• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 06.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тату гаилә

“БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ МӘХӘББӘТ ХУҖА”

“БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ МӘХӘББӘТ ХУҖА”

Әгерҗе районы Кырынды авылыннан Физәния һәм Флүс ШАМИЛОВлар — гел игелекле гамәлләр кылып, кешеләргә ярдәм итеп, сөендереп, үзләре дә шуның әҗерен күреп, матур яшәүче үрнәк парларның берсе. Гаилә коруларына 45 ел.
Флүс һәм Физәния бер авылда туып-үсәләр, бер сыйныфта укыйлар. Дөрес, Флүс армия хезмәтендә чакта аларга ике елга аерылып торырга туры килә.

— Армиягә озаттым, көтеп алдым. Кайтышлый ук өенә кергәнче безгә килде ул. Әнә шулай бер-беребезне яратып кавыштык та бүгенгәчә мәхәббәт ялкынын киметмичә гомер кичерәбез. Өйдә мәхәббәт хуҗа булгач, бәхет касәбез гел тулы. Һәр иртәм сөекле җәмәгатемнең аркамнан сөеп, битемнән үбеп, “Хәерле иртә!” дигән сүзеннән башлана, — ди бәхеттән балкыган Физәния ханым.
Инде үзләре гаилә корып, икешәр бала үстерүче кызлары Фирзәнә, Гөлзинә, Илзидә дә: “Безне тату гаиләдә, яратып һәм иркәләп үстерделәр. Әти-әни — безнең өчен үрнәк”, — диләр. Бәхетле парга матур гаилә серләре яхшы таныш. Аларның беренчесе ярату булса, икенчесе — ике якның да өлкәннәрен олылау. Әтисе, җиде баласын калдырып (олысына 15 яшь була), бакыйлыкка күчкәнлектән, каенатасына авыз тутырып “әткәй” дип дәшә алу бәхетенә сөенеп туя алмый Физәния. Яшьләр башка чыгып, өй салып көн итсә дә, киленнәреннән кадер-хөрмәт күреп яшиләр.
— Мич ашлары пешергәндә, үзебез ашаганчы әткәй белән әнкәйгә илтә идем. Алар калдырган хәер-дога да бәхетле яшәтә безне, — ди Физәния, тату гаиләнең тагын бер сере белән уртаклашып. Физәниянең әнисе дә, гомер буе кияү һәм кызының ярдәмен күреп, ихтирамын тоеп яши.
Өйнең нурлы, табынның мул булуы — хуҗабикәдән, каралты-кураның тәртиптә, терлек-туарның булуы хуҗадан тора.
— Бакчабыз зур. Андагы бөтен авыр эшне Флүс аты белән башкара. Үгезләр үстерәбез, аларны да ул карый, — ди Физәния, җәмәгате белән горурланып.
Хуҗалыктагы ат белән үзләренең генә түгел, авылдашларының да бакчаларын сөрә, бәрәңгеләрен өя һәм казып бирә, тирес тә түгә Флүс. Зиратны тәртиптә тотуга өлеш кертә, авылдашларны соңгы юлга озатудан читтә калмый. Үзләреннән ерак түгел чишмәне карап торуны да җиренә җиткереп башкара. Мал суюда да авылдашларының уң кулы ул.
Флүс тә җәмәгате белән горурлануын яшерми:
— Физәния матурлык ярата. Йортыбыз тирәсе иртә яздан чәчәккә күмелә. Күңел җылысын биреп, җырлый-җырлый үстерә ул аларны. Мин белә-белгәннән бирле сәхнәдә булды, җыр-моң ярата. Ул — аш-су остасы, булдыклы хуҗабикә. Бик тырыш, һәрчак ачык йөзле, кунакчыл, кешелекле, ярдәмчел, — ди җәмәгатенә ягымлы караш ташлап.
Тормыш дилбегәсен кулында нык тотучы алтын куллы гаилә башлыгы Флүс һәм хатын-кызның бөтен асыл сыйфатларын үзенә туплаган хуҗабикә Физәниягә алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын да бәйрәм итәргә язсын.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
Бакчачы почмагы

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
4 апреля, 2023
ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ
Бакчачы почмагы

ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ

by irekmanager irekmanager
26 марта, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru