Лаеш балалар йорты директоры Рузалия ВӘЛИУЛЛИНА утыз елдан артык ятим балалар дип җан атып яши. Балалар йортыннан киткәндә, егет-кызларны төрле уку йортларына үзе алып барып урнаштыра. Аннан соң да хәлләрен белеп тора. Аның кебекләр турында “ут” диләр: кирәк икән — яндыра, кирәк икән — җылыта. Тынгысыз җан…
“Ятимлекнең ни икәнен беләм”
Рузалия апаны күптәннән беләм. 2015 елда әлеге балалар йортын ябарга ниятләделәр. Хәтта рәсми документка кул да куелган булган. Ул вакытта Рузалия апа аяк терәп каршы чыкты, бөтен республиканы шаулатты.
— Берничә ел элек, бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, дигән фикерне алга сөрделәр, — дип искә алды директор. — Ләкин ул чакта да әйттем, хәзер дә шул фикердә калам: әти-әнисез калган барлык балаларны гаиләгә урнаштырып бетереп булмый. Бала уенчык түгел. Аның җаны, уй-фикерләре бар. Гаиләгә тәрбиягә бирелеп, аннан алардан баш тарткан малай-кызлар бик күп бездә. Өчәр, дүртәр гаиләдә яшәп чыкканнар бар. Бу бит язмыш белән уйнау. Нәтиҗәдә аларның психикасы бүтәнчә формалашкан. Яшермим, андыйлар белән безгә дә җиңел түгел.
Лаеш балалар йорты җәен шау чәчәктә утыра. 2018 елда капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Монда хәзер тозлы һава сулый торган кабинетка кадәр бар. Өч ел элек балалар йорты 100 еллыгын билгеләп узды. Капиталь төзекләндерү, әлеге вакыйга уңаеннан, Татарстан җитәкчелегенең зур бүләге.
Рузалия апа күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үскән — әтисе белән әнисенең унынчы баласы ул. Әлки районының Яңа Чаллы авылы кызы. Әтисе үлгәндә аңа 2,5 яшь кенә була.
— Ятимлекнең ни икәнен беләм, — ди Рузалия апа. — Әйе, безнең әнкәй бар иде. Тик әтисез бала үзен яклаучысыз итеп тоя. Рәхмәт, әти ролен олы абыебыз Госман үтәде. Аның белән яшь аермабыз 18 ел. Тик туганнар күпме булса да, әти-әнине алыштыра алмый. Шуңа да балалар йортында тәрбияләнүче малай-кызларның күңел халәтен аңлыйм. Андый балалар кечкенәдән үзен якларга өйрәнә.
“Артык балам юк”
Рузалия апаның балачагы җиңел булмый. Бу аңлашыла да, сугыштан соң ил тергезелеп кенә килә. Гаилә ишле, әтиләре вафат. Тик Рузалия апа бер дә зарланмый. Мәрхүм әнисенә рәхмәте, ихтирамы бик зур. Бер вакыйга аның күңелендә мәңгегә уелып калган.
— Математиканы әйбәт белә идем, — дип сөйли әңгәмәдәшем. — Дүртенче сыйныфны тәмамлаган елны мәктәпкә Базарлы Матактан кешеләр килде. Директор аларны безгә алып керде. Мине кечкенә якта калдырдылар да үзләре түр якка чыктылар. Сүзләре озакка киткәч, ишекне ачып, боларны тыңлап тора башладым. Баксаң, мине Казанга интернатка укырга җибәрергә телиләр икән. “Балаларың күп, бер тамакка ким булыр. Рузалия яхшы белем алачак, кызыңның киләчәген уйла”, — диләр. Әни кырт кисте: “Юк, булды, җитте. Артык балам юк. Алты балага тапкан ипине җиденчесенә табармын (бу вакытта олырак балалар үз тормышын корган була — Р.Р.). Рузалияне бер җиргә дә җибәрмим”, — диде. Әни шактый кырыс иде, шуңа да директор бүтән сүз куертмады — кунакларны алып чыгып китте. Инде үсеп, акыл кергәч, бигрәк тә балалар йортында эшли башлагач, әнинең бу адымын аңладым һәм мең кат рәхмәт әйттем. Ул мине ятим итмәгән…
Рузалия апа һөнәре буенча математика укытучысы. Дөрес, беренче белгечлеге икътисадчы. Казан дәүләт педагогика институтына керә алмагач, кыз башта Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укый. Аны кызыл дипломга тәмамлагач, педагогика институтына укырга керә.
