Татарстанның атказанган артисты Илназ МИНВӘЛИЕВ соңгы елларда Кайбыч районында фермерлык эше белән шөгыльләнә башлаган. Иртән шалтыратасың — Казанда, берничә сәгатьтән — туган авылы Олы Солтанда, кичке якта Борындыкка барып җиткән булырга мөмкин ул. Очрашуга да Кайбычтан кайтышлый килде Илназ. Кафеда күрештек. Телефоны бер тынып тормый. Җырчы әле тае белән бергә ат сата, әле каядыр кымыз озата, яңа клибының эше буенча сөйләшә… Ничек барысына өлгерә дә ни рәвешле хәтердә калдыра икән, дип тыңлап утырдым.
— Тимерне кызуында сугарга кирәк. Әйткәнсең икән, эшләргә! Алайса, тынгы бирми ул. Иртәгәгә калса, йоклый алмыйм, — ди Илназ, елмаеп. — Балаларга да шундый тәрбия бирергә кирәк дип саныйм.
“Динара — Аллаһы Тәгаләнең бүләге”
Илназ туган ягына бик еш кайта. Өч улын да авыл җанлы итеп тәрбияләгән. Алар әбиләренең бөтен эшен башкара: җир сөрү, утын яру гына түгел, хәтта тавыкларга сөяк, пыяла ватып әзерләп калдыралар икән. Узган ел Илназ зур югалту кичерде — 70 яшен тутыруга, әтисе Рәшит абый арабыздан китеп барды. Әнисе хәзер төп йортта үзе генә яши.
— Илназ, 42 яшеңдә буйга үзеңнән дә озын, хезмәт сөючән өч улың булу — зур бәхет! Динара белән гаилә корганда 17 яшьтә генә булгансың. Ул чакта ничек тәвәккәлләдең?
— Динара белән кавышуым — Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Аңардагы сабырлык, түземлек! Үзенә мактап әйткәнем юк, ул якка саранрак мин. Әмма башкаларга хатынымның бу яклары турында гел әйтәм. Авылдан бернәрсәсез чыгып китеп, Казанда суык подвалларда кунып, колонкадан салкын су эчеп, кая бәрелергә белми йөргән чагым иде. Очраклы гына һөнәри училищега укырга кердем, тулай торактан бүлмә бирделәр. Шунда Динара белән таныштым. Укып бетергәндә өйләнештек. Авыр чагымда җылылык, кайгыртучанлыкны нәкъ менә ул күрсәтте. Шуның белән алдырды да.
— Беренче улыгыз Алмаз Даун синдромы белән тугач, кыенлыкларны ничек җиңдегез?
— Башта югалыбрак калдым, төрле уйлар килде. “Алга таба нишләргә?” — дим. Ә Динара үзен тыныч, сабыр тотты. Улыбызны төрле яклап үстерә башладык. Шулхәтле акыллы, тырыш, уңган бала ул.
— Хәзер Алмазның белмәгән эше юк!
— Аңа 23 яшь. “5”легә генә укыды, махсус техникумда да белем алды. Авыру дип әйтәсем дә килми. Алмаз күп балага үрнәк. Чигә, аш-суга оста. Үзе теләгәч, баянга бирдек. Башта остаз таба алмый интектем. Авыру булгач, бик теләк белдермәделәр. Эзли торгач, таптык. Шулхәтле оста өйрәнде, конкурсларда җиңү яулады. Балаларның грамота, медальләрен җыеп барабыз. Соңрак Алмаз бокска тартыла башлады. Аның белән шөгыльләнергә риза булган тренерны да таптык. Йөзәргә өйрәнде. Боларның бөтенесен кайбер сәламәт балалар да башкармый әле. Авылны бик ярата. Ул — иң зур бәхетебез, әнисенең уң кулы.
— Салават һәм Ильяс ниләр белән мәшгуль?
— Салават хәзер бездән аерым тора. Әлбәттә, чыгарып җибәрәсебез килмәде. Мөстәкыйль яшәргә теләде. Бу яктан улым нәкъ үзем. Быел диплом алды, хәзер информатика, программистлык буенча укырга тели. Кечерәк кенә бизнесы бар, миңа акча сорап килгәне юк. Ильяс XI сыйныфта укый. Үзе акча эшләп, 70 мең сумлык компьютер алды. Минем өчен бу — шундый зур сөенеч. Әлеге компьютерны гомерем буе саклаячакмын.
— Балаларың буй җиткән. Хәзер элеккечә йодрыкта тотып булмыйдыр?
— Алар янына килеп бассам, кечерәеп тә калам, буйга узып киттеләр. Үзем усал, дөрес, таләпчән кеше мин. Шул ук вакытта йомшак күңелле дә. Балаларны ир-егет итеп тәрбияләргә тырыштым. Кушам икән, эшне башкарып чыксыннар. Чөнки хәлләреннән килмәгәнен йөкләмим. Без эшли идек бит. Мәрхүм әти тагын да таләпчән булды. Эләктереп кенә тора иде. Тырыш, мөстәкыйль, үз сүзен әйтә, кеше белән аралаша белә, фикерен яклый ала торган булып үссеннәр, дидем. Никадәр таләпчән булсам да, бу бит алар өчен. Спортта да чыныгып үстеләр. Татарча: “Хәерле көн, әтием!”, “Рәхмәт, әти!” — дип кенә торалар. Ризыкта да узындырмадык. Мәктәпкә аларны яклап бармадык, укытучылар белән сүз көрәштереп йөрмәдек. Нинди очракта да гаеп үзләрендә, димәк, тыңламаганнар дип, сабак бирдек. “Кеше булып калырга!” — дип тәрбиялибез.
