Кама Тамагында гомер кичерүче Альберт абый Әхмәтшин гомере буе җаваплы вазыйфаларда эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, үзен бөтенләй икенче яктан ачкан. Моңа кадәр хыялында йөрткән уй-хыялларын әкренләп тормышка ашыра ул. Тәмле итеп балык ыслый, өендә төрле юнәлеш буенча җыелган коллекцияләрне күреп таң каласың.
— Күп еллар Тольяттида директор булып эшләдем. Ләкин туган ягым Кама Тамагына атна саен кайтырга тырыша идем, — ди Альберт абый. — Лаеклы ялга чыккач, кызыклы, мавыктыргыч шөгыль эзли башладым һәм таптым. 1990 елда тимер тартмада беренче тапкыр балык ыслаганым искә төште. Ул чагында заманча ыслый торган җайланмалар юк бит. Тольяттидан балык ыслый торган аппарат алып кайттым. Менә өч ел инде шуның белән мавыгам. Вак-төяк балыкны Иделдән кармакка тотам. Зуррак балыкларны сатып алырга туры килә. Олыгайган көнемдә яңа һөнәремә шатланып бетә алмыйм.
— Берьюлы ничә килограмм балык ыслана?
— Ике рәт итеп 14 кг балык тезелә. Гадәттә, судак, сула, корбан балыклары. Бу хезмәт бик күп тәҗрибә, тырышлык, төгәллек сорый. Әйтик, балыкны кайнар килеш ыслаган вакытта мичкә слива агачын салырга ярамый. Ул ризыкка әчкелтем тәм бирәчәк. Иң отышлысы — чия, имән, зирәк һәм алма агачы ботакларын куллану. Алар үзенә күрә яхшы тәм бирә. Бернинди тәмләткеч салмыйм. Ыслый торган җайланманың капкачын япканчы, 5 минут төтен киткәнне көтәргә кирәк. Бер балык әзер булсын өчен 35-40 минут вакыт җитә. Температураны башта — 80, соңрак 100 градуска кадәр көйлим. Сула балыгын 2-3 көндә ашарга кирәк. Чөнки озаграк торса, кибә башлый. Үзем балык ысларга остарганчы, 1 тонна балык китте.
— Алтын төсендәге ысланган балык сатып алганда ничек алданмаска?
— Чыннан да, күп кеше балыкның төсенә кызыгып ала. Әгәр ул алтынсыман булса, бу ысланган вакытта дым сыекчасы күп кулланылган дигән сүз. Тыштан алар барысы да матур. Ләкин авызга капкач, бөтенләй ашарлык түгел. Кеше бит акча түләп ала. Шуңа да бу өлкәдә сәүдә итүчеләр халыкны алдамасын иде, эшне намус белән башкару кирәк.
— Сездә нинди генә коллекция юк! Бу сезнең күңел халәтеме?
— Иске акчалар, төрле илләрдән сувенирлар алып кайтырга яратам. Өйдә иң яраткан урыным — балыкчы почмагы. Анда төрле елларда төшкән фотосурәтләр, истәлекләр урын алган. Хәтта бозга чыгарга ярамаганлыгы турында кисәтә торган җайланмага кадәр бар. Аларны киләчәктә оныкларыма тапшырасым килә. Бөртекләп җыйган коллекцияләр тарихтан югалырга тиеш түгел!
Альберт абый хатыны Валентина белән ике бала үстергәннәр. Кызы Диана, улы Эдуард кунакка кайткач, кәефләре тагын да күтәрелә. Туган нигез һәрвакыт иң якын кешеләрне көтеп яши.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.