Җырчы гаилә Гөлназ-Илсур ШӘРИПҖАНОВлар Гүзәл Уразова җыр театрында таныша. Алып баручы булып, шунда бергә эшлиләр.
— Башта Илсур белән эт-мәче кебек булдык. Ә гастроль туры тәмамланып, бер атна бер-беребездән ял итүгә, сагыныша башлый идек, — дип елмаеп искә ала Гөлназ. — Очрашуны озакка сузмыйча, никах укыттык. “Син генә миңа дару” җырын яздырып, соңрак радиога бирдек, клип төшердек. Уртак иҗат юлыбыз шулай башланып китте. Өйләнешкәч, үзгәрдек. Хәзер эт белән мәче кебек түгел (көлә), бер-беребезгә җайлаштык.
“Күченгәч, ике көн еладым”
— Гөлназ, шушы арада яңа фатирга күчендегез. Кайсы якта яшисез?
— Яңа фатирга күченгәч, ышанмыйча, ике көн шатлыктан еладым. Теләгән урыннан — “Солнечный город” ягыннан алдык. Фатир мәчеткә карап тора. Тыныч, матур, иркен, рәхәт. Берничә ел элек Лаеш районында җир алып, өй нигезен салган идек. Аны саттык. Әлегә барыбер йорт төзеп булмый. Балаларны бистәдән көн саен мәктәпкә, бакчага йөртү җайлы түгел. Фатир алырга карар кылдык. Егерме елга ипотека рәсмиләштердек. Моңа хәтле әнинең бер бүлмәле фатирында яшәдек. Әни Төркиядән торак алырга ниятләгәч, ул фатирны сатарга туры килде. Яңа куыш әзер булганчы, Лаеш районы Габишев бистәсенә, әни янына күчендек.
— Ремонт эше төгәлләндеме?
— Әни күптән ялгыз, тынычлыкта яшәргә ияләшкән. Аның үз тормышы. Дүртәү килеп берничә ай торгач, бик үк рәхәт тә булмагандыр. Болай да озакладык дип, ремонт бетәр-бетмәс, фатирга күчендек. Моңа бик күп акча китте. Бурычлы үлми, диләр бит. Ике яктан да әниләребез генә, бай терәгебез юк. Бөтенесен үз көчебезгә ышанып, таянып башладык. Илсур ул яктан максималист: “Җаным, җае чыгар”, — дип тынычландырып тора. Бер тотынгач, яхшы, матур эшләнсен, дип тырышабыз. Әлегә кухня гарнитуры да юк. Тәрәзә төбендә ашыйбыз, идәндә матраста йоклыйбыз. Бу — зур бәхет. Үз куышыбыз бит. Хәзер тагын да ныграк эконом режимда без. Болай да шопоголик түгел идек. Күп акча сәхнә костюмы, аппаратурага, җыр яздыруга китә.
— Бай терәкләребез юк дигәннән, Гөлназ, әтисез тормышың ничә яшьтән башланды?
— Әти-әни аерылышканда, миңа 1 яшь кенә булган. Әни 24 яшендә Карамалының (Азнакай) бер чибәр егетенә кияүгә чыккан. Әни гел кеше арасында, матур киенә, үзен карый. Әти көнләшә башлаган. Әнинең музыка мәктәбендә эшләвен дә теләмәгән. Кыскасы, аерылышканнар. Болай ул гади, юмарт, киң күңелле кеше булган. “Синдә Хәлимов каны. Ул якка тарткансың”, — дип әйткәли әни. Хәзер мәрхүм инде. Себердә эшләгән, 50 яше дә тулмаган килеш, шунда йөрәк авыруыннан үлгән. Әти-әни яшьлек белән аерылышкан. “Без бит яшәп тә карамадык. Хәзер ул исән һәм ялгыз булса, бәлки, картлыкта бергә тора алыр идек”, — ди әни.
— Ярдәмен тоеп яшәдеңме?
— Алимент акчасы һәм Яңа ел бүләкләре инде. Әти аны әбидә калдыра иде. Әти үлгәч, Азнакайдагы фатир, машинасыннан миңа да өлеш тиеш иде. Баш тарттым. Әни дә шулай теләде. Барысы да икенче гаиләсенә калды, ике баласы бар. Ә әтинең хатыны, миңа алимент акчасы азрак чыксын өчен, рәсми аерылышкан, үзләре элеккечә гаилә булып яшәүләрен дәвам иткән. Алай эшләгәндә, хезмәт хакыннан алимент өч балага тотыла бит.
Әти ягыннан Ирек абый һәм аның гаиләсе белән якын аралашабыз. Әнине хөрмәт итәләр.
— Энекәшең кайда?
— Энем Эмиль белән әтиләребез төрле. Ул миннән 10 яшькә кечерәк. Мәскәүдә укып кайтты. Бик башлы, тырыш. Әнидән аерым яши. Эше бар, акча таба белә.
“Мин — Илсурга ияреп йөрүче генә”
— Гөлназ, интернетта күпләр: “Илсур бик тыныч. Гаиләдә күбрәк Гөлназ эш йөртәдер”, — дип язалар.
