Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Лидия ӘХМӘТОВА чыгышы белән Кайбыч районының Соравыл авылыннан. Элек ул Апас районына кергән. Шуңа Лидия апаны Апас халкы да, кайбычлылар да, горурланып: “Безнең якташ!” — дип йөртә. Җырчы да аларны, үземнекеләр, ди.
Лидия апаның җырчы булырга, музыка училищесына керергә теләвен белгәч, сыйныф җитәкчесе: “Анда талант кирәк. Синдә ул юк. Укырга керә алмыйсың”, — ди. Шул ук вакытта аны мәктәптән конкурс, концертларга җибәреп торалар. Районнан исә, киресенчә, гел канатландырып кайтаралар. Остазының бу сүзе генә теләген сындыра алмый. Колхоз рәисенә кереп юллама ала да абыйсы белән Алабугага китә. Студент чорында ук ансамбль белән гастроль турлары башлана. Анда дүрт-биш ай укыгач, тирәнрәк белем аласы килеп, Казан музыка училищесына күчә. Булачак ире белән дә шунда таныша.
“Аш бүлмәсендә кайнарга яратам”
— Лидия апа, күптән түгел күркәм юбилеегыз булды. Гомер бәйрәмегез ничегрәк үтте?
— Тормышым — үзе бәйрәм кебек. Көн саен яратып эшемә киләм, сагынып өемә кайтам. Кайчан бәйрәмнәр җитәр икән, дип көтеп ятмыйбыз. Юбилей көнендә эштә идем, кабинетта бөтен өстәл чәчәкләргә күмелде, бүләкләр белән тулды. Туган ягым Кайбычтан якыннар килде, җитәкчелек тә эшемә кереп котлады. Игътибар бик зур булды. Туганнар, якыннар, дуслар белән кафеда җыелыштык. Болай еш кына гаилә бәйрәмнәрен бергәләшеп өйдә уздырабыз. Кунакларга бәлеш, каз пешерәм, тәмле ризыклар әзерлим. Аш бүлмәсендә кайнарга бик яратам. Мин анда ял итәм.
— Иҗат кичәгез кайчан оештырыла?
— 4 февральдә Филармония концертлар залында җырлы кичә булачак. Филармониянең джаз-оркестры белән бергә төрле җырчылар чыгыш ясаячак. Тинчурин театры артисты Артем Пискунов алып барачак.
— Гадәттә, юбилейда башкарылган эшкә, үткәннәргә нәтиҗә ясыйлар.
— Үземне бәхетле дип саныйм. Яраткан эшем, оркестрым, гаиләм бар. Гомер буе алган белемем буенча хезмәт куйдым. Лаеклы ялда да шушы эшне бик теләп дәвам итәм. Арттырып әйтмим, эшкә бәйрәмгә килгән кебек йөрим. Филармониядә хезмәттәшләрем белән бер гаилә шикелле. Эшләргә теләге булган кешегә җитәкчелек бөтен уңайлыкларны тудырып тора. Аллаһы Тәгалә шушы булган бәхетемнән аермасын.
— Күз тимәсен, гел матур торасыз, яшь күңелле, позитив сез! Бер дә 60 яшьне биреп булмый.
— Алай димәс идем (көлә). Ябык та түгелмен. Шулай да туклануны азмы-күпме контрольдә тотам. Кәнфит, перәннекләргә исем китми. Җиләк-җимеш, яшелчә белән тукланырга яратам. Гел хәрәкәттә булырга тырышабыз. Ирем Рөстәм белән бассейнга йөрибез, гимнастика ясыйбыз. Яздан бакча эшләре белән мәш киләм. Җирдә казыну, төрлесен үстерү ошый. Беренче кар төшкәнче түтәлдән үзебезнең петрушканы өзеп ашыйбыз. Помидор, кыяр, борычны күп үстерәм. Әрәм итмим, барысын да консервлыйм, төрле салатлар ясыйм. Кыш буе ашыйбыз. Тозлы кыяр кушып винегрет, солянка, башка ризыклар әзерлим.
— Үз йортыгыз белән яшисезме әллә?
— Юк, бакчага барып кына йөрибез, җәйләрен анда булабыз. Үзебез фатирда яшибез. Филармониядән бер тукталыш кына. Эшемә җәяү биш минутлык юл.
“Джаз оркестрын җитәклим”
— Лидия апа, ә сезнең джаз-оркестр юнәлешенә кереп китү ничек булды?
— Ул вакытта Казан дәүләт консерваториясендә укый идем. “Татар җыры” дигән конкурс була башлады. Шунда чыгыш ясаганда, төрле хәрәкәтләр белән “Син сазыңны уйнадың” җырын сазда уйнап башкардым һәм лауреат булдым. Шуннан мине Татарстан кинематографчылары берлеге каршында эшләүче дәүләт оркестры җитәкчесе Виктор Деринг күреп, 1991 елда татар җырчысы буларак солист-вокалист итеп чакырды. Бүген дә шул юнәлештә, Филармониянең джаз оркестрын җитәклим. Әле эшләргә исәп. Пенсиягә чыктым дип, өйдә утыра алмам.
