• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 17.08.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Язмышлар

“КҮРМӘҮЧЕ БАЛАЛАРНЫ МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕКТӘН МӘХРҮМ ИТМӘСЕННӘР ИДЕ”

“КҮРМӘҮЧЕ БАЛАЛАРНЫ МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕКТӘН МӘХРҮМ ИТМӘСЕННӘР ИДЕ”
«Кояш нурын да күрмим”, — дип җаваплаган бу ир-атның тавышы телефон аша бик көр ишетелде. “Дөм сукыр оптимист” дисәләр дә, үпкәләми торган иҗатчы бу… Керамика остасы Илгизәр Хәмидуллин 1967 елның җәендә Чистайда сукырлар гаиләсендә дөньяга килгән.
— Әнием Кәүсәрия, әтием Илдус сукырлар җәмгыяте әгъзалары булса да, мин тумыштан яхшы күрә идем. Күрү сәләтем тора-бара начарайды, — ди ул.
— 3 яшемә кадәр дәү әнием Хәбибә тәрбиясендә авылда үстем. Чөнки совет власте чорында сукырлар да эш белән тәэмин ителә иде. Әниемне Чистай сәгать заводына эшкә юллаганнар, анда ул әтием белән танышкан, — дип дәвам итте сүзен Илгизәр. — Тик гаилә таркалгач, әнием Казанга кайткан һәм мине авылда калдырып, янә эшкә чыккан. Тәпи йөрергә дә дәү әнием өйрәтте, камыр ризыклары пешереп сыйлады. Авыл тормышы әле дә матур хатирә булып күңелем түрендә саклана! Аннары әнием мине балалар бакчасына бирде, тик ул чакта күз табибы: “Улыгызга күзлек кияргә туры киләчәк”, — дип кисәтте. Үзем хакында сүз чыкканда, “Лаешта үстем” дим, чөнки беренче сыйныфтан Лаештагы сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен ачылган махсус мәктәп-интернатта тәрбияләндем. 180 бала идек, укытучылар безне бар нәрсәгә өйрәтте. Әйтик, укытучы идән юарга куша, ә бала: “Мин күрмим, идән юа белмим”, — дип, күз яшьләре белән елый. Ә укытучы аңа һаман, өйрәнергә кирәк, ди. Без ул чакта кечкенә, боларның кирәк булачагын аңламый идек. Безне анда чын тормышка өйрәттеләр. Гимнастика ясадык, киемнәрне юдык, үтүкләдек, чөгендер, бәрәңге алдык, балык тоттык, хәтта гөмбә дә танырга өйрәндек. Бүген шул укытучыларыма зур рәхмәт әйтәм! Ә иң мөһиме — без мәктәпне тәмамлап чыгуга ук эш урыны әзер була иде.
Алар төрле предприятиеләр җитештергән әйберләрне ясауда арадаш эшләрне башкарган.
— Электр уты белән газ кабызу җайланмалары җыя идем, 90 нчы елларда эш бетте. Берара сәүдә итеп алырга да туры килде. Хезмәт хакы түләнмәде… Ә минем гаиләм бар, Альбина белән улыбызны үстерә идек. Улым 1986 елда туды. Ул вакытта әле күрә идем. Тик күз күреме әкренләп начарайды… Бу нәселдән дә килә, стресс зыяны да тигәндер… Тора-бара дәүләт сукырларны искә алды.
Илгизәр һәм аның җәмәгате (ул да күрми) Казан медицина училищесында массажист белгечлегенә укыганнар. Аннары ул шәһәр сырхауханәсендә 5 ел массажист булып хезмәт куйган. Берничә ел Казанның сукырлар җәмгыятендә дә эшләгән. Ул елларда җәмгыять “Татарстан хәбәрчесе” дип аталган русча аудиожурнал әзерләгән. Әңгәмәдәшем дә шушы аудиожурнал өчен татарча тапшырулар эшли башлаган.
— “Сезгә 15 минут бирелә”, — диделәр. “Мин бит ул кадәр талантлы түгел, дия-дия, 15 минут урынына 90 минутлык татарча тапшырулар әзерли идем. Күңелле иде! — ди ул.
Илгизәр керамика сәнгатенә дә сукырлар җәмгыятенең мәдәният йортындагы осталык дәресе аша килгән. Дәресне керамика остасы Снежана Хәйруллина алып барган.
— Кыенга туры килде. Имтиханнардан соң яхшы укучылар гына кала барды, күрмәүчеләр арасыннан без икәү: мин һәм начар күрүче улым гына калдык. Аннары ул да төшеп калды. Мин ахыргача тырыштым, — ди ул.
Хәзер ул бу шөгылен өйдә дәвам итә. Билгеле, хобби да чыгымнар таләп итә. Быел Үзбәкстанның керамика сәнгате үзәге Риштан шәһәренә барып, 25 көн осталык дәресләре алган.
— Башта интернет аша абруйлы керамика остасы Алишер Назировка үтенеч хаты белән мөрәҗәгать иттем, — дип искә ала. — Үзбәкстанга дустым Хәбибрахман белән бардык. Аңа: “Күзенә карарсың, әгәр мине ышанып калдырырга мөмкин дип тапсаң, калдырырсың”, — дидем. Алишер әфәнде чүлмәкче станогын тагын да яхшырак тоярга өйрәтте, чүлмәкләр, милли формадагы савытлар ясап карадым. Сый-хөрмәттә булдым. Гомумән, үзбәк халкы ягымлы, ярдәмчел. Кайтып китәр алдыннан: “Мин сезгә күпме тиеш?” — дип сорадым. “Миңа акча кирәкми, савап булсын”, — дип җавап бирде.
Аңа тагы бер сорау бирергә булдым:
— Илгизәр, дөм сукырлар һәм начар күрүчеләр чыннан да үпкәләүчән буламы?
— Әйе, — диде оста. — Моны үземдә дә сизәм. Тиз үпкәлим. Без бит башкаларны булдыра алган кадәр үпкәләтмәскә һәм үзебез дә үпкәләмәскә тырышабыз, әмма соңгысы авыррак. Безнең әздән дә күңел була, күңелебез тула…
Әңгәмәбезне Илгизәр берничә йомгаклау сүзе белән тәмамлады.
— Беренчедән, үз хезмәтем белән дөм сукырлар һәм начар күрүчеләрнең яхшы керамика остасы була алуын раслыйсым килә! “Абилимпикс”та катнашуым да шуның белән бәйле. Икенчедән, хәзер сукыр һәм начар күрүче балаларны ата-аналары мөстәкыйльлектән мәхрүм итә. Бу нисбәттән без бик бәхетле! Чөнки тулысынча мөстәкыйль булырга өйрәндек! Өченчедән, хәзер инвалид дигән сүз урынына, шомартып, сәламәтлекләре чикле кеше дип сөйлиләр, язалар. Ә мине инвалид дигән сүз һич кимсетми. Аны матуррак итеп әйтергә маташулары мөһим түгел. Минем өчен авыруларга карата яхшы мөнәсәбәт әһәмиятлерәк. Без җәмгыятьтән матур сүз, юмалау түгел, ә матур гамәлләр, булышлык өмет итәбез.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Рәшит САБИРОВ: “КЕШЕ КАДЕРЕ ЮК БЕЗДӘ!”
Сәхнә арты

Рәшит САБИРОВ: “КЕШЕ КАДЕРЕ ЮК БЕЗДӘ!”

by irekmanager irekmanager
11 августа, 2025
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru