Җырчы гаилә Ләйлә һәм Рөстәм ГАЛИЕВлар — эстрадада популяр пар. Берничә ел элек бер-бер артлы “Кояшым син”, “Кулга-кул тотынып” һәм башка хит дуэтлар яздырып, Башкортстан гына түгел, Татарстан тамашачысының да күңеленә ачкычны тиз таптылар.
— Өйләнешкәнче, хатыным җырчы булыр, дигән уй башыма да кермәде. Өйдә, балалар янында торган тормыш иптәше кирәк, дигән фикердә идем. Барысы да киресенчә булып чыкты, — дип елмая Рөстәм. — Һәм миңа шулай ошый да икән. Көне-төне бергә иҗат итәбез. Бөтен эштә икәү без.
“МИНЕ ҮЗЕ БЕЛӘН АЛЫП ЧЫГЫП КИТТЕ”
— Ләйлә-Рөстәм, икегез дә гүзәл табигатьле Башкортстан ягыннан. Туган авылларда кемнәрегез бар? Еш кайтасызмы?
Рөстәм:
— Ләйлә — Яңавыл, мин Куергазы районыннан. Минем яктан әти-әни авылда исән-имин яшәп яталар. Ләйлә ягыннан әнисе үзе генә. Әле әби балаларыбызны карап калды. Әтисе — бабай хәзер инде арабызда юк… Туган якларга бик еш кайтып булмый шул. Балалар графигына яраклашып эш итәбез. Алар ял иткәндә, без эшлибез. Әти-әниләр белән видеоэлемтә аша аралашып торабыз. Җай чыкканда, әлбәттә, ашкынып кайтабыз.
— Мәктәпне тәмамлаганнан соң, кай якларга юл тоттыгыз?
Рөстәм:
— 16 яшьлек чак. Җыр юлын сайлаган идем. Апам Уфа дәүләт сәнгать академиясенә алып чыгып китте. Әмма миңа: “Башта училищеда укы, аннары институтка керерсең”, — дип киңәш иттеләр. Театр факультеты ачылу турында да әйттеләр. Шулай итеп театр һәм кино артистлары әзерли торган бүлеккә барып кердем. Башта берни төшенми идем. Соңрак бу өлкәнең минеке икәнен аңладым.
Ләйлә:
— Мәрхүм әтием артист булуымны бик теләмәде. Шул юнәлештә укырга керергә җыенуымны белгәч, каршы төште. Гаиләдә төпчек бала мин, еракка чыгарып җибәрәсе дә килмәде. Әни белән качып кына мәдәни-агарту техникумына киттек. Анда режиссерлык бүлеген тәмамладым.
— Рөстәм, шактый еллар Уфа “Нур” театрында иҗат иттең. Ни өчен ул өлкәдән китәргә карар кылдың? Сагындырмыймы?
— “Нур” театрында алты ел эшләдем. Баш рольләр шактый эләкте. Әби, бабай, кыз булып та уйнадым — үземне төрле образларда сынап карый алдым. Артист өчен бу зур бәхет. Шулай туры килде инде, үземә эшләргә, мөстәкыйль булырга теләдем. Театрдан киткәч тә кыен булды. Соңыннан тормыш барысын да өйрәтте. Теләгәнемчә булды да. Театр бик нык сагындыра димәс идем. Бу юнәлешкә дә тиз өйрәндем. Барыбер сәнгатьтә бит без. Театрда алган тәҗрибәм хәзер эстрадада ярдәм итә, сөйләм теле, үз-үзеңне тотыш ягыннан да тулыландыра.
— Ләйлә, син сәнгать юлына кереп киткәнче, кайларда хезмәт куйдың?
— Стәрлетамакта косметика кибетендә өч ел сатучы булып эшләдем. Эшем ошый иде. Параллель рәвештә җырлап та йөрдем. Аннан тормышны сәхнә белән генә бәйләргә булдым. Сәнгать юлы Рөстәм белән таныштырды, ул мине үзе белән алып чыгып китте.
“ХӘЗЕР БИК АШЫКМЫЙБЫЗ”
— Сез — эстрадада матур пар, популяр дуэт. Бергә ничә ел иҗат итәсез?
Рөстәм:
— Өйләнешкәннән башлап пандемиягә — 2020 елга хәтле көне-төне бергә туктаусыз эшләдек, ялкынланып иҗат иттек. Гел гастрольләрдә йөрдек. Пандемиядән соң безне нәрсәдер тота башлады, бик чыгармый. Моны үзем дә аңлап җиткерә алмыйм. Хәзер өсте-өстенә җыр яздырырга да, клиплар төшерергә дә бик ашыкмыйбыз. “Сольный” җырларны да санаулы гына эшлибез. Сайлап алып, артыгын кумыйча, ипләп кенә иҗат итәбез.
