Башкортстанның Кушнаренко районы Иске Тукмаклы авылында гомер итүче Регина һәм Булат Мирсаяповлар крестьян-фермер хуҗалыгын күптән түгел генә булдырган. Яшь гаилә вешенка гөмбәсе үстерү белән шөгыльләнә. Гадәттә, үз эшеңне ачу өчен акчалата зур ярдәм яки банктан миллионлаган кредит алып бурычка “бату” кирәк дип күзалларга күнеккәнбез. Ә фермер Мирсаяповлар иң мөһиме теләк һәм хезмәт салу дип саный. Алар аз-маз җыелган акчалары һәм якыннарының ярдәмендә үз эшләрен башлап җибәргән.
“Җәйгә генә кайткан идек”
Булат белән Регина 6 ел элек гаилә корган. Алар икесе дә авылда туып-үсеп, Уфада университетта белем алган, шунда хезмәт юлын башлаган. Вакытлыча фатир яллап яшәгәннәр.
— Шул вакытта ук Булат белән үз эшебезне ачу турында хыяллана идек. Ләкин кайсы өлкәне сайларга белмәдек. 20-30 елга ипотекага фатир алырга ашыкмадык, тормышыбызда зур үзгәреш буласын сизгәнбездер. Шул вакытта бер туганыбыз: “Нигә авылдагы иске сарайда вешенка үстереп карамыйсыз?” — дип тәкъдим итте. Икебезнең дә ишеткән, кызыксынган өлкә түгел. Вешенка гөмбәсенең тәмен дә белмибез хәтта. Ә шулай да күңел дәфтәренә теркәп куйдык, — дип сүз башлады Регина.
2017 елның маенда яшь гаиләнең беренче балалары — уллары Артур дөньяга аваз сала.
— Бала тудыру йортыннан чыктык, фатирда салкын. Җәй беткәнче генә дип, Булатның туган ягы Кушнаренко районы Иске Тукмаклы авылына кайтып киттек. Шул вакытта ныклап үз эшебезне булдыру турында уйлана башладык. Гөмбә үстерү уен Булат та кире какмады. Бу хакта кайдан мәгълүмат таптык, шуны үзләштерергә тотындык. Тәҗрибә белән уртаклашырдай кеше булмады. Белемне күбрәк интернет челтәреннән, китаплардан тупладык. 2018 елның февралендә телевизордан гөмбә үстерүчеләр турында репортаж күрсәттеләр. “Бу эш республикабызда үсеш алмаган”, — дигән сүзләр безгә этәргеч булды. Шул ук көнне тәвәккәлләдек. Сарайда гына башламакчы идек, бу уйдан тиз кайттык. Яхшы сыйфатлы продукт үстерү өчен тиешле шартлар булдыру мөһим. Шулай итеп биеклеге 4,5 метр, мәйданы 200 кв. метрлы теплица төзергә керештек. Ике яклап та әти-әниләргә рәхмәтебез зур, алар ярдәмендә бу эшне башкарып чыктык. Әйтүе генә ансат, төзелеш вакытында документ эшләре дә күп булды, башка мәшәкатьләр дә туып торды. Әле бит кулда 9 айлык бала да бар. Артурны тәрбияләүдә әти-әнинең ярдәме алыштыргысыз булды. Ләкин без авырлыкларга бирешә торганнардан түгел, эштән курыкмыйбыз. Шулай уртак тырышлык белән теплицаны эшләтеп җибәрдек. Инде
5 ел дәвамында уңышлы гына эшлибез. Шушы дәвердә икенче шатлыгыбыз — кызыбыз Алина дөньяга килде. Хәзер аңа 2 яшь.
“Гөмбә үстерү бала тәрбияләгән кебек”
Мирсаяповларның эше җиңел башланып, уңышлы гына бармаган, әлбәттә.
— Беренче уңышыбыз — берьюлы 600 кг гөмбә җыеп алдык. Үстерүен үстердек, ә ничек сатарга? Гөмбә озак саклана торган продукт түгел, тиз арада урнаштырырга кирәк. Аптырап тормадык, гөмбәне алдык та район үзәгенә киттек. Оешмаларга кереп, тауарыбызны тәкъдим иттек. Кичкә 50 кг гөмбә саттык. Шуңа сөенүебез! Хезмәтебезнең беренче җимеше бит. Әмма болай эшне алып бару мөмкин түгел иде. Шуннан соң Уфадагы бер базар белән килешеп, сату итә башладык. Беренче көннән үк сату гөрләп барды димим. Ләкин көннән-көн сатып алучылар артты, көнаралаш шулай сатуга йөрдек. Аннан соң сәүдә эше социаль челтәрләр аша да җайланды.