— Мине сәхнәдә үземне тотышымны, мәҗлесләрдәге активлыгымны, интернеттагы сторисларымны күреп, шулай фикер йөртүчеләр бар. Халык сәхнә артын белми. Илсур җырлый, аппаратураны көйли, минем алып баруны да күзәтә. Берәр хатам булса, дөрес әйтмәдең, дип шундук кисәтү ясый, төзәтә. Гаиләдә беренче сүз гел аныкы. Мин — аңа ияреп йөрүче. Илсур белән туры килүебезнең, килешеп яшәвебезнең төп сәбәбе: бер-беребезгә үпкә сакламыйбыз. Ул миңа нидер әйтә, бер кабынып алам һәм онытам да тынычланам. Тагын бер ягым бар: “Беркатлы син. Шуннан оста файдаланалар”, — ди миңа Илсур. Кеше ярдәм сораса, хәлемнән килә икән, баш тарта алмыйм.
— “Килен-кияү” дип аталган кызыклы клибыгыз чыккан иде. Гөлназ, син ниндирәк килен?
— Баштарак Чалманаратта кайберәүләр мине ялкау, тавышлы бер шәһәр килене кебек күрә иде. Авыл кешесе дәшми бит ул. Ә мин килен булып кайткач, урамда уйнаган балалар өчен борчылып, ясалма калкулык (“лежачий полицейский”) юклыкка кисәтү ясадым, башка мәсьәләләрне дә күтәрдем. Аннары, мәсәлән, әни ашарга пешерә башлый. Ул электән үзенчә ияләшкән, күпме һәм нәрсә кирәген чамалап сала. Әни әзерләгәндә, мин ник кысылыйм? Андый чакта йә бакчага, йә балаларны урамга алып чыгып китәм. “Әнә, йөри Тәнзиләнең килене коляска этеп”, — диләр иде. Баштарак шулай булды. Аннары минем дә тырыш хатын икәнне белделәр. Бар да тәртип. Бер гаиләдә дә савыт-саба шалтырамый тормый, яхшы яшибез.
Әти-каената үлгәч, әни өч баланы аякка бастырган. Илсурның энекәше Нәсим, сеңлесе Язилә бар. Әни балаларын укыткан, өен дә тышлаткан, мал да асрый… Тормышны яхшы тартып бара. Кайчан кайтсак та, ашы пешкән. Итен, бәрәңгесен гел бирә, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Ә Илсур минем әни өчен бик яхшы кияү дип уйлыйм. Габишевка күченгәч тә, төзелеш, ремонт буенча Илсур зур ярдәм күрсәтте. Кулыннан бөтен эш килә.
— Балаларыгызның исемнәре матур. Кем сайлады?
— Асылбикәгә 7 яшь тула, быел укырга керә. Минтимергә 4 яшь. Беренче баланы көткәндә үк, малай булса, Минтимер кушабыз, дип әйтте Илсур. Кыз туса, Асыл исеме ошый, Сөембикә дә матур, дип уйладык. Әмма икенчесенең русча язылышы кыенрак. Аннан, Сөембикәнең язмышы да фаҗигале, диде Илсур. Ә Асыл дигән ир-ат исеме дә бар икән. Шуңа Асылга “бикә”не өстәдек. Насыйп булса, бераз соңрак өченче бала алып кайту теләгебез дә бар.
“Өстәмә эшләр табып торабыз”
— Илсур, син узган ел кабат студент булдың.
— Төзелеш белән кызыксынам. Авылда гараж, капка, койма, теплица — барысын да ясадым. Нидер төзеп ял итәм. Асылын тирәнрәк өйрәним дип, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына кергән идем. Әмма студент тормышы озакка бармады. Сабантуйлар, чыгышлар күбәеп киткәч, бөтенесенә өлгерү кыенлашты. Укудан китәргә туры килде.
— Хоккейга йөрүне дәвам итәсеңме?
— Атнага өч тапкыр барам. Ул мине формада тота. Хоккейга бераз йөрми торсам, нидер җитми башлый. Хоккей буенча тренер буласым килә, дип сөйләгән идем. Ул хыялым сүрелмәде. Ата-аналар арасында шундый тәкъдим белән чыгучылар җитәрлек.
— Гөлназ, гел яңа эш табасың. Инвестицияләр белән дә мавыгып алдың, күзлекләр дә саттың…
— Халыклар дуслыгы йортында режиссер, фестивальләр алып баручы булып эшлим, хәзер ярты ставкага калдым. Илсур белән төп эшебез — концерт, мәҗлесләр. Тормышта төрле хәл була. Күптән түгел, мәсәлән, тавышым бетте. Икенче көнне мәҗлескә барасы. Нишләргә? Бер фониатрны табып, көчкә рәткә китердек. Нервлар белән бәйле булды ул. Өстәмә эш булып тору кирәк. Үземә кызык булган, канәгатьлек биргәненә генә тотынам. Мәсәлән, алып баручылар өчен курслар оештырырга телим.
— Казанда тәүге тапкыр концерт оештырырга җыенасыз икән.
— Илсур белән бергә эстрадада 8 ел эшлибез. Моңа хәтле Казанда “сольный” концерт куйганыбыз юк иде. 4 апрельгә “Пирамида” сәхнәсен алдык. Режиссерлар белән эшлибез. Дүрт бүлектән торган кызык сюжетлы тамаша әзерлибез.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Безнең белешмә:
Тулы исеме: Гөлназ Илнур кызы Шәрипҗанова
Туган җире: Азнакай шәһәре
Туган көне: 20 апрель, 1989 ел
Белеме: Татар дәүләт педагогика университетының музыка факультеты, Икътисад, идарә һәм хокук институты
Безнең белешмә:
Тулы исеме: Илсур Мөхәммәтнияз улы Шәрипҗанов
Туган җире: Актаныш районы Чалманарат авылы
Туган көне: 11 ноябрь, 1991 ел
Белеме: Казан театр училищесы