— Челтәрле бизнеста да актив бит сез. Рөстәм, эшләр уңышлы барамы?
— Моңа башта бик каршы идем. “Беркайчан да юк дип әйтмә”, — дигән әйтем бар бит. Эшкә керешкәнче, гаилә, якыннар, танышлар — барыбыз да тауарларын үзебездә сынап карадык, нәтиҗәсен күрдек. Кем әйтмешли, йөз кат уйлап, үлчәп, шуннан соң гына алындык. Эшебез яхшы бара. Компаниянең продукциясе сыйфатлы, һәр клиентка хөрмәт белән карыйбыз. Беренчедән, хәләл булуы белән үзенчәлекле. Үзебез дә яратып куллангач, бу бизнес — безгә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән тагын бер һөнәр. Эшләсәң, кайда да табыш була.
“ЯШЬ АЕРМАСЫН БЕР ДӘ СИЗМИБЕЗ”
— Сез бик тиз танышып кавышкансыз. Галиевлар гаиләсе булып ничә ел яшисез инде?
Рөстәм:
— Әйе, озак йөрмәдек, тиз генә танышып, кавышып та куйдык. Очрашу нибары ике ай дәвам иткәндер. 33 яшем тулган иде. Аллаһы Тәгалә миңа Ләйләмне бүләк итте. Һәр кешедә холык бар. Бер-береңә дөрес адымны таба белергә генә кирәк. Рәхмәт Ләйләмә, холкымны аңлаганы өчен. Башкалар кебек, безнең гаиләдә дә мөнәсәбәтләр гел “яратам” дип кенә бармый, төрле хәл килеп чыга. Сабыр итәргә, үткәрә белергә кирәк. Еллар узган, балалар үсә башлаган саен гаилә ныгый. 2010 елда өйләнештек. Галиевлар булып яши башлаганыбызга 13 ел.
— Яшь аермасы үзен сиздермидер?
Рөстәм:
— Ләйлә 9 яшькә кечерәк. Ул миңа дәрт бирә. Күпләр: “Үз яшеңнән яшьрәк күренәсең”, — дип әйтә. Әлбәттә, үзеңне карау, сәламәтлекне кайгырту гел кирәк. Хатынымның да монда өлеше зур. Ләйлә — бик әйбәт хуҗабикә. Өй һәрчак чиста, җыештырылган. Балаларны нык тәрбияли, аш-суга оста. Аннан бик канәгатьмен.
— Ике татлы җимешегез — кызларыгыз үсеп килә.
— Ике кыз әтисе булуыма шундый шатмын. Рианабыз VI сыйныфны тәмамлый. Җырга бик тартылмый. Бәләкәй кызыбыз Арина I сыйныфта укый. Анысында артистлык сизелә. Рәсем ясарга яраталар. Вакыт булганда, мәктәпкә үзем илтәм, барып алам.
— Җир алуыгыз турында әйткән идегез. Төзелеш барамы?
— Элек: “Хәлемнән килсә, кайчандыр бер уйласам, әзер өй генә сатып алачакмын”, — дип әйтә идем. Көтмәгәндә, җир алып куйдык. Әкренләп йорт төзелә. Эчке эшен бетердек дисәк тә була, җиһазлар урнаштырып яткан мәлебез. Торыр урыныбыз — фатирыбыз бар, шуңа ашыкмыйбыз. Мунча салдык. Рәхәтләнеп керәбез. Быел җәен тирә-ягын матурларга дигән нияттә торабыз. Теплица куясыбыз килә.
Дөнья кумыйбыз, чапмыйбыз. Һәр көннең кадерен, тәмен белеп калырга тырышабыз. Калган гомерне һәммәбезгә дә рәхәт итеп яшәргә насыйп булсын иде!
Лилия ЙОСЫПОВА.
Тулы исеме: Рөстәм Ринат улы Галиев
Туган җире: Башкортстанның Куергазы районы Яңа Мораптал авылы
Туган көне: 10 сентябрь, 1977 ел
Белеме: Уфа дәүләт сәнгать академиясенең театр факультеты
Гаилә хәле: хатыны — Ләйлә, кызлары — Риана белән Арина
Тулы исеме: Ләйлә Хәмит кызы Хуҗина
Туган җире: Башкортстанның Яңавыл районы Тау авылы
Туган көне: 16 октябрь, 1986 ел
Белеме: Стәрлетамак мәдәни-агарту техникумы