— Аллаһы Тәгалә студент чагымда ук ятимнәрнең проблемаларын күрсәтте, — ди Лаеш балалар йорты директоры. — Институтта укыганда Казанның 48 нче мәктәбендә практика уздык. Шул чакта бишенче сыйныфта укучы малайны Алабуга балалар йортына озаттылар. Аны кызганып, бөтен мәктәп елады. Биш көн узгандыр, дәрес алып барам — ишек артында кемнеңдер мыш-мыш килгәнен ишетәм. Коридорга чыгып карасам, Алабугага җибәрелгән малай ишек төбендә елап утыра. Өс-башы пычрак. “Ятимнәр йортында яшәргә теләмим, өйгә кайтасым килә”, — дип туктаусыз елый. Ә кайтарырга ярамый — әти-әнисе исерек, хокукларыннан мәхрүм ителгән. И, ул чакта бу баланы кызганганнарым. Мәңгегә истә калды…
Диплом алгач, Рузалия туган ягына эшкә кайтып китә. Дөрес, аны үз мәктәбенә — Яңа Чаллыга түгел, ә Иске Әнҗерә мәктәбенә билгелиләр. Беренче көннән үк эшен бик ярата, сыйныф та бирәләр. Шулай сөенеп берничә ел эшләгәч, Рузалияне район үзәге — Базарлы Матакка чакырып алалар һәм район комсомолының өченче секретаре вазыйфасын тәкъдим итәләр. Кыз башта карыша, ә аннан ризалаша. Партия кушканны эшләми кара син!
1986 елның җәендә аңа комсомолның өлкә комитетыннан шалтыраталар. “Лаеш балалар йортына директор урынбасары кирәк. Балалар белән эш тәҗрибәң, чаялыгың бар. Барасың килмиме?” — диләр. Шул мизгелдә Рузалия Казан мәктәбендәге баланы искә төшерә… Тәҗрибәле кыз озак уйлап тормый — ризалаша. Шулай итеп, ун елдан соң ул янә Лаешка әйләнеп кайта.
“Мондый шартлар беркайчан булмады”
— Балалар йортында эшләү тәҗрибәм юк иде, — дип искә ала ул көннәрне Рузалия апа. — Җиңел булды димим. Ул чакта биредә 114 бала иде. Ләкин шуңа төшендем: бу балаларның күңелен аңлыйм икән…
1994 елда Рузалия Вәлиуллинаны Лаеш балалар йорты директоры итеп билгелиләр.
— Элекке директор Виктор Васильевич белән сигез ел эшләдек, — ди Рузалия апа. — Әлбәттә, ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Аңа бик рәхмәтлемен.
— Рузалия апа, cезнең гаиләгез юк. Берәр баланы тәрбиягә алу нияте булмадымы? — дим.
Рузалия апа берничә секунд уйга калды:
— Моннан дистә еллар элек берничә кечкенә бала алып килделәр. Мин директор урынбасары булып эшлим. Шулар арасында нәни кыз бар. Сәламәтлеге начар, безгә килгәнче ул ятып кына торган. Аңа кулдан килгәнчә ярдәм иттек. Ярты елдан кызчык йөгереп йөри башлады. Биш-алты яшьләрдәге әлеге сабый белән ике арада җылы мөнәсәбәт урнашты. Эшкә килүгә аның янына барам. Ул да гел мине күзли. Шулай бер сөйләшкәндә дусларыма: “Балалар йортындагы бер кызчыкны тәрбиягә аласым килә”, — дидем. Шулвакыт күбесе: “Әгәр бу кызны тәрбиягә алсаң, башка балаларга игътибарың кимиячәк”, — дип киңәш бирде. Мин уйлана калдым.
