бер айдан үрә башлады, майга кадәр үсте. Аннан, тамыр җәйсен дип, суда тоттым. Ул июнь салкыннары беткәнче өйдә контейнерда үсте.
Су сибүдән тыш, башка тәрбия булмады. Батат эт эчәгесе шикелле таралып үсә, бүлбеләре бәрәңге кебек җир астында ярала. Яфраклары йөрәксыман бик матур, кашпога утыртып, башка чәчәкләр белән композиция ясарга да мөмкин.
Бататны 18 сентябрьдә казып алдык, ярыйсы үскән. Эче куе сары, тәме — бәрәңге белән кабак арасында, бераз татлырак. Бататны бәрәңге кебек кыздырырга, ашка салырга мөмкин.
Гөлия БАЛТИНА, Казан.
Бататны бөтен дөньяда “баллы бәрәңге” дип беләләр. Чынлыкта ул бәрәңге белән бер семьялыкка да керми. Бәрәңге пасленчалылардан булса, батат — үрмәләп үсә торган үсемлекләр семьялыгыннан. Тропик климатта лианасыман күпьеллык үсемлек булып үсә, бездә аны берьеллык итеп кенә үстереп була. Бататның бәрәңгедән тагын бер аермасы — озак, 2 ел саклануында. Ул тәмен, витаминнарын тулысынча саклый.
Бататта аксым, антиоксидантлар, бета-каротин, антоцианнар күп. Ул эчәклек, ашкайнату эшчәнлеген, хәтерне яхшырта, иммунитетны күтәрә.