Хәзерге балалар эшләп үсми. Кулда телефон, каршыда компьютер… Һәрхәлдә, күп ата-анадан шундый фикер ишетергә туры килә. Ләкин бөтен балаларны да бер бизмәнгә салырга ярамый икән. Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылына баргач, моңа тагын бер кат инандым.
ӨЙДӘ ҮСӘЛӘР…
Балтачта яшәүче Рәйзәлә һәм Илназ Гариповлар дүрт бала үстерә. Ике кызлары Балтач төп белем бирү мәктәбендә укый: Зәринә — IV, Инзилә I сыйныфта. Ә биш яшьлек Айназ һәм әле яше дә тулмаган Илгиз әниләре белән өйдә. Авылда балалар бакчасы юк, булмаган да. Кемнән сорасаң да: “Өйдә тәрбияләндек”, — диләр. Ә менә мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, кибет — бөтенесе дә бар.
— Балалар бакчасы булмагач, кыен түгелме? — дип сорыйм күп балалы әнидән.
— Юк, безнең гаиләдә дүрт ел саен яшь бала туа бит, эшкә чыгып тормыйм.
Гариповларның эшләре өйдә — күп итеп мал-туар асрыйлар. Өч сыер янына узган ел тагын берне алып кайтканнар. “Бала саен бер сыер кирәк”, — диде ата кеше. Үгезләр, бозаулар, кош-корт, җәен 35 сутый бакча — күп балалы гаиләне туендырыр өчен җитә.
— Җәен гел төзелеш эшендә йөрим, — диде Илназ. — Шул акчага йортны яңарттык. Бу — әби-бабайдан калган нигез. Рәйзәлә белән өйләнешкәч тә, өйгә янкорма салдык, тышладык, түбәсен алмаштырдык. Узган ел яңа каралты эшләдек.
Төзелеш дигәннән, ир белән хатын каралтыларын икәү генә салган! Рәйзәлә дә түбә япкан. Югыйсә ул көнгә кадәр чүкеч тотып кадак какканы булмаган.
— Илназ башта, ярдәм итеп кенә торырсың, дигән иде. Аннары түбәгә үк менәргә туры килде. Курыкмаска гына кирәк, бөтен эшкә дә өйрәнеп була икән.
Рәйзәлә — Питрәч районы кызы. Танышу тарихлары турында менә нәрсә сөйләде дүрт бала анасы:
— Булачак ирем безнең авылга эшкә килгән иде, шунда аралашып киттек. Илназ телгә бик оста, әнә шуңа бер-беребезгә тиз ияләндек. Танышкач та, уйларының җитди булуын, гаилә кору теләген әйтте. Аңа 30 яшь тулып киткән, мин исә күпкә яшьрәк идем. Шулай да әти-әнием каршы килмәде. Бүтән район дип тә тормадылар, кияүгә биреп җибәрделәр. Аллага шөкер, матур яшибез.
“БЕР БАКЧА КАБАКНЫ ТУРАП БЕТЕРДЕ”
Олы кызлары Зәринә — әти-әнисенең уң кулы. Сеңел, энеләренә күз-колак та ул. Җәй буе төпчек энесен караган. Әти-әнисе, һич курыкмыйча, бер айлык баланы калдырып, бакчага чыгып киткән. Энесен ашату, йоклату тулысынча аның өстендә булган. Зәринәдән бигрәк, биш яшьлек Айназ шаккатырды: узган ел ул бер бакча (!) кабакны пычак белән малларга турап ашаткан. Бу хәлгә ышанмыйчарак торган идем, Балтач мәктәбе укытучылары да моны раслады. Малайның кабак турап утырганын әллә ничә тапкыр күргәннәр.
— Айназ салат ясаганда да булыша, ул тураган бәрәңге, кишерләр бик матур була, — диде әни кеше. — Кайчак: “Әни, эре турыйсың”, — дип, миңа кисәтү ясый.
— Ничек кечкенә балага пычак бирергә курыкмадыгыз? — дим.
— Ул инде өч яшьтә пычак тотарга өйрәнде. Күз тимәсен, бик сак эш итә. Гомумән, Айназыбыз эшкә бик батыр. Печән дә җыя, җәй буе әтисенә ярдәм итте. Хәзер исә мал караша. Сыерларга печән, он бирә, асларын җыя.
Гариповлар гаиләсендә тәпи киткәч тә, балалар эшкә өйрәнә, дигән фикер туды. Хәер, алма агачыннан ерак төшми — әти-әниләре дә бер хезмәттән дә курыкмый.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.