Арча районының Ташкичү авылында яшәүче Гөлфия Мәгъсүмова 27 яшеннән бирле машина йөртә. Техниканы кечкенәдән ярата ул.
— Машина капка төбендә торса да, күңелгә рәхәт, автомобилемә яратып, “алма бөртегем” дип дәшәм. Исән-сау йөрергә язсын, — ди.
Гөлфия апа ишле гаиләдән, 11 бала үсә алар. Абыйсы мәктәптә укыган чакта ук: “Мин өйдә булмаганда, йомыш белән барырга ярарсың”, — дип, әңгәмәдәшемне мотоцикл йөртергә өйрәтә. Аннары тракторга күчкәч, сеңлесен техника серләренә төшендерә.
— Курчак белән уйнамадым. Гел техникага кызыктым. Ул чакта авылда бердәнбер машина Гайсә абыйда иде. Балалар бакчасына барганда-кайтканда, их, шундый машинабыз булса, әнине “уфалла” арбасы белән печәнгә йөртмәс идем, дип теләдем, — дип искә ала Гөлфия апа. Әбисе аңа: “Аллаһтан кирәк әйбереңне үтенеп сорасаң, бирә”, — дип өйрәткән. Шуңа да Гөлфия апа, машинам булсын иде, дип гел теләгән. Хыялы чынга аша. 27 яшендә беренче “копейка” автомобилен ала.
— Ул заманда машина йөртүче хатын-кызлар районда да бармак белән генә санарлык иде. Автомобиль гел ватыла. Бу өлкәдә тәҗрибәсе булган кешеләргә мөрәҗәгать итәм. Ул чакта сервислар юк бит. Тора-бара үзем дә запас частьларны алыштырырга, машина ремонтларга өйрәндем, — ди Гөлфия апа. Мич чыгаручыларга кытлык булган чакта, кул белән башкарыла торган эш бит дип тәвәккәлләп, бу һөнәрне дә үзләштерә. Кешеләргә мич чыгара башлый.
— Мич чыгарып, икенче машинамны алдым. Яшел төстәге алтынчы модель “Жигули” 13 400 сум тора иде, — ди Гөлфия апа. Авыл җирендә булгач, арбалы машиналары да булган. Хәзер “Ниссан Альмера”да җилдерә. Ике улы: Раил белән Рамил, киленнәре Алия, Ләлә, биш оныгы — төп ярдәмчеләре. Үзе Ташкичү мәдәният йортында эшли.
— Хәзерге машиналар заманча, җайлы, рульләре дә бер көч куймыйча борыла. Алай да, маен, тосолын карап торырга кирәк. Озак йөрткәч, җаның-тәнең белән сизә башлыйсың, автомобиль икенче өеңә әйләнә. Кабинасына чыгып утырсаң да рәхәт. Юлларда машина йөртүчеләр бер-берсен хөрмәт итсен иде. Имин юллар телим, — диде Гөлфия апа.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.