— Көйләр дә язасыз. Заказ бирәләрме?
— Җырлар язылып тора. Аларны студентларыма бирәм, җырчыларга таратам. Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Алсу-Азат Фазлыевлар, Мәликә… — шактый җырчы алды. Балалар өчен дә көйләр язам. “Композитор чыпчыклар” дигән җыр “Шаян ТВ” каналында бер конкурста җиңеп чыкты.
— Элек “Сәлам” керәшен ансамблен оештырган идегез. Бүген аларның эшчәнлеге ничек бара?
— 2006 елда КДПУда эшләгән чагымда оештырдым. Ансамбль әле дә бар. 2019 елда КДПУга караган музыка факультеты бетерелде. КФУ булып үзгәртелгәч, аларга музыкантлар кирәкмәде, ахры. Алай юк итәргә ярамый. Музыка кешене эчтән тәрбияли. Бу — тарихны, традицияләрне югалту дигән сүз. Безне — ансамбльне Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәге үз куенына алды. Матур итеп эшлибез.
“Өч ел күзләп йөрде”
— Лидия апа, Рөстәм абый белән танышу ничегрәк булган иде?
— Рөстәм Саба районының Шәмәрдән бистәсендә туган. Аңа биш яшь булганда, әти-каенатаның эше белән бәйле, Алабугага күченгәннәр. Безне Казан музыка училищесы таныштырды. Рөстәм оялчан, тыйнак иде. Башта очрашырга тәкъдим ясарга батырчылык итмичә, шактый вакыт күзләп йөрде. Вокал буенча дәресләремнең сәгатен төгәл белә, кергәнемне-чыкканымны көтә, елмаеп карап тора иде. Үзем дә, җырлавым да аңа ошый иде. Аның миңа битараф булмавын укытучылар да сизде. Педагог Клавдия Захаровна Щербинина шунда: “Лидия, игътибарга ал. Акыллы, белемле, дисциплиналы, пөхтә егет”, — диде.
Ә ул һаман, әйдә озатам, дип әйтергә оялып йөрде. Без, авылдан килгән балалар, укыйбыз да укыйбыз, егетләр турында уйлаган да юк. Өч ел тирәсе шулай күзләп йөрде. Озата башлагач, озакка сузмады, өйләнешергә тәкъдим итте.
— Ничә ел бергә яшисез инде?
— Гаилә корганга 37 ел булды. Бүген дә бер-беребезне элеккечә яратабыз. Ирем бик әйбәт, һаман мин дип яши, ярдәм кулын суза. Икебез дә консерваториядә укыдык. Шул чакта бер-бер артлы ике бала — 1985 елда Илдарыбыз, 1987 елда Әдиләбез туды. Аларны карашырга авылдан әти-әни чиратлашып килә иде. Кандидатлык диссертациясен дә якладым. Барысы да параллель барды, өлгердек. Инде балалар күптән үз гаиләсен корды. Бүген дүрт оныкка дәү әни, дәү әти без.
— Өйдә дә, эштә дә бергә сез!
— Икебез дә Филармониядә. Рөстәм — музыкант, тромбонист, сценарист. Бөтен эшне белә, алтын куллы кеше. Бизәнү эшләнмәләренә хәтле ясый. Клипларымны әзерләү, төшерүдә дә иремнең өлеше зур.
— Балаларыгыз нинди һөнәр үзләштерде?
— Икесенең дә музыкаль белеме бар. Илдар — юрист, телевидениедә оператор-монтажлаучы булып эшли, клиплар ясый. Әдилә инглиз теле буенча укыды. Өч балалары бар. Төпчеге әле алты айлык кына. Кияү бик тырыш, акчаны яхшы эшли. Кызым өйдә балалар тәрбияли.
— Радио тыңлыйсызмы, телевизор карыйсызмы? Нинди тапшырулар ошый?
— Эштән кайткач, бераз карыйм. “ТНВ”да иң яратканым — “Ком сәгате” тапшыруы. Алып баручысы Данил Гыйниятов бик ошый. “Семь дней”, “Башваткыч”ны кызыксынып карыйм. “Тәртип” радиосын яратып тыңлыйм. Анда ретро җырлар күп яңгырый. Соңгы елларда “Шаян ТВ” каналы ачылганга бик сөенәм. Аның ярдәмендә күпме талантлы татар балалары ачыла.
— Үзегезгә ял оештырырга вакыт табасызмы?
— Җәен Рөстәм белән отпуск алабыз. Ел саен бер айга Кисловодск ягына шифаханәгә чыгып китәбез. Минераль сулар эчәбез, кайнар чыганакларда ванналар керәбез, Эльбрус тавында, болыннарда йөрибез, балык тотарга барабыз. Кавказ тауларыннан шалфей, чамбыр җыеп киптереп кайтабыз. Безгә шундый ял ошый.
Лилия ЙОСЫПОВА.