Түбән Камада яшәүче Рамилә Гарипова татар халкының милли ризыгы булган кош теле һәм ураманы үзенчәлекле итеп пешерә.
— Татар милли ризыгы дигәндә, чәкчәк белән бавырсакны гына күз алдына китерәбез. Безнең кош теле, урамабыз да бәйрәм табынын матурлый ала бит. Менә шуны халыкка күрсәтү нияте белән башланган эш бу, — ди аш-су остасы.
Рамилә Чирмешән районының Лашман авылы кызы. Озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәннән соң, төп эшеннән китеп, бүген ул заказга кош теле пешерә. “Татар бизәкләре” дигән кибет тота.
— Башкортстанда яшәүче туганыбыз Әминә апа заманында грантлар отып, цехлар ачып, кош теле пешереп саткан кеше. Бу шөгыльнең серләренә аннан өйрәндем. Ризыкны матурлау өчен, аны чәчәк бәйләме сыман итеп җыеп сата башладым, — дип сөйли Рамилә.
Чәчәк, яфракларга төс кертү өчен, ул тортлар пешерүдә кулланыла торган азык-төлек буягычларын куша. Өелгән чәй токмачлары таралып китмәсен дип, аларны шикәр сиробы белән ябыштырып тезә.
— Туй, никахларга күчтәнәчкә заказ бирүчеләрем бик күп. Камырында йомырка белән он гына, башка әйбер салмыйм. Чәй токмачы гына дисәң дә, бер поднос ризык пешерү өчен дә бер көн вакыт китә. Бәясе, зурлыгына карап, 500 сумнан башлана, — ди Рамилә.
Кош теле белән ул 2022 елда Бөтендөнья татар конгрессы уздырган “Оста куллы гүзәл затлар” конкурсында катнашып, өченче урынны ала. Шул бәйрәмгә әзерләнгәндә, Рамилә милли кием, бизәнү әйберләре эзләп, бөтен шәһәрне әйләнә.
— Шул чакта башыма бер уй килде: ник әле татар алкаларын үзем ясап карамаска? Кирәкле әйберләргә интернеттан заказ биреп, аларны үзем ясап, социаль челтәрләр аша сата башладым.
Рамилә калфак, изүләр чигә, картиналар да ясый. Аның тагын бер хыялы чынга ашкан — ул Түбән Камада татарча бизәкле кул эшләре ясаучылар өчен бер үзәк булсын дип, “Татар бизәкләре” дигән кибет ачкан. Якын арада шунда ук кош телен дә сатарга җыена ул.
— Якын-тирәдәге осталар үз тауарын кибеткә китереп куя. Ерак районнарныкы турында “Татар бизәкләре” дигән төркемемдә мәгълүмат таратып, сатарга булышам, — ди ул.
Бу төркемдә Рамилә татар мәдәниятенә, милли кул эшләренә кагылышлы мәгълүматны тупларга тырыша. Киләчәктә ул көндәлек тормышта киярдәй итеп татар күлмәкләре тегеп сатарга, үз картиналар күргәзмәсен оештырырга хыяллана.
Чулпан ГАЛИЕВА.
Останың киңәшләре
Кош теленең дә, ураманың да камыры бер үк, аларны кисү, пешерү тәртибе генә аерыла.
Кош теле кабарын торсын өчен, бик юка итеп (токмач камыры кебек) җәелгән җәемне урталай бөкләп, ике катлы итеп кисәргә кирәк. Шул вакытта ул кабарып, матур булып пешә.
Майдан алуга, камырны салфеткага салып, артык маен агызырга кирәк.