Язмышмы, башкамы, шулай икеләнеп йөргән мәлдә Рузалия апаның эш бүлмәсенә бер гаилә килеп керә. Тәрбиягә бала алырга телиләр икән. Нәкъ шул вакыт теге кыз да биредә була. (Рузалия апа янына бик еш кереп йөри башлый ул.) Гаилә бер күрүдә шушы кызчыкны ошата, бала да аларга карап елмая. Ир белән хатын бер-ике айдан кызны тәрбиягә алалар.
— Ул кыздан аерылу авыр булдымы?
— Озак уйладым. Беренчедән, ир белән хатын — тулы гаилә. Икенчедән, кызга мөнәсәбәтләре бик әйбәт икәненә инандым. Ә иң мөһиме — кызчыгым да бу гаиләне яратты. Димәк, Аллаһы Тәгалә хәерлесен биргән. Алар белән аннары да аралашып тордык. Чынлап та, кыз ул гаиләдә бәхетле булды. Әти-әнисе сәламәтлеген дә кайгыртты, укыттылар, кеше иттеләр. Ул яктан күңелем тыныч.
— Ә аннан соң тәрбиягә бала алу уе тумадымы соң?
— Юк. Тәҗрибә туплаган саен, балаларны аермаска өйрәндем — барысын тигез күреп яратам. Алай да балалар йортында тәрбияләнүче малай-кызларны өйгә алып кайткан чаклар булды.
Лаеш балалар йортында бүген 30 бала тәрбияләнә. Шуннан артык сыймый икән. Яңа таләпләр буенча, бер төркем сигез баладан артмаска тиеш. Биредә кечкенәләр, зурлар аерым яши. Мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең шартлары нәкъ балалар бакчасындагы кебек. Иртән торалар, ашыйлар, рәсем ясау, уку белән шөгыльләнәләр, аннан саф һавага чыгалар. Шуннан соң төшке аш, йокы… Ә зурраклары Лаеш район үзәгендәге мәктәпләрдә белем ала. Биш вакыт кайнар ризык, чиста урын-җир, яңа кием — бөтенесе бар. Әти белән әни генә юк…
— Балалар йортларында бүгенге кебек шартлар беркайчан булмады, — ди директор. — Бу безнең балалар йортында гына түгел, республика буенча шулай. Ашау турында әйткән дә юк. Гаиләдә яшәүче балалар арасында да болай тукланмаганнары бардыр.
— Иганәчеләр дә ярдәм итәме?
— Әйе, рәхмәт яусын. Безнең исемлектә кемнәр генә юк. Хәзер балалар да заманча фикер йөртә — бүләккә кәнфит кенә канәгатьләндерми. Аларга кулланылышта яраклы, кызыклы әйбер кирәк. Телефон, сәгать, башкасын сорыйлар. Бу турыда иганәчеләргә җиткерәбез.
Лаеш балалар йорты гомергә спортка игътибар биргән. Бүген дә шулай. Биредә тәрбияләнүчеләр арасында спорт осталары, чемпионнар бар. Ярышларга кайларга гына йөрмиләр.
— Ремонттан соң республика буенча балаларны өр-яңадан җыйдык, — диде Рузалия апа. — Шуңа башта авыррак та булды. Төрле җирләрдә тәрбияләнгән балалар бит. Бер оя, бер гаилә итеп туплау өчен вакыт, сабырлык, көч кирәк. Кайбер балалар белән бүген дә сәгатьләр буе сөйләшеп утырам. Мәктәп белән дә проблемаларны хәл итәргә туры килә. Арттырып әйтү түгел — һәр бала өчен борчылам.
Шикләнмим, Рузалия апа. Хәер, cезне белгән кеше моның шулай икәнен тәгаен белә…
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.