Балтачта яшәүче Әдилә Гарипова 10 елга якын полимер балчыктан төрле фигуралар ясый, белгәннәрен башкалар белән дә бүлешә. Ул ясаган чәчәкләр, әкият геройлары, савыт-сабадан күзләр камаша. Санкцияләр аркасында полимер балчыкның бәясе уйнап алган. Хәзер әүвәлге бәясенә кире кайткан. Буш вакыт табылуга, Әдилә остаханә бүлмәсенә ашыга.
Әдилә — белгечлеге буенча инженер-эколог. Әмма иҗат барысыннан да өстен чыга. Алар ире белән бер кыз һәм бер ул тәрбиялиләр.
— Әлеге шөгыль турында социаль челтәрләрдән укып белдем, — ди Әдилә. — 2016 елда Казанда курсларда укып кайттым. Ул чагында ук Балтачта балалар белән оста куллар түгәрәге алып бара идем. Полимер балчыктан әвәләп төрле фигуралар ясарга кызыгып, тагын да күбрәк укучы йөри башлады. 60 бала чират торып түгәрәккә килә иде. Бу хәзер бик популяр юнәлеш санала. Күпчелек кызлар йөри, малайлар да бар. Укыту программасы 5 яшьтән башлана. Тематиканы ел фасылларыннан чыгып төзибез. Көз көне уңыш бәйрәмен ясасалар, кышын ул сихри табигатькә багышлана. Әвәләү бик вак эш булса да, кечкенә балалар өчен ул аеруча файдалы. Чөнки аларның кул моторикасы үсеш алмаган була. Әвәләгәндә куллары остара, тагын да шомара, игътибарлылыкны арттыра. Энергиясе ташып торучы тиктормас балалар да тынычланып кала. Күбесе әкренләп үз идеяләрен тормышка ашыра башлый.
— Үзегез күбрәк нәрсәләр ясарга яратасыз?
— Бу шөгыльгә өйрәнүгә, чәчәкләр эшли башладым. Хәзер дә шуларга басым ясыйм. Интернетка эшләремне куйгач, заказ бирә башладылар. Гадәттә, кәләшләргә туй букеты ясыйм. Мондый чәчәкләрне көне буе күпме күтәреп йөрсәң дә, матур булып кала, берни эшләми. Бер букет ясау өчен кайчагында бер ай вакыт китә. Хәзер халык бәйрәмнәргә үзенчәлекле бүләкләр эзли. Шуңа тагын да ныграк тырышырга туры килә. Бу эшемне кызым да дәвам итә.
— Хәзерге вакытта нәрсә ясау белән мәшгульсез?
— Заказларым шактый, элекке открыткаларны ясарга өйрәнәм. Бер балалар бакчасына авыл күренешен чагылдырган мәйданчык ясарга киңәш иттеләр. Хәзер шул эш белән дә утырам. Укытучылар өчен онлайн дәресләр уздырам. Теләге булганнар аңа бик тиз өйрәнә.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.