Җәйнең иң матур чагы — җиләк чоры. Бакчада кура җиләге өлгерсә, кырда җир җиләге пешә. Уңган хуҗабикәләр җәйге нигъмәтләрне җыеп калырга ашыга. Кемдер кышка кайнатма әзерли, туңдырып куя, как ясый, икенче берәүләр җиләк сатып кәсеп итә.
— Безнең якларда җиләк хәйран мул булды. Бөтен җирдә булмаса да, урыны-урыны белән җитәрлек җыйдык. Аны чистартып, кайнатма ясыйбыз. Шикәр комы белән кушып болгатабыз. Үзен генә дә туңдырабыз, — ди Теләче районының Төрек-Тәмте авылы кызы Рәмзия ШАКИРОВА. — Быел җиләк тәмлерәк, ашап туйгысыз. Былтыр җир тәме килә иде. Җәй коры килгәч, җиләк булмас дип борчылган идек. Шөкер, кышка җитәрлек җыйдык. Әле үлән астында пешеп өлгермәгәннәре дә калды. Бу атнада тагын җиләк җыярга барабыз.
Миләүшә АЙТУГАНОВА, продюсер:
— Җир һәм каен җиләгенә барырга вакыт булмады. Аның каравы әти-әни йортында, бакчада ел саен кура җиләге уңа. Беренче уңышны җыйдык. Җиләкне катырып куям да кыш буе тиз генә фреш-кайнатма ясыйм. Мунча кереп чыккач, җиләк чәе тәмле. Югары температура булганда файдасы зур, тирләтә. Җиләк чәен термоска ясыйм да төне буе эчеп чыгам. Кура җиләгенең яфраклары да файдалы. Җиләк саклауның тагын бер юлы — киптерү. Моның өчен духовка, электр киптергечләр кулланабыз. Кипкән җиләкне 2-3 ел дәвамында кулланырга була.
Гөлгенә ШИҺАПОВА, Мамадыш районы Түбән Яке авылы:
— Ел да җәйге ялны җиләк чорына туры китереп ала идем, быел сабыр итәргә булдым. Былтыргыдан калган запаслар да җитәрлек. Җир җиләген дә, каенныкын да туганнар күчтәнәч итеп җибәрә. Ашарлык кына җиләкне Биектау районыннан җыеп кайттык. Коры елны җиләк үлән куе үскән, күләгәле урында була. Мамадышлылар электән җиләк сатып акча эшли. Әнә 14 яшьлек энем иртәнге сәгать өчтә торып, чиләк тутырып кайта. Җир җиләгенең 5 литрлы чиләге — 2 мең сум. Каенныкы — 5-6 мең. Майонез чиләгендәгесен 1000 сумнан да төшермиләр. Каен җиләген сораучылар күп. Артистлар, танылган кешеләр күчтәнәчкә дип 20-60 ар чиләк җиләккә заказ бирә. Соңгы елларда кеше ялкаулана кебек тоела. Булган җиләкне җыярга да иренәләр. Иремнең туган авылында тау итәге тулы җиләк, җыючы юк, кул хезмәте онытыла бара.
Флюра НИЗАМОВА, Башкортстанның Ярмәкәй районы Иске Шах авылы:
— “Җиләк” сүзен ишетсәм, бакчаны басып килгән чүп үләне дә онытыла, миндә “җиләк корты” кузгала. Безнең якларда җиләк иң беренче булып тау сыртларында кызара башлый. Шул якларны урап кайттым. Яфрагы күп, җиләге берән-сәрән генә. Үлән бик юка. Шулай булмый ни, быелгы корылыкка соң… Бер уч җиләгемә алма да кушып, җиләк бәлеше пешердем. Инде җиләк эзләп бүтән йөрмим дигән идем, яңгыр сибәләде. Ул башымдагы күңелсез уйларны да юып алгандай булды. Кеше шундый бит ул, өметен өзми. Тагын бер җиләккә чыгып керәсе булыр. Бик тырышып җыйганда, 5 сәгатьтә
5 литрны тутырып була.
Рәфисә ИБРАҺИМОВА, Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылы:
— Яңгыр яумаса да, җиләк бар бездә. Җир җиләген җыеп кайттык. Бакча җиләгеннән кайнатма тәмле була. Кайнатманың күбеге җыелмасын өчен, 1 аш кашыгы атланмай салырга кирәк икән. Ул үтә күренмәле булып кайный, пектин кайнатманы куерта. Желе сыман хәлгә китерә.
Гөлфинур ХӘЙДӘРОВА, Алабуга шәһәре:
— Безнең якларда җиләк бөтенләй юк. Корылык булды, яңгыр яумады, кыздырды, аннары суытты. Былтыр рәхәтләнеп бер утырган урыннан күпләп җиләк җыйган җирләрдә быел үлән дә көеп беткән. Җиләкнең әсәре дә юк.
Альбина ЯКУПОВА, Азнакай:
— Быел җиләкне эзләп, берәмтекләп җыябыз. Тансыкка гына. Тәмле шул ул җиләк!
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Фәнилә Хәйриева килене Гүзәл белән, Мамадыш
Исламия Маннапова, Питрәч районы Шәле авылы
Альбина ЯКУПОВА, Азнакай