Ул баянын кулына алып, аны сыздырып җибәрү белән бөтен зал моңга күмелә, ә елмаюы сәхнәне балкыта. Татарстанның атказанган артисты, баянчы (аккордеончы) Динар Бәдретдинов тәүге чыгышыннан ук тамашачыларның ихтирамын казанган иде. 21 ел элек, музыка көллиятендә укыган чагында ук “Сәйдәш” мәдәният үзәгенә эшкә килә ул. Биш ел элек шул бинада гармунчылар ансамбле оештырып җибәрә. Күптән түгел алар тамашачы алдында имтихан тотты. Һәркемнең күңеленә хуш килердәй зәвыклы программа булды ул.
Ансамбль җитәкчесе Динар Бәдретдинов белән аның иҗат юлы турында сөйләшеп алдык.
“6 ЯШЕМДӘ БАЯН КЛАССЫНА КЕРДЕМ”
— Динар, баянчы булып китүегезгә кем йогынты ясады? Күңелегезгә татар моңнарын сеңдергән кешене искә алыйк әле.
— Чехиядә тусам да, туган ягым дип Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылын саныйм. Ни өчен дисәгез, 3 яшемнән 5 кә кадәр дәү әти белән дәү әни янында яшәдем. Казанга киткәч тә, каникулларым авылда үтте. Дәү әтием Сәйдәрнең гармун моңнарын тыңлап үскәнгә, үзем дә шуның белән сихерләндем. Халык көйләрен күңелемә ул сеңдерде. Дәү әти авыл мәчетендә 18 ел мулла булып торды. Тальянда уйнарга үсмер чакта, мунчада әти-әнисеннән качып өйрәнгән. Заманында “Уйнагыз, гармуннар!” конкурсы лауреаты булган иде. Дәү әтинең энесе дә гармунчы иде. Өч кызы да баянда уйнарга өйрәнгән, минем әни дә уйный.
6 яшемдә Казан музыка мәктәбенең баян классына укырга кердем. Бер елдан конкурсларда катнаша башладым. Мәктәптә, музыка көллиятендә һәм консерваториядә укыганда, педагогларымнан уңдым.
— Сезнең уйнавыгызны бабагыз күрә алдымы?
— Әйе, аны беренче концертыма ук чакырдым. Сәхнәдә бергә уйнаган идек. Шуннан соң гастрольләрдә минем белән чыгыш ясап йөрде. 87 яшендә кинәт кенә, йоклаган җиреннән күзләре мәңгелеккә йомылды.
“СӘЙДӘР” СӘЙДӘШКӘ АВАЗДАШ”
— Сез җитәкләгән ансамбль “Сәйдәр” дип атала. Аңа бабагызның исемен кушканга каршы килүче булмадымы?
— Башта директорыбыз Артур Минһаҗев белән киңәштем. Аңа исем ошады. Ансамбльгә йөрүчеләр дә каршы килмәде. Сәйдәшкә аваздаш бит.
— Ансамбльгә йөрүчеләр күпме һәм яшьләре чикләнмәгәнме?
— Студент егет Илгиз Һадиевтан башлап, 80 яшен тутырган гармунчыбыз Равил Сөләймановка кадәр йөри ансамбльгә. Барысы 15 кеше. Гармунчылар үзләре ишетеп килде коллективка. Аларның килүе мине бик сөендерде. Минем өчен гармунчының яше мөһим түгел, гармунда уйный белсен.
— Коллективыгызга талантлы гармунчылар җыелганы күренеп тора.
— Алар нотасыз, үзлегеннән өйрәнгән талантлар бит. Барысы да диярлек авылда туып-үскән егетләр. Без республика күләмендә узган гармунчылар конкурсларында катнашып, лауреат исемнәренә ия булдык. Фестивальләрдә дә бик теләп чыгыш ясыйбыз. Шәһәрдә күп чаралар бездән башка үтми.
“ЯШЬЛӘРГӘ БАЯН КИРӘКМИ”
— Чит җирләргә китеп дан казанган татар баянчылары бар. Чит илгә китәр идегезме?
— Читтә яшиләр икән, димәк, аларга анда хөрмәт бар. Бәлки, үзебездә андый дәрәҗәләргә ирешмәсләр иде. Мин аларга уңай карыйм. Үзем чит илгә китмәс идем, чөнки туган җиремнән аерыласым килми.
— Чит төбәкләрдә гармунчылар бәйгесе оештырыламы?
— Кайда гына яшәсәләр дә, моңнан аерылмаган милләттәшләребез бар. Күптән түгел Ханты-Манси автономияле округында бик матур конкурста булып кайттым. Анда жюри рәисе итеп чакырганнар иде. Алар да — үзешчән гармунчылар, оста итеп уйныйлар.
— Яшь җырчылар арасында баянга кушылып җырлаучылар күренми.
— Яшьләргә баян кирәкми хәзер. Кайберләре аккордеонга кушылып җырларга тели, чөнки ул Европада да кулланыла.
— Элек мәҗлесләрдә гармунчының урыны түрдә булган. Әмма бүген һәр авылда да оста гармунчы бар дип әйтеп булмый. Өйрәнергә теләге булган яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?
— Хәзер интернет аша дәресләр алу мөмкинлеге бар. Кызганыч, бүген авылларда яшьләр баян белән кызыксынмый.
— Сез бит әле мәҗлесләрне дә оста итеп алып барасыз.
— Гаиләне тәэмин итәргә кирәк булган өчен барлыкка килгән шөгыль ул. Мин аралашырга яратам, мәҗлесләрдә җырлап та алам. Әлеге шөгылем миңа ошый. Хатыным Алинә белән дә туйда танышкан идек.
— Концертта кызыгыз Зәринә дә моңлы итеп җырлавы белән тамашачыны сокландырды.
— Зәринәгә әле 8 генә яшь. Ул музыка мәктәбендә фортепьяно классында укый. Бию түгәрәгенә, вокалга, архитектура мәктәбенә йөри. Улыбыз Әнвәр дә, кечкенә булса да, җыр-моңны ярата. Аларның сәнгатькә тартылуына бик шатмын.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА.