2013 елдан башлап Татарстан авылларында үзара салым программасы эшли. Кеше башыннан ничәшәр сум кушыласы референдумда хәл ителә. Халык җыеннары күп җирлекләрдә көзен уза. Һәр 1 сумга дәүләттән 4 сум өстәлеп кайта. Җыелган сумманы җирлекләрдә ут, су, юл, чишмәләрне карау… — төрле проблеманы хәл итүгә тоталар.
— 2022 елда, 2023 ел өчен үзара салым җыю буенча, 887 җирлектә җыен узды, — дип белдерде безгә ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин. — Гражданнардан 378,11 млн. сум җыелды. Республика бюджетыннан шушы суммага 1,488 млрд. сум өстәп бирелде.
— Әгъзам Саматович, үзара салым программасы башланганга ун елдан артык вакыт узды. Нәтиҗә ясап, ниләр әйтер идегез? Бу программа буенча яңалыклар көтелмиме?
— Үзара салым программасы авыл җирлекләрендәге бик күп проблеманы чишәргә мөмкинлек бирде. Бердән, халык үзе яшәгән территорияләрнең мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнаша. Алар кабул ителгән карарлар өчен җаваплылык тоя, нәтиҗә булсын өчен тырыша, җан ата. Үзара салым системасы кертелмәсә, шактый эшләр бүгенгә хәтле башкарылмас, күбесен шундый кыска вакыт эчендә ерып чыгып булмас иде. Бу программа нәтиҗәсендә авыл җирлекләренең йөзе үзгәрде, тормыш сыйфаты яхшырды. Халыкның елдан-ел үзара салым җыюда активрак катнашуын күрәбез. Баштагы мәлләрдә бераз шикләнергә, карар кабул итәргә бик ашыкмаска мөмкиннәр иде. Аннары, күршеләренең моннан уңышлы файдалануын күргәч, алар да активрак эш итә башлады. Шушы вакыт эчендә әлеге программа кысаларында авыл һәм шәһәр җирлекләре инфраструктурасына 11,5 млрд. сум акча кертелгән: 2,36 млрд. сумнан артыгы — халык җыйган, 9,1 млрд. сумнан күбрәге республика бюджетыннан финансланган. Шактый зур сумма. Күләме ягыннан күп кенә дәүләт программаларыннан калышмый. Без аңа ияләштек һәм кайвакыт нәтиҗәләрне күрмибез дә. Шулай булырга тиеш кебек. Шул ук вакытта башка төбәкләрдәге күп кенә хезмәттәшләребез үзара салым җыю буенча безнең тәҗрибәне өйрәнә. Гражданнар җыенында барысы да уртага салып хәл ителә. Киләсе елның маенда, үзара салым нәтиҗәләре буенча, республика җыелган акчаларны финанслый. Шулай итеп, торак пунктларга, нигездә, җәйге чорда шактый эшне башкарырга мөмкинлек туа.
— Кайчак безнең редакциягә: “Үзара салымны түләмәсәк, җирле үзидарә суд белән куркыта. Бу законлы алыммы?” — дип шалтыраталар.
— Халык карарларны үзе кабул итә һәм бу ачыктан-ачык башкарыла. Беркем дә кешеләрне үзара салым түләүдә катнашырга мәҗбүр итә алмый.
— Бик еш булмаса да: “Үзара салымны ел саен җыябыз. Тик эшләгән эшләр әллә ни күренми…” — дип зарланучылар да бар. Җыеннарда куелган план-максатларның ни дәрәҗәдә үтәлүе контрольдә тотыламы?
— Бюджетара трансфертларның максатчан башкарылуын ТР Финанс министрлыгы контрольдә тота. Муниципаль районнар тиешле хисапны бирә. Иң мөһиме — эшләр графигын, аларның сыйфатлы башкарылуын контрольдә тотуны дәүләт һәм муниципаль органнар гына түгел, ә битараф булмаган кешеләр дә башкара. Нәрсә эшләнә, ничек үтәлә — авылда барысы да күз алдында бит. Программа старт алган көннән башлап андый җитди тайпылышлар ачыкланмады.
— Җыелган сумманың күп өлеше, беренче чиратта, юллар төзекләндерү өчен тотыладыр?
— Үзара салым акчасына хәл ителә торган мәсьәләләр исемлеге бик киң. Чама белән яртысы авыл юлларын карау, вак таш җәю, күперләрне тотуга юнәлдерелә. Аннары авыл территориясен, шул исәптән зиратларны төзекләндерү, су белән тәэмин итү, балалар мәйданчыклары төзү һ.б. буенча эшләр исемлеге китә. Быел октябрь-ноябрьдә республикада гражданнар җыеннары бара. Аларда 2024 елга үзара салым буенча карарлар кабул ителә. Нәтиҗәләре киләсе елның беренче кварталында билгеле булачак.
