Чирмешән районы Иске Кади авылыннан Хаҗия әби Гыймранованың 60 еллар элек чигелгән кул эшләренең төсләре бер дә уңмаган. Алар әле дә ачык булып, үзләренә тартып тора. Хәер, 88 яшьлек Хаҗия әби үзе дә бик матур кеше. Күз тимәсен, аны “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендәге Хәмдебануга охшаттым, киемнәре, йөреше, йөзе миңа шулай тоелды.
— Кияүгә чыкканда эрли, бәйли идем. Чигәсем дә килә, тик белмим. Каенсеңлем: “Җиңги, әйдә, өйрәтәм”, — дип, ул өйрәтте. Аннан кайда нинди тукыма табам, шуңа чиктем. Ул вакытта тукымасы да юк бит, — дип искә ала Хаҗия әби.
Хаҗия Баһман кызы белән үткән гомере хакында да сөйләштек. Мәрхүм ире Вәлиҗан белән алты бала үстергәннәр, ни кызганыч, бер уллары 17 яшендә кинәт чирләп вафат булган.
— Ирем дә 61 яшендә үк дөнья куйды, бер генә ел пенсиясен алып калды, — дип дәвам итте Хаҗия әби.
Аның әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган, әнисе белән дүрт бала калалар, Хаҗиягә ул вакытта
5 яшь була.
— Бик авырлыкта үстек. 18 яшь тулгач, паспорт бирделәр. 1956 елда Горькийга торф чыгарырга озаттылар. Анда 8 ай эшләдек: трактор агачларны төпли, без, 12 кыз, авыр бүрәнәләрне әрдәнәгә өябез, аннан чанага төйибез. Ашарга да, юынырга да юк, ипи эләксә, бүлеп ашыйбыз, кая анда кайнар аш? Чирләп, бетләп беттек. Шул нужадан котылып, Мәскәүгә киттек, анда тимер юлда эшләдек. Арыдык, туйдык. Кияүгә дә чыгасы килә. Авылга кайткач, 1960 елда Вәлиҗан белән тормыш кордык, — ди ул.
— Хаҗия әби, ул елларда авылда да тормыш җиңел түгел бит әле.
— Сөйләмә инде, кышкылыкка биш-алты олау утын хәстәрли идек. Балалар белән шуны кисәбез, ир — комбайнда. Элек ир-атның вакыты юк иде, хәзер генә өйдә ир-ат эшли. Гомергә ике сыер асрадык. Аларны мин карый идем, мал янында үзем булдым.
— Әле чигәсез дә…
— Ничек вакыт җиткәндер, хәзер дә исем китә. Гел кул эше: бәйләү, чигү. Өч кызга унар мендәр тышы чигеп бирдем. Бер мендәр тышын 1-2 көн чигә идем, — ди Хаҗия әби. — Бу шөгыльдән туктавыма 3-4 ел гына. Кирәге юк бит, хәзер хөкүмәт чигә, кирәксә, бүген дә чигә алам. Ул — юаныч, тынычландыра. Чигәсең дә чигәсең, начар уйга вакыт калмый.
Авыл остасы чәчәкләр ярата. Бу яктан да килене Гөлия белән карашлары килешкән. Хаҗия әби кайгыртучан улы Рамил һәм уңган килене тәрбиясендә матур йортта гомер итә. Сугыш чоры балалары — моңа бик лаек буын.
Марат ГОМӘРОВ.