• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 14.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

ВИНОГРАДНЫ ЧЫБЫКЧАДАН НИЧЕК ҮСТЕРЕРГӘ?

ВИНОГРАДНЫ ЧЫБЫКЧАДАН НИЧЕК ҮСТЕРЕРГӘ?

Казанның Киндерле бистәсендә яшәүче Флюра Шәфигуллинаның бакчасын чын виноградлык дияргә була. Виноград белән мавыгуы 2007-2008 елларда башланган, 2009 елдан ул виноградчыларның “Казанская лоза” клубына йөри. Аларда 30-33 виноград куагы үсә, 28 ләп сорт һәм гибридлар. Флюра ханым үстергән уңышы белән клуб күргәзмәләрендә дә актив катнаша (фотода).

Көздән күршем виноград чыбыклары биргән иде. Аны кайчан һәм ничек тамырландырырга икән?

Һәвәскәр бакчачы  Флюра ШӘФИГУЛЛИНА:
— Әлегә базга куйган ботакларны тикшереп кенә торырга кирәк. Күгәрмәгәннәрме, кибеп китмәгәннәрме? Чыбыкларны тамырландыруны февраль уртасында башларга мөмкин. Иң элек чыбыкларны 2 тәүлек кар суында тотарга кирәк. Бер чиләк суга 1 аш кашыгы бал кушсагыз яхшы. Таска салып, тулысынча батырырга да ярый, чиләккә бастырып куярга да була. Үсентеләрне үзегез өчен ясасагыз, ашыкмагыз, әле март-апрельдә дә өлгерәсез. Ул вакытта көн дә озыная, ясалма яктылык кирәкми, үсентеләр уянып, тизрәк тамыр җибәрә.
Ике тәүлек кар суында тотканнан соң, судан алгач, әз генә җилләтәсез дә, астагы бөресе астыннан 0,5-1 см калдырып, бик үткен секатор белән кисәсез. Чыбыкта 2-3 бөре калдырырга кирәк. Иң астагысын кисеп ташларга да була. Бу эш белән яңа шөгыльләнә башлаган бакчачы тимәсә дә ярый, тәҗрибәсе арткач, ул үзе дә калдырыргамы, юкмы икәнен аңлаячак.
Өске бөредән 3-5 см калдырып, секатор белән кисәргә кирәк. Аннан соң, тамырландырганда чыбыкның өске бөресе кибеп китмәсен өчен, өске ягына җылы парафин яки балавыз сылагыз. Моның өчен сулы савыт өстендә шәм эретергә була. Башта әз генә су кушкан эретелгән кайнар парафинга һәм шундук сап-салкын суга тыгып алыгыз.
Аннан чыбыкның аскы бөресе янында чыбыкта пычак белән тирән булмаган вертикаль сызыклар ясагыз, биеклеге 5 см тирәсе.
Тамырландыруны җиңеләйтү өчен, “Корневин” яки “Гетероауксин” алыгыз, аны инструкциясе буенча җебетеп, 6 сәгать тотарга да була, мин астын һәм сызган сызыкларны әз генә “Корневин”га манып алам. Артыгы ярамый.
Cуда, балалар памперсы, кокос йомычкасында (кокосовая стружка) да тамырландырып караганым бар. Соңгы елларда кокос йомычкасына өстенлек бирәм. Прессланган кокоска кайнар су коям, суынгач, дымлы килеш банкаларга яисә киселгән 5 литрлы шешәләргә салып, чыбыкларны бастырып утыртам. Өстән аз гына чәнечке белән тишелгән пакет каплыйм. Беренче көннәрдә +24…+26 оС булган урынга куям, берничә көннән +20…+23 оС җитә. Тамырландыру өчен иң мөһим шарт шул — астан җылы, ә өстән салкынча булырга тиеш. Кибеп китмәсеннәр, өйдә эссе, коры булса, һава дымландыргыч кирәк яки вакыт-вакыт су бөркеп торыгыз.
Барысы да уңышлы булса, чыбыклар 2-4 атнада тамырлана. Алар 1-3 см чакта, бик саклык белән күчереп утыртырга кирәк, чөнки бу вакытта тамырлар бик тиз сына.
Суда тамырландырганда, банка төбендә су 2-3 см гына булырга тиеш! Су бик тиз исләнә, аны алыштырырга яки чиста су өстәп торырга кирәк.
Күчереп утыртканда уңдырышлы туфрак әзерләгез. Үсентеләр өчен чыгарылган әзер кибет туфрагы да ярый. Үз бакчагыздан алган җир булса, парландырырга яки пешекләргә кирәк. Мин үзебезнекен дә кушам, туфрак каты булса, аз гына ком, перлит, вермикулит өстим.
Виноград үсентесен кыраулар куркынычы беткәч кенә бакчага утыртырга ярый.

Хәбәрләр

Казанның кайбер метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башладылар.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның торакка мохтаҗ гаиләләре социаль ипотека буенча фатир ала алачак.

Татарстанда 20 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде.

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”
Татар дөньясы

“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”

by irekmanager irekmanager
19 августа, 2024
Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”
Спорт

Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”

by irekmanager irekmanager
12 декабря, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru