Үги әти-әни дигәч, үзеннән-үзе сагаю барлыкка килә. Үгиләр турында күпме әкиятләр бар бит! Чынлап та, кеше баласын үзеңнеке итеп яратырга мөмкинме?
Актаныш районының Киров авылында яшәүче Сабитовлар тәрбиягә ун бала алган. Моңа өстәп өч балалары үзләренеке. “Үзеңнекеләр” һәм “үгиләр”гә бүлмичә, бу малай-кызларны ничек үстерергә? Шулкадәр бала тәрбияләргә кайдан энергия алырга? Шул хакта әни кеше — Венера Рәис кызы белән сөйләштем.
“МАТУР БАЛАЧАК КЫЧКА ГОМЕРЛЕ БУЛДЫ”
— Венера апа, гаиләгезне социаль челтәрдән карап барам: балалар белән әле иген кырында, әле табигатьтә таң аттырасыз, әле Россия күләмендәге ярышта көч сынашасыз, кызлар белән камыр ризыклары әзерлисез… Аңлавымча, сез — иҗадый, хыялый кеше?
— Кечкенәдән хыялый булдым. Тургайлар тавышын җиргә ятып тыңлый идем. Хәтта алар белән сөйләшкәнем истә. Әни дә еш кына минем белән болынга бара иде. Пардан күлмәк тектереп, җитәкләшеп йөргәнебез бүгенгедәй хәтердә. Балачакның иң бәхетле мизгелләре кебек истә калган.
Матур балачак кыска гомерле булды шул. Ун яшемнән оялу, гарьләнү кебек тойгылар белән яшәргә туры килде… Ниндидер сәбәпләр аркасында әни аракы белән дуслашты. Әти дә читтә калмады. Эчкән килеш күрмәсеннәр дип, кеше керсә, әнине карават астына яшерә идем. Салып йөргән чагында аның өчен фермага сыер саварга да төштем.
Аек чагында менә дигән тормыш алып бара торган кешеләр иде югыйсә. Әнинең чисталыгы, уңганлыгы! Җиләкне күп итеп җыеп кайнатма кайнатты, ярты авылга җитәрлек итеп кыяр тозлады. Аннан кышын авылдашлар тозлы кыяр сорап килер иде. Шундый тырыш кешеләрне аракы харап итте… Без беркайчан пычрак, начар киенеп йөрмәдек. Иң авыры — яшьтәшләрем алдында кимсенү иде. Дәрестә белгәнемне сөйләргә дә батырчылык итмәдем.
Ләкин сынауларның иң олысы алда көткән икән — әнинең вафатыннан соң, әтине төрмәгә утырттылар. Безне, өч баланы, әтинең абыйсы үз гаиләсенә сыендырды. Туган йортыбызның ишегенә йозак эленде.
Әти дүрт ел утырды. Абый белән апа безне әти янына алып барып йөрде. Аларга әле дә мең рәхмәтлемен: укыттылар, тәрбияләделәр, какмадылар, сукмадылар, барыбызны тигез күрделәр.
“ИСӘНМЕ, ӘНИЕМ”, — ДИП ЕЛМАЕП КАЙТЫП КЕРӘ”
— Үзегез әнисез, әтисез үскәнгә, тәрбиягә бала алырга булдыгызмы?
— Кечкенәдән күп балалы әни буласым килде. Алай гына да түгел, ул балаларны тәрбиягә алам дип хыялландым. Гомерем буе әлеге уй белән яшәдем. Газеталарда ятимнәр турындагы мәкаләләрне укыганда, караучысы юк, бала алырга теләгән кеше юкмы, дигән җөмләне эзләдем.
Сөт җыйганда, Күҗәкә авылында бер гаилә белән таныштым: Хәниф абый белән Фәнзилә апа тәрбиягә балалар алган иде. Аларга карагач, янә күңелдәге хыял тынгылык бирми башлады. Ләкин әле ирем Алмасны әзерләргә кирәк. Ул хакта сүз башлап карыйм, тик үзе ятим булмаган кеше аны аңлыймы соң?