— Барыгызны карарга, өлгерергә, ярарга Динарага җиңел түгелдер?
— Әйе. Күпме түземлек кирәк. Минем аркада шактый нервысы беткәндер. Кызулыгым бар. Әйткәнемчә, миңа тиз кирәк. Елаган чаклары да булгандыр. Тик сиздермәде, зарланмады. Балаларга да гел: “Әтиегез!” — дип, мине зурлап тора. Бар яктан да хатыныма рәхмәт. Эш бит акча табып кайтаруда гына түгел. Тәрбия кирәк. Башка хатын-кыз Динара минем белән узган тормышны үтә алмас иде.
“Җырлый-җырлый трактор йөртә”
— Илназ, төрле эшне тиз арада хәл итәсең. Ничек җитешәсең?
— Барысы да башыма язып куелган. Элек бөтен нәрсәне бик яхшы истә калдыра идем. Ике ел элек ковид белән 14 көн каты авырдым. Шуннан соң хәтер бераз какшады.
Төрле эштә үземне сынап карадым. Беркайчан зарланмыйм. Тормыш җиңел. Эшебез, ашыбыз бар. Моннан да җиңелен таба алмыйбыз. Бер-бер артлы килгән ковид, хәзер мобилизация генә халыкны борчуга салды. Беркайчан курыкмыйм. Һәрвакытта да үз фикеремдә калам. Бары Аллаһы Тәгаләдән генә куркам.
— Соңгы елларда атлар белән мәшгульсең. Кымыз да ясап сатасыз икән.
— Алты-җиде ел бардыр, Кайбыч районы Борындык авылында эшмәкәр, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рафаэль абый Фәсәхов белән эшли башладым, атларыбыз бергә. Табигый, хәләл кымыз әзерләп, пыяла шешәләргә тутырып сатабыз. Борындыкка ике көнгә бер, кайчак көн саен да барам. Ферма урман эчендә. Атларның төрле токымы бар. Аларны шулхәтле яратам. Печәнне шыгырдатып чәйнәүләрен тыңлау да рәхәт. Каршы алып, озатып калалар. Бик сизгер бит алар.
Илназ еш кына җәен атларга трактор белән печәнне дә үзе чапкан. Ватылса, тиз арада техниканы төзәтүчеләрен дә тапкан. “Илназда йолдызлану юк. Атлар янына кайткач, авыл егетенә әйләнә. Тырыш, җаваплы булгач, кызулыгына гына түзәбез, без бит чыныккан, — дип көлә Рафаэль абый. — Җырлый-җырлый трактор белән печән чаба. Техниканы белә, атларны ярата”.
— Ял итә беләсеңме, Илназ?
— Озак вакыт тик ята алмыйм. Соңгы елларда Оренбургка Тозлы күлгә баргалыйбыз. Анда да эч поша башлый. Вакыт уза, нәрсәдер эшләнми калыр кебек. Авылны яратам, еш кайтам. Туган ягымның патриоты мин. Атларым янында эшли-эшли ял итәм.
“Укырга керсәң, тавышыңны бозалар гына”, — диде”
Яшьлегенә кайтсак, пешекчегә укыган Илназ башта ресторанда эшли: ит тә чаба, пешерә дә. Шунда Хәмдүнә апа Тимергалиева белән таныша, җырлыйсы килүен әйтә. Юнәлеш, төпле киңәшләрне нәкъ менә Хәмдүнә апа бирә аңа. Шуннан егетнең сәхнә тормышы башлана. “Кызларым-кызкайларым” дип аталган тәүге кассетасын ул чорда авыл урамнары, базар, машиналардан — бөтен җирдә яңгыраталар иде. Инде татар эстрадасында иҗат итә башлавына 22 ел тула.
— “Кызларым-кызкайларым” җыры күпләрнең исендә калды, — ди Илназ. — Элек игътибарым җитмәгән, үз өстемдә эшләмәгәнмен, яшь чак булган. Әлеге җырны яңартып, клип төшерү теләгем бар.
— Сәхнә юнәлешендә белем алмадыңмы?
— Үземне җырчы дип түгел, җырларга яратучы, дип әйтеп куйгалыйм. Эшләгәндә җырчы белеме кирәкмәде дә. Пешекче дипломым белән гастрольләрдә чыгыш ясап йөрдем. Хәмдүнә апа — миңа укымыйча сәхнә белеме биргән кеше. “Укырга керсәң, тавышыңны бозалар гына”, — диде ул чакта.
— Берара озак вакытка югалып тордың?
— Иҗатта зур хатам булды: элек сәхнәгә чыкканда, җырларга басым ясамаганмын, тегендә-монда чабып, дөнья куганмын. Сәхнә эше бер башлангач, шулай китә, дип кабул иткәнмен. Иҗатта берара тукталыш ясап алдым. Аннары яңадан җиң сызганып эшкә тотындым.
— Әле яңадан студент булгансың.
— Бүген югары белемсез булмый. Киләсе елда читтән торып Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлыйм.
— Иҗатта нинди яңалыкларың бар?
— “Вакыт сыный” дип аталган җырга клип төшерергә әзерләнәм. Ул миндә ике ел ятты. Тормышта эшләрне тиз тотсам, кусам да, җыр, клиплар буенча ашыгыч эш итәргә яратмыйм. Бу җыр бүгенге вәзгыятькә дә күпмедер туры килә. Шуны әзерләп, телевидениегә бирергә телим. Шуннан соң, бәлки, концерт турлары белән чыгармын. Эстрада эше миңа күбрәк күңел өчен.
Лилия ЙОСЫПОВА.