Кама Тамагында яшәүче Регина һәм Данис Саттаровлар чәчәк үстереп сата. Быел да 200 мең төп петуния, бархатцы, сальвия, виола, бальзамин, пеларгония, лобелия, бегония, мирабилис, вербена, примула, калибрахоа утыртканнар. Арада нинди генә төсләре һәм төрләре юк. Яшелчә үсентесен дә үстерәләр икән. Мин килгәндә, Саттаровлар уллары Камил һәм кызлары Сәйдә белән теплицада мәш килә иде. Уңыш серләре турында осталардан белештем.
— Быел җиденче сезон эшлибез, — дип сүз башлады йорт хуҗасы Данис. — Икебез дә хөкүмәт эшендә идек. Район базарында халык кызыгырлык үсентеләр юклыгын күреп, йөрәк әрни иде. Помидор үсентесен
15-20 сумга саталар. Кеше ала, әмма ул үсеп китми. Соңгы вакытта үсентеләрне Краснодар якларыннан алып кайталар. Аларның хәтта тамыры да юк. Ашлама кушып үстерәләр. Бу хакта озак кына уйлап йөрдем дә 150 квадрат метр мәйданда теплица төзергә хәл иттем. Тик нәрсәдән тотынырга? Бу тармакта хезмәт куймагач, үзенчәлекләрен төгәл белмибез. Бер танышым аркылы Арча районына чәчәк үстерүчеләр янына барып кайттык. Алар безгә юнәлеш бирде, киңәшләрен кызганмадылар.
— Орлыкларны кайчан чәчәсез?
— Беренче чәчәкләрне гыйнвар ахырында чәчәбез. Төп өстенлекне берьеллык чәчәкләргә бирәбез. 14-15 төрле петуния генә үсә. Ике заманча теплицабыз бар. Берсе тулысынча җылытыла. Хәтта климатны 7 төрле контрольдә тота торган җайланма урнаштырдык. Иртән йокыдан торып, теплицага чыгып, шаулап үскән чәчәкләрне күрү әйтеп бетерә алмаслык ләззәт бирә. Рәхмәт сүзләре ишетү дә алдагы көнгә ышаныч өсти. Чәчәк бәяләре 30 сумнан башлана. Үсентеләрне иртә яздан сата башламыйбыз. Чөнки бөтен кешенең дә теплицасы җылытыла торган түгел. Кайбер чәчәкләр ноябрьгә кадәр үсеп утыра. Бездә туганнар, дуслар гына эшли. Сатып алучылар үзебезнең районнан тыш Апас, Тәтеш, Казан, Арча, Әтнә, Югары Ослан, Ульян һәм Чабаксардан да килә.
Белмәгән кешедән, сәүдә урыннарыннан үсенте алмаска киңәш итәр идем.
— Сездә генә үсә торган чәчәкләр бармы?
— Бу очракта калибрахоаны аерып атар идем. Татарстанда без генә үстерәбез дисәм дә ялган булмас. Аның орлыклары Россиягә 1-2 ел бөтенләй кертелми инде. Ул күпләп АКШта таралган. Калибрахоаны үстерү бик авыр. Чөнки 10 %ы гына тишелеп чыга. Үзебез дә заманында эшләп китә алмыйча, шактый акча югалттык. Төп өстенлеге — чәчәкләре гаҗәеп күп.
— Киләчәккә нинди максатлар куеп яшисез?
— 1 гектар җир алып, чәчәкләр шәһәрчеге төзү — төп хыялыбыз. Анда теләгән кеше килеп, чәчәкләрнең ничек үсүен күрә алыр иде. Осталык дәресләре уздырасы килә. Шунда ук махсус фотозоналар урнаштырып, халык истәлеккә фотосурәткә төшә алыр иде.
— Буш вакытыгызны ничек уздырасыз?
— Икебез дә балык тотарга яратабыз. Хәтта кыш көне хатыным сынган аягы белән Иделгә балыкка барды. Җәй көне сезон тәмамлангач та, иң беренче эш итеп табигатькә чыгабыз.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.