Өч-дүрт буын бергә яшәүче гаиләләргә һәрвакыт хөрмәт белән карыйм. Димәк, бу нигездә сабырлык яши. Сабыр булмасаң, бергә яши алмыйсың. Хәзер элекке заман түгел, яшьләр ничек тә аерым торырга тели. Ә бу гаиләдә килен-каенана бер аш бүлмәсенә сыешып, рәхәтләнеп тормыш итәләр. Әнә шундый гаиләләрнең берсен Чирмешән районы Кармыш авылында очраттым.
65 ЕЛ БЕРГӘ!
Йорттагы иң өлкән кеше Шәриза абый 90 яшен тутырган. Җәмәгате Разыя апага 85 яшь. Икенче буын — аларның улы Ришат, аның җәмәгате Гөлүсә һәм төпчек уллары. Шәриза бабай белән Разыя әби күптән түгел тимер туйларын билгеләп үткән — 65 ел бергә тату гомер итәләр икән.
Разыя апа үзе дә 25 ел каенанасы белән яшәгән. Ә килене белән 30 елдан артык гомер итә. Миңа ул бу йортның кояшы кебек тоелды: гел елмаеп тора. Ә килене турында сөйләгәндә, тагын да нурлана: “Киленем артык әйбәт”, — дип ничә тапкыр әйткәндер.
Әбекәй белән бабакай өч кыз, өч малай тәрбияләп үстергән. Ни кызганыч, бер уллары 21 яшендә мәрхүм булган. 11 онык, 8 оныкчыкның яраткан әби белән бабасы алар. Дүрт балалары шәһәрдә төпләнгән, ә бишенче уллары Ришат абый туган авылын ташлап китмәгән. Сөйгәне, шулай ук Кармыш кызы Гөлүсә белән гаилә корып, 3 ул үстергәннәр.
Шәриза абыйның үсмер еллары Бөек Ватан сугышына туры килә, 13 яшеннән колхоз эшенә чыга. Ир-ат кулы кирәк булган бөтен эшне яшьтәшләре белән җигелеп тарта ул.
— 1952 елдан чылбырлы тракторда эшләдем, — диде Шәриза абый. — Лаеклы ялга чыкканчы, 45 ел рульдә булдым. Җәен комбайнга утыра идем. Малайларның өчесе дә минем белән кырда үсте — комбайнчы ярдәмчесе булып йөрделәр. Безнең гаиләдә йоклап яту дигән әйбер юк иде.
— Мәктәптә укыдыгызмы?
— Җидееллык мәктәп Кармышта иде. Бик сирәкләр генә сигезенчегә Лашманга йөрде. Ул чагында уку кайгысы идеме? Әнә Разыя ярты ел чамасы Лашманда укыган да барыбер ташлаган.
— Бабай белә, — дип көлде Разыя апа. — Әйе, әтидән бик гозерләп сорап, Лашман мәктәбенә бардым. 1954 ел иде. Әти үзе белемле кеше булгач, каршы килмәде. Лашманда бер йортка торырга кердек, ялларга өйгә кайта идек. Ике авыл арасы — 20 чакрым, шуны җәяү атларга кирәк. Яңа елга кадәр шулай интектем дә ташлап кайттым. Аннары колхозга эшкә кердем.
— Сезнең якларда суган, яшелчә күпләп үстергәннәр, — дим Разыя апага.
— Кармышта 1957 елда чөгендер чәчә башладылар. Мин инде кияүдә идем. Беренче елны һәр гаиләгә гектар ярым бүлеп бирсәләр, аннан өчәр гектар утадык. Авылның бөтен хатын-кызы, бала-чагасы шуның белән чиләнде. Балаларны чөгендер басуында үстердек. Җәй буе кайтып кермәдек. Көзен чөгендерләрне машинага төяп җибәрә идек. Әле ярый балалар кул арасына керә башлады, алар булышты. Аллага шөкер дим, безнең балалар бик тәртипле, эшкә дә, укуга да сәләтле булдылар.
“БАЛАЛАРГА ГЕЛ КҮЗ-КОЛАК БУЛУ КИРӘК”
Вафиннарның өйләре иркен. Кайчагында бирегә утызар кеше кайта икән. Төп йортка барысы да җыела.
— Аерым йорт салу теләге булмадымы? — дим безне сабыр гына тыңлап утырган Гөлүсә апага.
— Бу йортны мин килен булып килгәч салдык. Туйдан соң Ришат белән өйнең нигезен казырга чыктык, бергә эшләдек. Ничек инде үзең яңа өйгә күченеп, әти белән әнине искесендә калдырасың? Олы улларыбыз игезәк. Әни аларны бик карашты, балаларны үзем юындырмадым да. Кечкенәсен дә карап үстерде. Без эшкә чыгып китәбез, алар өйдә күз-колак. Ашарга пешкән, мал каралган. Хәзер дә, Аллага шөкер, кайнар ризыкка кайтып керәбез.
— Оныкларны бик яратам, — дип сүзгә кушылды Разыя апа. — Үзебезнең балаларны иркәләп утырырга вакыт тимәде. Оныклар икенче төрле була икән, тәмле. Исән-сау булсыннар дип борчылып торам.
Разыя апа күңелендә әле дә бер вакыйганы саклый — 3 яшьлек улы март уртасында авыл башындагы тау башына китеп, аздан гына исән калган. Абый-апалары карамагына калган бала, трактор эзеннән әтисе янына барам дип, авылдан 5 чакрым читкә китә. Бөтен авыл белән эзләп тапкач, улының хәлсезләнеп егылган гәүдәсен күргән әни кеше кычкырып елап җибәрә!
— Авызыннан күбекләр килгән иде, — ди Разыя апа. — Улымны ничек күтәреп алганымны хәтерләмим. Ә ул, җаныем: “Әни, авызың каный”, — диде. Куркудан, борчылудан иреннәрем канаган, күрәсең. Үз хәле хәл булса да, минем өчен борчылган сабыем. И-и, аннары елаштык инде… Балаларга гел күз-колак булырга кирәк, менә шул вакыйга гомерлек сабак булды. Әле дә бөтен кешегә шул киңәшне бирәм. Шуның өчен дә оныкларга карата бик игътибарлы мин.
…Килен-каенаналы йортка кергәч, бу икәүнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтен күзәтәсең. Кайбер очракта килен яки каенана өстен күренә. Вафиннар гаиләсендә исә андый нәрсә сизмәдем: арада җылылык, хөрмәт барлыгы сизелә. Алар бер-берсенә охшаш та: сабырлар, икесе дә ачык, гади. Бу өйдәге ирләр өчен сөендем: акыллы хатын-кыз белән яшәү рәхәт бит!
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.