— Эш дәверемдә 2-3 кенә яңа техника бирделәр. Калганнарын барысын да төзәтеп яңартырга туры килде. Шуңа да тәҗрибә җыелган. Хәзер кирәк булгач, техниканы үзем ясыйм, — ди Алексей Викторович.
Ул эшләгән җайланмалар уникаль һәм үзе өчен генә түгел, авыл халкына да файда китерә. Бәрәңге утырту аппараты, печән чапкычы белән башкаларның да бакчасын эшкәртә. Кар көрәү җайланмасының да кирәге чыккан. Җирле үзидарә белән килешү төзеп, өч авылда юлны чистарта.
— Элек аракы салып бирсәң, булышучы табыла иде. Хәзер авылларда көндез шәм яндырып эзләсәң дә, ярдәм итәргә әзер көчле ирләр юк. Яшьрәкләр вахта белән читкә китеп эшли. Тракторы булган кайберәүләр дә, техникасын кызганып, гаражында “сыйпап” ята. Көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Кыш көне атнага ике тапкыр базарга сөт илтәм. Юлны кардан чистарту үзем өчен дә кирәк, — ди ул, елмаеп.
Тужилкиннар 10 баш сыер асрый. Шуңа да хуҗалыкта техниканың булуы бик җайлы. Мал-туарга кышка запас азыкны үзләре әзерли. Әнә ике айга якын ясаган 4 метрлы печән чапкычы эшне шактый тизләтә. Ул аның өлешләрен аерым эшләгән, ахырдан барысын бергә тоташтырган.
— Җайланмаларны иске техника детальләреннән ясыйм. Колхоз таркалгач, авылда ватык комбайннарның запас частьлары калды. Шуларны да кулланам. Үзең ясаган күңелгә якынрак. Башта, нигә кирәк инде бу, дип уйлыйм да аннары нәтиҗәсен күргәч, кулланып та карагач, рәхәтлеген тоям, — ди Алексей Викторович.
Идеяләр аның башында туа. “Интернет минем өчен кара урман”, — ди. Дөрес килеп чыкмады дип, бер җайланмасын да сүтеп, яңадан эшләгәне юк әле. Киләчәктә ул җирне эшкәртә торган фреза йә берәр культиватор ясарга хыяллана.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.