“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе, милләт дип җан атучы Наил Нәбиуллин Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” әсәрен аерым китап итеп бастыруга иреште. — Әлеге китапны чыгарырга ике сәбәп этәргеч бирде. Беренчедән, “Зөләйха”ның беренче һәм соңгы тапкыр китап буларак дөнья күрүенә 100 ел вакыт үткән. Икенчедән, 2018 елда Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел булды, — ди Наил.
— 2014 елда Истанбулга баргач, тәүге мәртәбә Гаяз Исхакый каберендә булдым. Кызганыч, кабере бик каралмый, Садри Максуди, Йосыф Акчураныкылар бөтенләй игътибарсыз. Барган саен чистартам. Габдулла Тукай һәйкәле белән дә шул хәл. Боларны контрольдә тотарга зур сумма кирәкми югыйсә. Бу хакта үтенеч белән ТРның Мәдәният министрлыгына хат та яздым, — дип сүз башлады Наил. — Гаяз Исхакыйның тормышы мөһаҗирлектә үткән. Төркиягә күченергә мәҗбүр булган ул. Кабере янына килгәч, күземнән яшь тәгәрәде, күңелем аның рухы белән сөйләште. Шул чакта, Исхакый исемен Казанга кайтарачакмын, әсәрләрен чыгарачакмын, дип үземә сүз бирдем. Ул вакыттан соң биш ел узды.
Төркиядән кайткач, системалы рәвештә эш башладык: календарьлар ясадык, аннан листовкалар, чынаяклар… Былтыр тышлыгына Исхакый сурәте төшерелгән шоколад эшләттек. Аның мантыйклы дәвамы булырга тиеш иде. Берәр әсәрен чыгарасы килде. Уйладык та, “Зөләйха”ны аерым китап итеп бастырырга карар кылдык. Гаяз Исхакыйга, сер түгел, игътибар аз. Зур юбилее уңаеннан Казанда фәнни конференция һәм авылында бер чара үтте. Шуның белән шул! Ә кайбер танылырга да өлгермәгән язучыларныкын югары дәрәҗәдә уздыралар… Казанда Исхакый һәйкәле, музее булмау да күңелгә тия. “Зөләйха”ны аерым китап итеп чыгарып, аның эшен бәялисе, шәхес буларак исемен күтәрәсебез килде. Исхакый Төркиядә ачтан интексә дә, татарлык эшен ташламаган, милли идеягә тугры калган. Шуңа күрә ул — безнең өчен бик кадерле шәхес. Аннан тыш, Гаяз Исхакый — милли лидер. Бу китап күпмедер дәрәҗәдә аңа рәхмәт әйтү, башка буыннар да Исхакыйны укырга, белергә тиеш.
Аның иҗатын өйрәнгән кайбер кешеләрнең эшен күрсәтүне дә максат итеп куйдык. Галимә Лена Гайнанова хезмәтләре, мәсәлән, тиешенчә бәяләнмәгән. Ул — гомер буе Исхакыйны өйрәнгән, зур мирас туплаган шәхес. Әмма гел күләгәдә кала. Моның белән килешмибез. Китапка аның турында да керттек.
— Ни өчен “Зөләйха”ны сайладыгыз?
— Ул — язучының иң бөек әсәрләреннән берсе. 60 биттән генә торган әлеге драма гади бер хатын-кыз образы аша бөтен татар халкының фаҗигале язмышын сурәтли. XVIII-XIX гасырда Идел-Урал җирлегендә татарларны көчләп чукындыруны чагылдырган бердәнбер әдәби әсәр. Ул бүген дә бик актуаль, милләткә кирәк.
Бу эш белән генә тукталырга уйламыйбыз. Хәзер “Өйгә таба” романын чыгаруны максат итеп куйдык. Инде типография белән килешү дә төзедем.
— Китапның тиражы зурмы? Кайларга таратылды?
— Исхакыйның әсәре белән бергә фотосурәтләре, беркайчан һәм беркайда чыкмаган имзалары, Төркиядәге каберенең адресы һәм башка күп мәгълүмат кертелде. Тиражы — 2500 данә. Чабаксарда эшләттек. Дизайн, рәсем эшләре, бастыру… — бөтенесен бергә санап, якынча 270 мең сумга төште.
“Зөләйха” әсәр генә түгел, үзенә күрә бер укыту әсбабы булырга тиеш. Шушы максатны куеп, татар теле укытучыларына, төбәкләрдәге милли активистларга бушлай тараттык. Укучыларга әлеге әсәр, Исхакый турында сөйләсеннәр, аның белән күбрәк таныштырсыннар иде. Даими куллануларын сорадык. Әлеге мәгълүмат еракларга таралды. Китапка ихтыяҗ зур. Хәтта Владивостоктан безнең белән элемтәгә чыгып, сораучылар бар. Дулкын кузгалды. Бу проект дәвамлы булыр дип уйлыйм. Бәлки, алга таба кабатлап та бастырылыр. Тәрҗемәләр дә үз эшен башкарыр. Берничә телдә (рус, инглиз, гарәп, төрек һ.б.) чыгарырга планлаштырабыз.
— Чыгымын ничек капладыгыз?
— Башта типография эзләдек. Шартнамә төзедек. Шуннан соң гына газеталар, интернет аша халыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Бу эш ел ярымга сузылды, тиешле сумма авыр җыелды. Типография генә түгел, башка чыгымнары да җитәрлек. Хәтер көне, Болгар җыеннарында да акча җыйдык. Байраклар саттык. Битараф булмаганнар булышты. Өлкән яшьтәге апа-абыйлар да өлеш кертте. Үзем дә хезмәт хакыннан азмы-күпме куеп бардым. Лена апа Гайнанова да пенсиясеннән зур суммада акча бирде. Китапны халкым белән бергә чыгардык!
Тагын бер эшне билгеләп үтәсем килә: 2019 елда Алтын Урда дәүләтенә 750 ел тулды. Балалар аның тарихы белән танышсын дигән максатта, Алтын Урда чоры тәңкәләре төшереп, 2000 данә шоколад чыгардык. Шул рәвешле булса да бераз мәгълүмат алсыннар, дидек.
— Наил, шәхси тормышыңда хәлләр ничек?
— КФУның журналистика факультетында магистратурада укыйм. Журналист булып эшлим. Бер ел элек өйләндем. Хатыным Гөлчәчәк — дизайнер. “Зөләйха”ны чыгаруда аның да зур өлеше керде.
Йөгерү марафоннарында күп катнашам. Әле менә Казаннан Гаяз Исхакыйның туган ягына (Чистай районы Яуширмә авылы) 124 чакрым йөгерергә ниятләп торам.
Лилия ЙОСЫПОВА