Тамчы тама-тама боз тишә, ди бит: бала алырга иремне күндердем. Үзебезнең фамилияне бирәбез, дип сөйләштек. Яшел Үзән районының Норлат балалар йортында яшәүче бертуганнар — Руслан белән Алинә турында ишеттек. Документлар тутырдык. Әле аннан соң да алты ай көттек. Шул вакыт эчендә күңелем гел алар белән булды. Балаларны уйларым белән иркәләп йокларга яткырдым, назлап уяттым… Беренче очрашу гел истә: балалар йортына килгәч тә, сабыйларга уенчыклар, тәм-том тараттым. Ә берничә бала безгә ияреп, директор бүлмәсенә керде. Ул да түгел берсе алдыма ук менеп утырды. “Русланмы әллә бу?” — дип сорадым. Директор баш какты. Русланга инде 19 яшь тулды, КФУда укый. “Исәнме, әнием”, — дип елмаеп кайтып керә. Чиста, пөхтә, мәктәптә яхшы укыды. Ачуланганда да, “эх” дип тә әйткәне булмады. Сеңлесе Алинәгә генә түгел, бүтән балаларыбызга да үрнәк абый ул…
Руслан белән Алинәдән соң Лилия белән Лианабыз кайтты. Лилиягә — 10 ай, ә Лианага 13 яшь иде. Бүген бездә 8 бала, Аллага шөкер. Хыялым тормышка ашты. Алар дөньясында яшәүнең ләззәтен сөйләп аңлата торган түгел. Моны күңел, йөрәк белән тоярга кирәк…
— Алмас абыйны күп балалы әти булу ялыктырмыймы? Ул да гел сезнең белән йөри бит.
— Ялыктырса, йөрмәс иде. (Көлә — Р.Р.) Алмас белән гаилә коруыбызга 35 ел булды. Ул мине бик күп нәрсәгә өйрәтте, хәтта камыр ризыклары пешерергә дә. Олы җанлы, булдыклы иргә тап булдым, монысы өчен Аллаһыма мең рәхмәт.
Кияүгә чыкканда, миңа 17 яшь иде. Әти төрмәдән кайткач та өйләнде. Алар белән яшисе килмичә, тизрәк өйдән китү ягын карадым. Баштагы мәлдә төрлесе булды: икебез дә баш бирмәскә тырыштык. Аннан бер-бер артлы балалар тугач, тынычландык. Үзем гел фермада эшләдем: сыер саудым, мөдир, учетчик, лаборант та булдым. Колхоз акча бирми башлагач, олы улым белән авылларда сөт җыйдык. Хәзер өйдә генә инде.
“ЙӨЗ БАЛА АРАСЫННАН ЯТИМНЕ ТАНЫП БУЛА”
— Венера апа, бик матур сөйләдегез. 8 баланы тәрбиягә алып үстерү җиңел дигән тәэсир калды…
— Мин җиңел димәдем! Йөз баланы тезеп бастырсалар да, шулар арасыннан ятимнәрне танырга мөмкин. Нинди генә затлы киемнән булсалар да… Аларның карашы бүтән төрле, чөнки күңелләре китек. Син аларга йөрәгеңне ярып учларына сал, барыбер күңелләрен тулысынча тутыра алмыйсың. Моны башына төшкән кеше генә аңлый…
Баланы ятимлек арбасыннан йолкып алгансың икән, беренче адымыңны атладың дигән сүз. Шуннан инде сынаулар башлана: бала беренче хатасын ясауга, күңелеңне төшермәскә кирәк. Барысы да әйбәт булачагына ихластан ышансаң гына, авырлыкларны җиңеп чыгып була. Бала сезнең гаилә әгъзасына әйләнсен, сезнең тәрбияне алсын өчен, ким дигәндә ике ел вакыт кирәк. Иң мөһиме — бала белән һәрчак янәшәдә булу. Аның бикле күңеленә ачкыч таба аласың икән, син — җиңүче!
Вакытында усал да булырга кирәк. Шул ук вакытта рәхәтләндереп ярата, назлый да бел. Ярату чын күңелдән булсын. Бу балалар — тормыш мәктәбендә “бик яхшы” билгесенә укыган, югары белемле психологлар. Йомшак якны тиз күреп алалар.
— Тәрбиягә бала алырга теләгән ата-аналарга нинди киңәшләр бирер идегез?
