“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясендә “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруын алып баручы Айзилә БАТЫРХАНОВА телевидение эшенә VII сыйныфта укыганда гашыйк була. Авыл мәктәбеннән аларны “Тамчы-шоу”да катнашырга алып киләләр. Шунда алып баручыны, кадр арты тормышын, әзерлек процессын күреп, күзләре ялкынланып кайта кызның. Шул көннән үз өстендә ныклап эшли башлый. Сөйләм телен үстерә, вак-төяк дефектлардан да вакытында арына.
“КӨН САЕН АВЫЛГА КАЙТЫП ЙӨРДЕМ”
— Айзилә, балачакта табиб булырга хыяллангансың икән.
— Әнием Эльмира авылда участок хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Кечкенәдән аңа кызыгып үстем. Тик VII сыйныфта теләк үзгәрде.
— Әтиең нинди өлкәдә? Гаиләдә сез ничә бала?
— Әтием Айдар Усад авылында автобус йөртә, заманында комбайнда да эшләде. Әни белән икәү гомер итәләр. Бертуган апам Айгөл дә Казанда, ул — “ТМТV” каналында музыкаль мөхәррир. Аның бер баласы бар. Дөбъяз якын булгач, студент елларында көн саен диярлек авылга кайтып йөрдем. Шундый сагына идем. Хәзер инде фатирым бар, үз тормышым дигәндәй. Барыбер еш кайтырга тырышам. Авылда да тормыш шәһәрчә: мал-туар, кош-корт юк. Элек сыер, бозаулар да асрадык. Хәзер бакча карыйбыз, чәчәкләр үстерәбез. Авылда ял итеп китәбез.
— Мәктәптә русча укыгансың. Татар журналистикасына кергәндә, кыенлыклар тумадымы?
— Авылда татар мәктәбе, мин рус классында укыдым. Татарча камил белүем, телгә мәхәббәт гаиләдән килә. Бездә бервакытта да рус сүзләрен кыстырып сөйләшү булмады. Музыка мәктәбенең фортепиано классын тәмамладым, үзлегемнән баянда уйнарга өйрәндем. Бик кызыксынучан кеше мин. Башта татар филологиясе факультетында, аннары журналистикада укып, ике дипломлы булдым.
“ТНВ”ДАН КИТТЕМ”
Айзилә студент елларында ук телевидениедә эшли башлый. Аны II курста укыганда “ТНВ”га “Яшьләр тукталышы” тапшыруына чакыралар, сценарий яза, режиссер ассистенты да була. 4-5 ел Иван Остроумов белән алып баралар. Тапшыру тарихында алар иң озак алып барган пар. “Шаян ТВ” каналында PR бүлеге җитәкчесе дә була. Аннары “ТНВ”дан китә.
— Айзилә, студент елларыннан бер үкенечем калды, дигән идең.
— Үкенеч тә түгел инде ул… Студент чорында ук эшкә җигелдем. Хәзер, эш белән укуны бергә бутау бик үк дөрес түгел икән, дип уйлыйм. Балалар бакчасы, мәктәп, студент еллары, эш, лаеклы ял… — һәркайсының үз вакыты.
— “ТНВ”дан эштән китү өчен сәбәп булдымы?
— “Яшьләр тукталышы”на яшь алып баручылар кирәк. 2019 елдан алып баруны туктаттык. Аннары “Шаян ТВ”дан да киттем. “ТНВ” белән араны тулысынча өздем. Вакытында һәм матур итеп китә белергә кирәк. Бернинди үпкәм дә юк, рәхмәт кенә әйтәм. Биредә телевидение эшенең бөтен асылына өйрәндем. Аннан соң, “ТНВ”да яңа проектлар булмады диярлек. Булганнарында, бәлки, мине күрмәгәннәрдер. Бөтен тапшыруга туры килү мөмкин түгел.
— Урамда сине таныйлардыр?
