Ләйсән ХӨСНУЛЛИНА “ТНВ” каналында “Манзара”, “Нәсыйхәт” тапшыруларын алып бара.
— Телевидениедә иртәнге тапшыруларны тәүге тапкыр 22 яшемдә алып бардым. Берара элекке хезмәттәшем Раил Өметбаев белән эшләдек, — дип искә ала Ләйсән. — Ул чакта эфир көне якынлашканда, курка башлыйм, төнлә йокым кача иде хәтта. Бердән, әзерлек, тәҗрибә аз. Икенчедән, ул вакытта иртәнге сәгать 5 тә торып, телевидениегә йөгерергә кирәк, чөнки тапшырулар һәрчак туры эфирда бара иде. Хәзер эшем бары тик рәхәтлек бирә.
“АРТЫК ТЫЙНАК ИДЕМ”
— Ләйсән, кечкенә чакта нинди идең? Ничә яшьтә журналист булырга карар кылдың?
— Башкалар кебек, микрофон урынына тарак тотып, көзге каршында алып баручы булып уйнадым, дия алмыйм. Бик тыйнак бала идем. Әни: “Сиңа хәтта балалар бакчасында шигырь бирмиләр иде”, — дип искә ала. Ул үзе дә шунда эшләде. “Утренник” вакытында карарга керә, ә мин берни сөйләмим икән. Ачуы килеп, мине Әлфинур апа Хисами җитәкләгән “Әлли-бәлли бәү” тапшыруына яздырды, җиде тапшыру төшердек. Билгеле, күмәк рольләрдә катнаштым. Шунда тәүге тапкыр телевидениенең экран артындагы “мәхшәр”ен күреп кайттым. Шул ук вакытта кызыгып та калдым. Мәктәптә укыганда, иҗадый яктан ачыла башладым. “Татар кызы” конкурсларында катнаштым. IX сыйныфта, журналист булачакмын, дигән карарга килдем. Газета-журналларга яза башладым. Югары уку йортына җайлы кердем.
— Син — шәһәр кызы. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләп үстергәннәр.
— Өйдә гел татарча сөйләшеп үстек. Әни балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләде. Әти телевизорлар ремонтлады, мин дә аңа ияреп йөри идем. Хәзер икесе дә лаеклы ялда. Бертуган энем адвокат булып эшли.
“ЯЛГЫШСАМ, ЕЛМАЕП, ИЛДАР АБЫЙГА КАРЫЙМ”
— Телевидениедә эшең нинди тапшыруларда башланды?
— Практика үткәндә, башта “Хәбәрләр”гә кереп карадык. Бер-ике ай йөргәннән соң, “ТНВ” ачылды. Иртәнге тапшыруга хәбәрчеләр кирәк иде. Шуннан калдым да инде. Бер елдан рәсми рәвештә урнаштым. “Хәбәрләр”дә ритм бүтән, ә иртәнге тапшырулар — минеке.
19 елга якын шушында кайныйм. Көн саен төрле өлкәдәге кешеләр белән танышам, аралашам, эшемне яратам. Шактый вакыт “Дәрья” сәхифәсен алып бардым. Узган елның сентябреннән “Нәсыйхәт”не дә миңа бирделәр. “Шаян ТВ”да бер-ике проектым бар.
— Телевидение эше җиңел түгел. Әңгәмә барышында ялгышкан яки югалып калган чаклар да буладыр. Ситуациядән ничек чыгасың?
— Әлбәттә, төрле вакыт була. Янәшәмдә ышанычлы терәк, телевидениенең шәп, тәҗрибәле алып баручысы Илдар Кыямов утыра бит! Берәр хәл булса, аңа елмаеп карыйм. Илдар абый шундук аңлап ала һәм сизелмәслек итеп ситуацияне хәл итеп куя.
— Үзең телеканаллардан кайсы тапшыруларны яратып карыйсың?