Республика буйлап алганда, 200 әр сум кушылышкан җирлекләр дә, 5 әр мең сум җыелышкан авыллар да бар. Ә сездә җыеннар уздымы? Башкарылган эштән канәгатьме? Ничәшәр сум кушылыштыгыз?
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ, Теләче районы Баландыш авылы:
— Үзара салым буенча авылда җыелыш 3 ноябрьдә булды. Шунда яшәп, пропискада торган, балигълык яшенә җиткән һәр кешедән 1000 әр сум җыю бурычы куелды. “Бу мәсьәлә буенча яше 80 нән узган өлкәннәребез, махсус хәрби операциядә катнашучылар (аларның гаиләләре) өчен ташлама каралган”, — диде җирлек рәисе. Быелгы үзара салым акчасына бәйле төп эшләр: бер урамга вак таш салу, икенче урамның юлын ремонтлау — чокыр-чакырларын ямап чыгу, урамнарга янгын гидрантлары урнаштыру, су башнясы өчен насос сатып алу, Сабантуй мәйданын төзекләндерү. Узган елларда да, тулаем алганда, шундыйрак максатлар куелган иде шикелле.
Клара ГАФУРҖАНОВА, Башкортстан, Илеш районы:
— Бездә үзара салым җыю дигән нәрсә юк.
Рания ВӘЛИЕВА, Апас районы Олы Болгаер авылы:
— Җыелыш булды. Үзара салым бирү буенча каршы килүчеләр юк. Безнең җирлеккә ике авыл керә. Кече Болгаерда һәр кешедән — 500, Олы Болгаерда 1000 әр сумнан җыелырга булдылар. Бу акча авыл урамнарына таш җәю, багана утларын карау, су проблемасын хәл итү кебек эшләргә тотыла. Җирлек башлыгы акчаның кайда кулланылганы турында хәбәр итеп тора. Кышын кар эттерү, чүплекләрне чистартуга да акча бүлеп куела. Авылда проблема бик күп, бу акча җитми дә әле.
Мөслим районыннан Рамилә апа:
— Бездә үзара салымның электән 1 мең сумнан ким булганы юк. Районда 3 әр мең сум кушылган авыллар да бар. Кайбер якларда 200 сум булганда да, бездә 1 мең сум иде. Район җирендә чәчәк үстерәләр, ясалма үлән җәяләр…
Радик ГЫЙЛЬМАНОВ, Биектау районы Татар Урматы авылы:
— Үзара салым программасы матур гына эшли. Халык риза. Ничә ел шул акчага аз-азлап юлларга вак таш җәйдек. Ә быелгысын авыл уртасындагы коены рәтләү өчен тотарбыз, дигән фикергә килдек. Әле бирмәдек, бераз соңрак җыелачак. Күләме — кеше башына 1 мең сум.
Мөнәвир ЗИННУРОВ, Сарман районы Каташ-Каран авылы:
— Безнең авыл Янурыс җирлегенә карый. Авыл халкы, җирле үзидарә җитәкчесенә ышанычы булмау сәбәпле, берничә тапкыр аерылып, мөстәкыйль “оешма” төзергә ниятләгән иде. Тик ул оешмыйча калды. Авыл җирлегендә үзара салым җыю, аны тоту беркетмәләр белән бара. Ни сәбәпледер миннән соңгы елларда сорамыйлар. Аннан соң, шул үзара салымны түләмәүне сәбәп итеп, җирле үзидарә җитәкчесе инде берничә ел рәттән мине Өлкәннәр көне белән дә котламый. Гражданнарның җирле үзидарә эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдергән, аннан хисап сораган очраклары бар, тик… Әлегә шулайрак.
Лениногорск районы Кирлегәч авылыннан берәү:
— 500 сум җыялар бугай. Әле бирмәдек. Өч-дүрт ел элек ярты авылда су линиясен алыштырдылар. Яңа зират ясадылар. Быелгысын нинди эшләргә тотарлар, төгәл әйтә алмыйм.
Зәмзәмия ЗӘЙНУЛЛИНА, Балык Бистәсе районы Иске Арыш авылы:
— Һәр кешедән 500 әр сум җыелыштык. Быел бер урамга юл салдылар. 2022 елгысын су башнясын алыштыруга тоттылар. Әлбәттә, авырдан кушылучылар да бар.
Лилия ЙОСЫПОВА әзерләде.