— Башта барысын да яхшылап уйларга кирәк. Телевизордан гына балалар йортындагы малай-кызларны матур, ягымлы итеп күрсәтәләр. Чынлыкта хәл бүтәнчә. Бала гына булсалар да, алар тормышның ачысын, төчесен күргән. Күпләр гомер буе яшәп тә, аның кадәр авырлыклар кичерми. Аларның күңеле каткан була. Аны йомшату өчен, бик күп укырга, өйрәнергә, бала алган гаиләләр белән аралашырга, күзәтергә кирәк.
Ул-кызларың белән күп вакыт бергә булу мөһим. Шул рәвешле бала эшләргә дә, уйнарга да өйрәнә. Баланы читтән күзәтегез: башкалар белән ничек сөйләшә, кайсы эшкә сәләте күбрәк? Нәтиҗәдә баланың уңай, тискәре якларын тиз арада ачыклап булачак.
Бервакытта да балалар алдында җәмәгатең белән талашырга ярамый. Берең баланы ачуланганда, икенчең якламасын. Әтиең нәрсә дип әйтер, әниеңнән сорарга кирәк дип, гаиләдә ата-ананың абруен күрсәтү мөһим. Хатын-кыз бу очракта төп рольне башкара — ир белән бала арасында күперне ул сала бит.
Тагын әле әләкләшү проблемасы бар. Ул бик еш була. Хата ясап, андый вакытта икенче балаңны шунда ук ачуланырга мөмкинсең. Ләкин ашыкмаска кирәк! Андый очракта әләкләп килгән баланы көзге каршына утыртам. “Әнә, бу малайдан (кыздан) кем гаепле икәнен сора”, — диям. Үзем дә көзге каршына барып: “Минем матур кызымны (улымны) кем кыерсытты икән?” — дим. Гаеп икесендә дә булганлыгы ачыклана. Уйнаганда дус булырга кирәклеген янә бер кат аңлатам.
Ватылган бер уенчык (ертылган китап, дәфтәр) та игътибарсыз калмасын. Ай, кулым сынды, дип уенчык “еласын”, ә бала аны кызгансын. Бергәләп курчакның кулын, аягын төзәтегез. Китап-дәфтәрләр белән дә шул ук хәл. Аннары курчак, баланы кочаклап, рәхмәт әйтсен. Шул рәвешле балада уенчык, китап-дәфтәргә карата сак караш тәрбияләнә.
Дини тәрбия турында да әйтми кала алмыйм. Балаларны: “Без күрмәсәк тә, Аллаһы Тәгалә күрә”, — дип үстерәбез. Нәфесне тыюның бер зыяны да юк, ә киресенчә, әлегә файдасын гына сизәбез. Фанатларча дингә бирелү димим, ә Аллаһның барлыгын, берлеген искәртү турында сүз бара. Үскәч, үзләре кайсы динне сайлаячагын карар. (Безнең очракта арада рус балалары да бар.) Бүген исә безнең балаларның барысы да намаз укый, ураза тота. Ихластан әйтәм, без кушмадык.
Хәтерлим, Чабаксарга, “Идел буе төбәгенең уңышлы гаиләсе” конкурсына барганда, балалар сумкаларына иң беренче намазлык, кәләпүшләрен тыкты. Ирем белән читтән моны күреп сөендек, әлбәттә. Күңелендә иман булган баланың киләчәге өметле.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.
…Венера апа белән күпме аралашсам да, аны ачып бетерә алмадым төсле. Бер кешедә моның кадәр ярату, энергия ничек буладыр, аңлашылмый. Моннан тыш бит әле нинди генә бәйгеләрдә катнашмыйлар: “Идел буе төбәгенең уңышлы гаиләсе” конкурсында өченче урын, “Ел хатын-кызы” конкурсында “Хатын-кыз — әни” номинациясендә җиңү (2021 ел), “Нечкәбил” финалисты һәм башкалар. Венера апа һәркемгә ачык. Тәрбиягә бала алырга теләгән кешеләрнең төрле сорауларына җавап, киңәш бирергә ул һәрчак әзер. Аның күңел җылысы һәркемгә җитә…