Тәтеш районы Үтәмеш авылында яшәүче 7 балалы Камаловлар гаиләсенә күпләр соклана. Үз көчләре белән салып чыккан ике катлы йортлары әллә кайдан күренеп тора. Балаларына дини, дөньяви белемне тигез дәрәҗәдә бирә алар. Алсу апа белән Рамил абыйның кавышу тарихлары да үзенчәлекле.
Алсу апа тумышы белән Тольяттидан. Тәтеш районы Үтәмеш авылы егетенә кияүгә чыккан булган. Тик озак яшәргә дә өлгермәгәннәр, ире яткан җирдән уянмаган.
— Инфаркт, диделәр. Миңа ул чакта 21 яшь иде. Олы улыбызга 3 яшь. Икенчесе әле туарга да өлгермәгән, 7 айлык иде. Бу кайгы, стресс үзенекен итте. Улыбыз вакытыннан алда җитлекмичә туды. 6 сәгать операция ясадылар. Шөкер, барысы да уңышлы узды, хәзер аңа 22 яшь инде, — дип сөйли Алсу апа.
Яшьли тол калган хатынга пар булырлык ирләрне димләп карыйлар. Тик кияүгә чыгу уенда да булмый аның. Ярдәм итәргә янына әнисе килә. Соңрак аны Рамил Камалов дигән егет белән таныштыралар.
— Ул миннән ун яшькә олырак иде. Ягымлы, әдәпле, игелекле булуы белән үзенә җәлеп итте. Кыскасы, язмышларны бәйләргә булдык, никах укыттык, — дип сөйли Алсу апа.
Рамил абыйда дингә тартылу элек тә була. Ә Корбан гаетеннән соң мәчеттә вәгазь тыңлап кайткач, җитмәсә, хатынының апасы Коръән китабы да бүләк иткәч, дини белем алырга ниятли һәм Буа мәдрәсәсенә укырга керә. Бүген Рамил абый — Үтәмеш авылы мәчете имам-хатыйбы.
Камаловлар 21 ел тигезлектә тату гомер кичерә. Алсу апаның беренче иреннән туган ике улын Рамил абый үзенекедәй якын күрә. Уртак биш балалары бар.
— Ислам динендә әнисе исән булып та, әтисез калган бала ятим санала. Ятимнәрне карап үстергән кешенең урыны җәннәттә Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән ике бармак кебек янәшәдә булыр, диелә. Рамилнең иң зур хыялы шул ятим ике баланы аякка бастыру иде. Гаиләдә тавыш чыкса, бәхәскә керсәк тә, беркайчан балаларга сиздермәде, каты сүз әйтмәде. Олы улым Ильяс аңа якын итеп “Рамил абыем” ди. Ә кечкенәсе әтием дип дәшә. Балалар ятимлекне сизмичә үсте, шөкер, — дип сөйли Алсу апа.
Камаловларның 7 баласы үзара дус-тату булып, бер-берсенә ярдәмләшеп үсәләр. Ильяс өйләнгән. Бакырчы авылында фитнес-тренер булып эшли. Авылда тренажерлар белән җиһазландырылган спорт заллары бар икән. Инсаф ветеринар белгечлеген үзләштергән. Шамил быел хәрби хезмәткә барырга әзерләнә. Рәхимә XI сыйныфны тәмамлап, фельдшерлыкка укырга кергән. Салават, Мәликә, Йосыф мәктәптә белем алалар.
— Өйдән чыгып киткәндә, һәр балага эш кушып калдырам. Үзем мәктәптә пешекче булып эшлим. Рәхимә дә аш-суга оста. Камыр ризыкларын да тәмле пешерә, — ди әңгәмәдәшем.
Дини һәм дөньяви белем бер кошның ике канаты сыман. Ул канатларның икесенең дә нык булуы кирәк, ди дин галимнәре. Камаловлар да ике гыйлемне дә балаларга тигез бирергә тырыша. Гаилә белән җыелышып намаз укыйлар. Кызлар кечкенәдән яулык япкан. Балаларга хәрам белән хәләлне аерырга кечкенәдән өйрәткәннәр.
— Безнекеләр дә телефонда да утыра. Ләкин виртуаль дөньяга алданып, чынбарлыкны онытмыйлар. Балага беренче чиратта әти-әни үрнәк булырга тиеш. Үсмер чорда ялгыш юлдан кереп китмәсеннәр өчен, тыелганнардан тыелырга, начарны яхшыдан аерырга кечкенәдән өйрәтеп үстерергә кирәк. Аннары үсә-үсә алар моны үзләре дә аңлый башлый, — ди Камаловлар.
Күп балалы гаилә буларак, дәүләттән бирелгән 2 миллион сум акчага бар уңайлыклары булган ике катлы йорт салганнар.
— Ике бакчабыз бар, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Казлар, сарыклар, тайлар асрыйбыз. Корбанга тәкәләр сатабыз. Ирем догасын укып, үзе чалып, бүлеп тә бирә. Балалар — зур ярдәмчеләребез. Баһадир улларымны күрәм дә барысы да безнекеләрме икән болар, дип гаҗәпләнеп куям. Әни шаяртып, аларның кайсын 700 граммлы, 1 һәм 3 литрлы банкалар дип йөртә иде. Хәзер буйга җиттеләр. Бәхетләре булсын, — ди Алсу апа.
Хәзер Камаловлар оныклар турында хыяллана. Ничә яшьтә булсалар да, гаиләдәге татулыкны, хөрмәтне сакларга кирәк, диләр.
— Тормышта төрле чак була. Талашасың, үпкәләшәсең. Әмма шуны аңладым: яратасың икән, бер-береңнең кимчелекләрен дә кабул итәсең. Рамил мине һәрчак яклый. Башкалардан сүз әйттерми. Аның терәген тою безгә көч бирә. Ул — канатын җәеп, безне җил-яңгырдан саклап торучы бөркет сыман. Аллаһ тигезлектән аермасын, — ди Алсу апа. Камаловлар гаиләсенә бәхетле тормыш телибез.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Фотода: олы уллары Ильяс никах көнендә