Кышын елга-күлләрдә коенучыларны моржлар дип йөртәбез. Берәүләр салкын су белән коена башлагач, аның рәхәтен, тәмен татып, уңай якларын сизеп, артыннан башкаларны ияртә. “Үзеңне чыныктырып, тәртибен белеп йөзгәндә, организм өчен салкын суга чуму, коенып чыгуның файдасы күп”, — ди моржлар. Гадәттә, сулыкларда, бәкеләрдә температура +15 тән –2 оСка хәтле булганда коеналар.
Илшат САФИН, Аксубай районы:
— Элек гел ангина белән чирләдем, җәен дә температура еш күтәрелеп борчый иде. Дустыма ияреп, өч ел элек салкын суда коенып, чыныга башладым. Аксубайдан 2-3 чакрым ераклыкта бик яхшы бәке бар. Шунда йөрибез. Авыр булмады, тиз ияләштем. Барган саен вакытны арттырдым. Хәзер өч мәртәбә чумып алам һәм шул суда бераз утырып торам. Көн саен диярлек чумып кайтырга тырышабыз, моның өчен 15-20 минут вакыт китә. Җәен икешәр тапкыр да баргалыйбыз. Чишмә суы +4 оС, ияләшкәч, салкын түгел. Элекке белән чагыштырганда, хәзер үземне бик әйбәт хис итәм. Былтыр бер тапкыр гына температурам булды. Гаиләм атнадан артык авырды, ә мин вирусны тиз җиңдем. Йөзүнең файдасын күрәм. 35 оС суыкта да салкын суга чумдык. Миңа ике кеше кушылды. Бергә күңеллерәк.
Айсинә ВӘЛИЕВА, Питрәч районы Көек бистәсе:
— Дусларым арасында моржлар бар. Аларга ияреп, мин дә салкын күлгә баргаладым. Аягымны суга тыгып караудан ерак китә алмадым. Бик суык, тәнне куырып алган кебек булды. Керергә батырчылык итмәдем. Өстәвенә әзерлексез ярамый да. Шуңа бу эшнең остасы булган дусларымны гына күзәтәм. Табигать кочагында саф һава сулап кайту — үзе дә яхшы ял бит.
Илшат САБИТОВ, Биектау районы Щербаковка бистәсе:
— Дүрт ел элек мин дә моржлар сафына бастым. Башта мунчадан чыгып, яланаяк кар өстеннән йөри башладым. Аннары дуслар белән карда коендым. Кемнәр үз йорты белән яши, саф һавада ике чиләк су белән коенырга була. Беренче чиләк белән — гәүдәне генә, икенчесен баштан ук коярга. Курыкмаска, тәвәккәлләргә генә кирәк. Чыныккач, Зәңгәр күлгә еш йөри башладым. Анда су җылылыгы ел әйләнәсе 4-6 оС. Хәтта -35 оС суыкта да коенганым бар. Салкын суда чамасын белергә кирәк. Артыграк булганда, суык тияргә мөмкин. Иң күбе 11 минут торганым бар. Әйткәнемчә, моны алдан әзерлексез эшләргә ярамый.
Элек ангина белән еш чирләдем, гел тамак авырта, температурадан атна буе интегә идем. Хәзер ангина булганы юк. Сәбәбен шуннан гына күрәм. Салкын суда коену тирене дә яшәртә, ябыктыра, организмны чыныктыра.
Айсылу ГАБДИНОВА, җырчы:
— Дүрт ел инде актив рәвештә Зәңгәр күлгә йөрим. Дусларыма ияреп кенә барган идем. Әллә ни әзерләнмәдем, организмым тиз ияләште. Коенуның файдасын күрәм. Энергия өстәлә, кан йөреше яхшырып киткәндәй була. Элек тә еш чирләми идем, хәзер бик сирәк авырыйм. Чөнки иммунитет ныгый. Салкын суда иң күбе 1,5 минут торганым бар. Ләкин яңа коена башлаучыга бу күп. Үзем белән үлән чәе алып барам. Күл янында мунча да булса, тагын да рәхәт. Зәңгәр күлдә коену — иң шәп ял.