Хәзер гөмбәне заказ буенча республика буйлап таратабыз. Көненә 700-800 чакрым үткән вакытлар да бар, — дип сөйли яшьләр.
Тырышып эшләүләренең нәтиҗәсен дә күрәләр. Үткән ел район үзәгендә йорт салдырганнар, машина да алганнар. Болар — Мирсаяповларның тырыш һәм бердәм хезмәт нәтиҗәсе.
— Гөмбә үстерүне кечкенә бала тәрбияләүгә тиңлибез. Күп вакыт һәм зур игътибар сорый. Уңыш һава температурасы, дымлылык һәм җилләтүгә бәйле. Дымлылык 75-90 % булырга тиеш. Бу күрсәткечне һәрчак тикшерергә кирәк. Бервакыт шушы күрсәткечләрне тикшерә торган җиһазыбыз эштән чыгып, бөтен гөмбәне югалта яздык. Ярый вакытында сизеп калдык. Гомумән, тәүлек әйләнәсе диярлек карап торырга кирәк.
Алдагы елларда гөмбә сезоны көздән язга кадәр генә иде. Чөнки җәен теплицада һава температурасы +50 оСка җитә иде. Быел беренче тапкыр җәй дә үстерәбез. Моңа алдан әзерләндек, махсус чимал белән тышлагач, бинада тиешле температура булдыруга ирештек.
“Булатның әти-әнисе үземнекеләр кебек үк якын”
Фатирларында салкын булу сәбәпле, бер җәйгә генә дип авылга каенана-каената янына кайтып, инде биш ел бергә тату яшәүләре дә аерым игътибарга лаек. Чөнки хәзерге заманда яшьләр аерым торуны хуп күрә.
— Әти-әни белән бик бәхетле яшибез. Аларга рәхмәттән башка сүзем юк. Эш башлаганда төп таянычыбыз һәм ярдәмчеләребез булдылар. Әле дә, балаларны тәрбияләүдә дә, шәхси эшебезне алып баруда да аларның ярдәме алыштыргысыз. Иремнең гаиләсе беренче көннән үк мине үз кызлары кебек кабул итте. Әти дә, әни дә — киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр. Әни турында гомумән озак сөйләргә була. Ул — бертуган энесенә ике дә уйлап тормый бөерен биргән кеше. Үз сәламәтлеген куркыныч астына куеп, аның гомерен саклап калды.
Тагын бер ярдәмчебез — Булатның бертуган апасының улы Надир. Ул да безнең белән авылда яши. Озакламый үз йортыбызга күченәбез. Анда әти-әнисез ничек яшәрбез дип борчыла башладык инде, — дип елмая Регина.
Иске Тукмаклы авылы район үзәге Кушнаренкодан 20 чакрым чамасы ераклыкта урнашкан. Теплицалары биредә булгач, аерым яшәү әллә ни сизелмәс.
Чи гөмбәдән тыш, алар паштет һәм маринад та ясап сата. Бу ризыкларны тулысынча үзләре җитештерәләр. Регина социаль челтәрдәге битендә вешенкадан тәмле рецептлар белән дә бүлешә. Гөмбәдән хәтта шашлык кыздырырга да өйрәтә алар. Вешенка гөмбәсе бик файдалы һәм туклыклы ризык икән. Аксымга, аминокислоталарга бай булганга, итне дә алыштыра ала. Шул ук вакытта кандагы холестерин һәм шикәр күләмен җайга салырга сәләтле, өстәвенә организмны шлаклардан, төрле зарарлы токсиннардан чистарта икән.
Эш уңганнарны ярата дигәннән, гөмбә үстерүдән тыш, эре терлек асрарга, бакча да үстерергә өлгерә Мирсаяповлар.
— Тәүлегенә 5-6 сәгать йоклыйбыз. Кайвакыт анысы да эләкми. Әмма зарланмыйбыз. Вакыты белән ял итәргә дә өлгерәбез, сәяхәт итәргә дә тырышабыз. Ә яраткан эш ялкытмый ул. Без үстергән гөмбәне төрле район-шәһәрләрдә көтеп торалар, рәхмәт әйтеп калалар, социаль челтәрләрдә дә рәхмәт хатлары килеп тора. Болар тагын да тырышып эшләргә дәртләндерә, — дип әңгәмәбезне тәмамлады Мирсаяповлар.
Алинә ЙОСЫПОВА.