— “Шаян ТВ”да да эшләп киткәч, балалар еш танып ала. Укытучыларым да күргәндә: “Безнең укучы! Горурланабыз”, — дип әйтә. Кем генә танып алса да, якын итеп исәнләшәм. Күңелгә рәхәт булып куя.
— Әнвәр Нургалиевның хит булган “Кочаклама яратмыйча” җыры клибында да сине күрдек.
— Клипта төшәргә мине “ТМТV” каналыннан чакырдылар. Аңа хәтле дә бер тапкыр катнашканым бар иде. “Кочаклама яратмыйча” клибыннан соң мине таксистлар да таный. Сез теге кыз бит, дип минем белән фотога төшәләр, кайберләре такси хезмәте өчен акча да алмады. Файдасы тиде (көлә).
— Берара башка өлкәгә күчкән идең.
— 2020 елда “Газпром” җәмгыятенең матбугат бүлегенә урнаштым. Тик миңа чит эш иде ул. Күңелемә ятмагач, киттем. Шул вакытта миңа “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясеннән тапшыру алып барырга тәкъдим килде. Аллаһы Тәгаләмә рәхмәт. “Газпром”да эшләгәндә, миңа телевидение һавасы җитмәде. Ышанасыңмы, Шамил Усманов урамына “ТНВ”ны күрер өчен сәбәпсез барып кайткан чакларым аз булмады.
Шулай итеп, 2020 елдан “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруын алып бара башладым. Чәршәмбе, пәнҗешәмбе туры эфирга чыгам. Яңалыкларга сюжетлар да әзерлим. Балачактан экраннан карап, сокланып үскән Эльза Әхмәтҗанова, Фирдүс Гыймалтдинов, радиода Тәүфыйк абый Сәгыйтов һәм башка легендар алып баручылар белән бергә эшлим. Якын итәләр, киңәшләрен бирәләр. Биредәге җылы мохит һәм “ТНВ”дагы тәҗрибә дә булышкандыр, эшкә кереп киткәндә, борчылу, каушау булмады.
— Иртәләрең ничәдә башлана?
— Кич сәгать 10 да ятарга тырышам. Эшләрне иртүк торып башкарырга яратам. Туры эфир булган көнне иртәнге сәгать 4 тә торам, 6 да эшкә килеп җитәм.
— Хөкүмәт чараларын да алып барасың бит әле.
— Чараларда да күбрәк Иван Остроумов белән эшлибез. Бер-беребезне караштан да аңлыйбыз, ияләшкәнбез. Янымда Иван булса, күңел тыныч, теләсә нинди ситуациядән чыга алабыз. Бу эшне 2016 елда башладым. Беренче зур чара — Камал театры каршында “Нәүрүз” бәйрәмен алып бардык.
“ИВАН БЕЛӘН КАВЫШТЫРДЫЛАР”
— Айзилә, Иван Остроумов белән сине, очрашалар, дип әйтәләр иде.
— Безне кавыштырып та куйдылар (көлә). Төрле чараларда безне парлап күрәләр. Элек, сер булып калсын әле, дип үзебез дә бераз утка май өсти идек. Арабызда гыйшык-мыйшык юк.
— Шәхси тормышка вакытың каламы?
— Вакыт җитә анысы. Әмма бүген-иртәгә кияүгә чыгам диярлек кешем юк әле.
— Син телевидениедә җитез, чая, үткен. Тормышта да шундыймы?
— Әйе. Синең кебекләрдән егетләр курка, дип әйтүчеләр дә бар. Мин тәкәббер кыз түгел. Танышуларга әзер, кеше белән уртак тел таба беләм.
— Быел кайда ял итәргә план корасың?
— Диңгез кешесе түгел мин, чит ил дип исем китми. Актив ял ошый. Сәяхәтләрдән күп мәгълүмат алып кайтам. Тыңлап барасым, йөргән урыннарымның тарихын беләсем килә. Байкал күлен күрү хыялы белән яшим.
Лилия ЙОСЫПОВА.