Бар гомерен Апас районы Шыгай авылында уздырган Саимә Якупова бер гасырлык юбилеен каршылады.
Иркәләнеп үсәргә туры килмәгән аңа. Яшьтән әти-әнисез калып, нужа арбасына җигелгән. Сынауларны сабырлыгы, тырышлыгы белән җиңгән.
— 12 яшендә әтисез, 14 яшендә әнисез калган якын кешебез, — дип сүз башлады улы Фәнис абый. — 1940 елдан башлап “Тукай” колхозында төрле эшләрдә йөри, бригадир вазыйфасын башкара. Дәһшәтле сугыш елларын уза. 1964 елда әтиебез Хәнифкә кияүгә чыга. Аның беренче хатыныннан 4 баласы кала. Әни белән әти кушылганда, иң кечкенәсенә
3 яшь кенә тулган була. Уртак балалары мин һәм сеңлем туа. Хәзерге көндә алты баласының дүртесе исән-сау. Әниебез, Аллага шөкер, үз аңында, барлык яңалыкларны белеп тора. Бөтен нәрсәне яратып ашый. Урамга саф һава суларга да алып чыгарга тырышабыз. Ул кечкенәдән җырларга ярата. Элек концертлар куеп йөргән. Аның 100 яшенә җитүе — безнең өчен зур куаныч. Безне киләчәктә дә шатландырып яшәвен телибез. Туган ягы Шыгайны бик сагына. Искә алмаган бер көне дә юк.
Саимә әби чаялыгы, активлыгы белән аерылып торган. Җәмәгать эшләрендә кайнаган, сәнгатьне үз иткән. Җырларга, спектакльләрдә уйнарга яраткан.
— Гомер буе колхозда эшләдем. Хезмәттән курыкмадым. Ни кушсалар, шуны эшләдем. Үз күңелебезне күтәреп яшәдек. Боегып, елап утырмадык. Кыен чорлар туры килсә дә, күңелле мизгелләрен сагынам. Озын гомернең серен дә сабырлыкта, көр күңел белән яшәүдә күрәм, — ди Акъәби.
Бүген исә кадерле әни, бәхетле әби булып, Казанның Осиново бистәсендә кызы Фәнисә гаиләсе белән гомер кичерә.
— Әниебез үз җае белән йөри, киңәшләрен бирә. Яшьлеген сагынып, җырлап та җибәрә. Әниебез янәшәсендә без һаман да сабый әле, — ди Фәнисә апа.
Ләйлә ШИҺАБИЕВА, Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.