Илдус МАЛИКОВ, Әлмәт районы Салкын Алан авылы:
— Салкын суда йөзә башларга беркайчан да соң түгел. Ният һәм теләк кирәк. Өстәвенә кесәгә сукмый торган спорт бу: бер плавки, резин башлык, сөлге, тапочка җитә. Чыныгуны җәен чирәмгә төшкән чыкта йөрүдән башларга була. Аннан әкрен генә юеш сөлге белән сөртенәсең, ваннага кереп, бер җылы, бер салкын су белән контраст душ коенасың.
Лидия КВАКОВА, Чирмешән районы Әккәрәй авылы:
— Салкын су белән 1990 еллардан бирле коенабыз. Башта әзерлек процессын ишегалдында өстебезгә чиләк белән су коюдан башладык. Аннары үзебезгә якын булган Кече Сөлчә елгасына йөрергә тотындык. Бер көн дә коенмый калмыйбыз дисәм дә була. 2-3 минут рәхәтләнеп салкын суда тора алам. Хәзер шушы елгада уңайлы итеп, 3 м озынлыкта, 1 м киңлектә бәке ясадык, баскыч эшләттек, аска такта җәйдек. Җылынып чыгу өчен буржуйка мичле вагон куйдык. Шунда чишенәбез-киенәбез, чәй кайнатып эчәбез. Суга чумганда, бераз салкын кебек. Чыккач, тән җылына башлый. Тагын чумасы килә. Кәеф күтәрелә, энергия арта. Бездән күреп, яшьләр дә тартыла.
Кышкы йөзүнең файдасы
Кышкы йөзү баш мие эшчәнлеген, матдәләр алмашын яхшырта, гәүдә авырлыгын нормада тота, йокысызлыктан арындыра. Даими коенучылар чыдам була, сирәк авырый, чирләгән очракта да тиз аякка баса. Буын, мускуллар авыртуы кими. Моржларның тән тиресе тиз картаймый, алар үз яшеннән яшьрәк күренә, һәрчак позитив булалар.
Бәкегә әзерлексез сикерергә ярамый. Хәтта сәламәт кешегә дә. Аеруча баш белән чумарга киңәш ителми. Түбән температурага организмны әкренләп ияләштерергә кирәк. Ачык сулыкта тәүге тапкыр берничә секунд кына коенырга ярый, аннан җылы урынга керергә, тәнне уарга һәм тиз арада киенергә. Исерткеч эчемлек кулланып җылыну катгый тыела. Йөзгәндә көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Яныгызда ярдәм итә алырдай кешеләр булуы хәерле.
Йөрәк-кан тамырлары, сулыш органнары чирләре, гинекологик проблемалар, гипертония авыруларының катлаулы формалары, кайбер төр аллергияләр булган, бөер, бәвел юллары зарарланган кешеләргә салкын суда коену тыела.
Ничек чыныгырга?
1. Чыныгуны җәен башлау яхшы. Көзгә хәтле көн дә сулыкларда йөзәргә. Саф һавада контраст душка ияләшергә кирәк. Душ кергәч тә, салкын су белән коенырга. Су температурасын көн саен түбәнәйтә барырга.
2. Мускулларны җылыту өчен, бераз күнегүләр ясарга. Тәнне коры сөлге белән ышкырга. Бу салкын су белән коенганда көчле дискомфорт булмасын өчен кирәк.
3. Бәкегә резин тапочкадан керергә.
4. Беренче мәртәбә 5 секундтан артык тормаска. Һәр кергән саен вакытны 5 секундка арттырырга.
5. Кергәндә борын белән тирән итеп суларга. Авыр була икән, йөзүне туктатырга.
6. Процедура тәмамлангач, тәнне сөлге белән сөртергә. Кабат бераз физик күнегүләр ясарга.
7. Термос белән кайнар чәй алырга.
Лилия ЙОСЫПОВА әзерләде.
Әккәрәй авылы моржлары
Айсылу ГАБДИНОВА