— Яшермим, күптән телевизор ачканым юк. Вакыт булганда, “Беренче канал”дан иртәнге тапшыруларны карыйм. Узган ел төрек теле курсларына язылдым. Интернеттан төрекчә иртәнге тапшыруларны караштыра башладым. Алар бөтенләй башка форматта эшли, үзләрен иркен тоталар, карарга рәхәт. Бездә тыйнаклык көчле. Яңалык кертүне тамашачы да тиз кабул итми.
“БУ ҺӨНӘР ӨЙДӘ ДӘ ТЫНГЫ БИРМИ”
Ләйсәннең ире Илнар Хөснуллин Эгей университетының (Төркия) журналистика бүлеген тәмамлаган. Ул — “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары, спорт журналисты. Кайчандыр үзе дә “ТНВ”да “Кара-каршы” һәм “Манзара” тапшыруларын алып барды. Матур җырлый да әле. Әмма бу талантын яшерә.
— Ләйсән, икегез дә журналист булу рәхәтме?
— Телевизор яки радионы тыныч кына карый-тыңлый алмыйбыз. Һөнәр үзенекен итә, өйдә дә тынгы бирми. Фикер алышып, бәхәсләшеп тә китәбез.
Илнарның газетада эше бик җаваплы һәм күп. Эш турында өйдә бик сөйләшмәскә тырышабыз, әмма барып чыкмый. Хәзер кызыбыз Зәйнәп тә шул өлкәгә чумды бит. Аның фикерләре кайчак әти-әнисенекен дә уздыра. Кыскасы, кайнап яшибез.
— Ничә ел бергә сез?
— Өйләнешкәнгә августта 17 ел була. “Шәрыкъ” клубында танышкан идек. Үҗәт булуы белән үзенә каратты, үпкәләми дә иде. Хәзер дә, ачуланышсак, ун минуттан онытып килеп җитә ул.
— Илнар — авыл егете. “Чыбыклыга озак кайтмыйча түзә алмыйм”, — дия иде.
— Зәйгә әти-әни янына ике-өч атна саен кайтабыз. Җәен тагын да ешрак. Шуңа Илнар шәһәр читендә йорт салырга ашыкмый. Ә минем үз өебез белән яшисем килә. Киләчәктә оныклар өчен дә яхшы булыр иде, дим. Аннары туган авылына кайту сирәгәя башлар, дип уйлый бугай. Алай түгел инде.
— Зәйнәп “Апуш” татар балалар театр студиясенә йөри икән.
— Кызыбыз VIII сыйныфта укый. Бөтен нәрсәгә өлгерә. “Апуш”ка үзе язылды, сагынып бара, яңа дуслар тапты. Анда театраль яктан гына түгел, алып бару буенча да остаралар. “Шаян ТВ”да проектлары бар. Телевидение эшен, иҗатны ярата, фотога да матур төшерә.
— Ә Аяз ничек?
— Аяз II сыйныфта укый. Апасы белән “Шаян ТВ”да “Тәртипле бул” дигән тапшыруда катнаша. Баланы татарча мохиттә кайнату өчен яхшы булды ул. Алайса, берара русча гына сөйләшергә тотынган иде. Хәзер татар сыйныфына бирдек. Аяз кәгазьдән төрле әйбер ясый башлады. Кибеттәге тауар чегыннан да тиз арада миңа чәчәк эшләп бүләк итә. Футболга, бассейнга йөри. Тәмле сүзле, игътибарлы, романтик. Әтисеннән гомер ишетмәгән сүзләрне миңа хәзер улым яудыра (көлә).
Ләйсән яшь парларны язылыштыру (выездная регистрация) эшен дә алып бара. Сәяхәт итәргә ярата. Соңгы вакытта балалары белән Кырымда һәм Санкт-Петербургта булган. “Күбрәк тә йөрер идем. Илнар гына бераз итәктән тартып тора”, — ди, елмаеп. Сәяхәт темасына килеп төртелгәч, икебез дә моның озакка икәнен аңлап, эш буенча әңгәмәне туктаттык та рәхәтләнеп кояшлы, диңгезле якларга киттек. Хыялда. Ә урамда яңгыр коя, безне “айнытып”, җил сызгыра. “Хыялланыйк әле. Алар кайчак чынга аша”, — ди Ләйсән.
Лилия ЙОСЫПОВА.