Кыярны теплицада үстерү яхшыракмы, әллә ачык грунттамы?
Кыяр — тропик үсемлек, ул җылы һәм дымлы һава ярата. Теплица иртәрәк уңыш алу, көз азагына кадәр үз кыярыңны ашау мөмкинлеге бирә. Гомумән, җәен кыяр ачык грунтта да яхшы үсә. Җәй яхшы килгәндә, җитәрлек уңыш алына. Монда пәрәвез талпаны, акканат кебек корткычлар зыян салмый. Ачык грунтта үскән кыяр тәмлерәк санала. Әмма бу күбрәк сорт үзенчәлеге. Теплицада үсә торган сортны ачык грунтка утыртмаска кирәк һәм киресенчә. Кайбер заманча гибридлар универсаль, бакчада да уңыш бирәчәк. “Герман F1”, “Артист F1”, “Амур F1”, “Кураж F1”, “Гоша F1”, “Гуннар F1”, “Наша Маша F1”, “Отелло F1” гибридлары шундый.
Газетаның “ВКонтакте”дагы “Бакча” төркеменә (vk.com/public189015555) килгән фикерләр
Рәмзия БАТЫРОВА, Мөслим:
— “Колибри” сорты вак кына, кыярлар гирлянда кебек тезелеп үсә! 5-6 см булганда маринадласаң, кетердәп тора. Бераз үскәннәрен балалар бик яратып ашый. Кабыгы юка, йомшак.
Айсылу ӘХМӘТОВА, Арча:
— “Кураж” һәм “Зозуля” сортлары. “Зозуля” зурайса да, тәмсезләнми, орлыгы вак.
Илсөяр ЗИННӘТУЛЛИНА, Яшел Үзән:
— “Бьёрн”, “Директор”, “Кураж”, “Герман”, “Макарушка”, “Крепыш” сортлары әйбәт.
Чулпан ЗАҺИДУЛЛИНА, Саба:
— Миңа “Шоша” бик ошады.
Людмила НАЗАРОВА-ХӘНӘФИНА, Уфа:
— “Паратунка” артык зур үсми, күп була.