Мамадыш шәһәрендә яшәүче Галимбек Талиповка 84 яшь, хезмәт ветераны. “Урманчы бабай”, — дип йөртәләр аны. Гомер буе урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән. Лаеклы ялга чыккач та, яраткан һөнәреннән аерылырга теләмәгән. Берничә ел элек ул шәһәр хастаханәсе территориясендә ярты гектар җирдә төрле агачлар үстерә башлаган. Бу эшен хәзер дә дәвам итә. Ул булдырган урман агач койма белән тотып алынган.
— Шәһәр эчендә искиткеч урман үстерде! — ди мамадышлылар Галимбек абый хакында.
Галимбек абый Мамадыш районының Кыек-Ерыкса авылында туып-үсә. Лубян урман хуҗалыгы техникумын, Мари политехника институтын тәмамлый. Алабугада, Мамадышта урман хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. 1975 елда тормыш иптәше Рәйсә апа белән Мамадыш шәһәре читендә агачтан өй салып чыгалар. Уллары Илшат та әтисе юлын сайлаган — Ленинград урман хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.
— Пенсиягә чыккач, тик утырасым килмәде: агач үсентеләре утырта башладым. Ул вакытта бу территория шәһәр чите санала иде, хәзер үзәк дисәк тә була, — ди Галимбек абый. — Шушы ярты гектар мәйданда агач утыртам. Узган ел 200 төп утырттым. Бөтенесе дә матур булып үсеп китте. Безнең климатта нинди агачлар үссә, биредә бөтенесе дә бар: рәт-рәт имәннәр утыра, миләш, нарат, зәңгәр чыршы, чыршы, артыш… Улым да агач үсентеләре кайтаргалый. Аларга үзем су сибәм. Эссе җәйдә кайчак 17-20 шәр тонна су китә. Кызганып әйтүем түгел, аларны һәрчак тәрбияләп торырга кирәклеген искәртүем генә. Бу урын хәзер матур ял почмагына әйләнде. Шунда килеп эшләсәм, агачларымны барлап чыксам да, кәефем була, күңелем үсә. Алар белән сөйләшәм, эч серләремне бушатам. Биредә һәрчак сихри матурлык. Агачлар шау чәчәктә утырганда, аеруча ямьле була, бөтен тирә-юньгә хуш ис тарала.
Урманчы бу эшне бушка, күңел өчен башкара.
— Бу җир рәсмиләштерелгән. Әлеге урынны төзелеш өчен алмакчы булдылар. Хәзер ала алмаслар инде, — ди Галимбек абый.
Галимбек абый хәзер ялгызы яши. Күптән түгел хатыны Рәйсә апа бакыйлыкка күчкән. Шушы авыр хәсрәтне аз булса да басарга, ялгызлыктан арынып торырга агачлары булыша икән.
— Тормыш иптәшем бик әйбәт иде. Агачлар утыртканда да булышты, аларның матур булып үсеп китүен күреп, сөенә иде. Ансыз яшәве авыр. Әмма кая барасың… Балалар чакыра, тик үз йортымнан китәсем килми. Әле сәламәтлегем яхшы. Көн саен диярлек кар көрим, хәрәкәт өчен анысы да бик яхшы. Көннәрне ничек тә файдалы уздырырга тырышам. Яз, җәй көннәр буе бакчада, урманымда булам, — ди Галимбек абый.
Галимбек абыйга биредә һәр агач кадерле. Ул аларның киләчәге өчен борчыла.
— Кайчак миләш җыям дип, зур ботакны сындыручылар була. Моңа йөрәгем әрни. Ипләп кенә дә җыеп була бит, — ди ул. — Мин инде тугызынчы дистәдә. Үземнән соң да урман, яшьләргә истәлегем булып калып, гел шулай шаулап үссен, аны карап, саклап торсыннар иде, дип телим.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Миңневарис Мингалиев фотосы