• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Хатлар эзеннән

ГАЗГА КИЛЕШҮ ТӨЗЕП ӨЛГЕРМӘСӘҢ, НИ БУЛА?

ГАЗГА КИЛЕШҮ ТӨЗЕП ӨЛГЕРМӘСӘҢ, НИ БУЛА?

Йортларда һәм фатирларда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә бәйле килешүне 2024 елның 1 гыйнварына кадәр яңадан төзергә кирәклеге турында хәбәр чыккач, күпләр борчыла башлады. Бердән, моны башкарып өлгермисең икән, штраф көтә, алай гына түгел, газыңны өзәләр, дигән сүзләр таралды. Икенчедән, газ оешмаларында хасил булган су буе чиратлар күпләрдә, килешүне тиешле вакытка төзеп булмаячак, дигән шикне тагын да арттырды. Бу уңайдан редакциягә шалтыратучылар да күп булды.

“ИРТӘНГЕ СӘГАТЬ ӨЧТӘН ЧИРАТ АЛАЛАР”
Чаллыдан даими укучыбыз Роза апа, чират бик зур, дип зарланды.
— Бездә “Газпром” оешмасына кайчан барсаң да, су буе чират. Бу арада бигрәк мәхшәр иде. “Иртәнге сәгать өчтән килеп чират алдык”, — диючеләр дә бар. Мин, 70 яшьлек кеше, таң белән анда барып баса алмыйм. Техник күзәтү буенча килешүне яңадан төзер өчен дип бардым, әмма чират килеп җитү күренми дә. Халык нишләргә тиеш? Ник мондый очракларда тизрәк җайга салу өчен чара кылмыйлар? Оешма белән өй арасы ерак. Килешүне тапшыра алмыйча, һаман кире борылып кайту да рәхәт түгел, — ди Роза апа.
Шундый ыгы-зыгы килеп чыккач, чиратны киметү максатыннан, Чаллыда газ килешүләрен төзү өчен өстәмә 17 пункт ачылган.
Яңа федераль закон буенча, 2024 елның 1 гыйнварыннан йорт һәм фатирдагы газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау эше белән бары тик газ бирү статусы булган компанияләр генә шөгыльләнә алачак. Татарстанда бу оешма — “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ. Әлеге үзгәрешләрне Дәүләт Думасы депутатлары: “Газ — куркыныч чыганагы. Бу закон газ җиһазларына хезмәт күрсәтүне тәртипкә китерәчәк, эшнең сыйфатын күтәрергә, җилләткеч һәм төтенүткәргеч каналларның торышын контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк”, — дип аклый. Карар кабул ителде. Әмма асылы аңлатылмагач, төрле сүз ишеткән халык газ оешмаларына ашыкты. Татарстанда 1,6 млн. физик һәм юридик зат газ җиһазыннан файдалана, дип исәпләнә. Чиратларның ни дәрәҗәдә зур булуын күз алдына китерү кыен түгел.

“ХАЛЫК ГАЗСЫЗ КАЛМАЯЧАК”
Килешүне 1 гыйнварга кадәр төзеп өлгермәсәң, ни була?
— 2024 елның 1 гыйнварына кадәр төзергә өлгермәгән очракта да, халык газсыз калмаячак. Килешүне 1 гыйнвардан соң да төзи алачаклар, — диде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов. — Ил күләмендә йорттагы газ челтәрләреннән файдалануга бәйле килешүләрне бер оешмага тапшыру турында карар кабул ителде. Бу — федераль дәрәҗәдәге эш. 2024 елның 1 гыйнварына кадәр идарәче оешмалар килешүләрне яңартырга тиеш. Кайбер районнарда “Газпром трансгаз Казань” хәзердән үк милек хуҗалары белән дә яңа килешүләр төзи башлагач, аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Физик затлар белән килешүне яңартуны ел дәвамында хәл итәчәкбез. Моңа карап кына беркем дә газсыз калмаячак. Бу мәсьәләдә бернинди ыгы-зыгы булырга тиеш түгел.
— Закон буенча, газ белән тәэмин итү газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү килешүе кабул ителгән очракта гына башкарыла. Гражданнар моны сәбәпсез суза икән, аларга Торак инспекциясе тарафыннан кабат мөрәҗәгать ясала, — диде “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖнең генераль директор урынбасары Михаил Фролов, борчылмаска киңәш итеп. — Шул кисәтүдән соң да килешү төзелмәсә, 2 мең сум күләмендә штраф каралган. Газ бирүне туктатулары да ихтимал. Бу инде соң чик. Килешү төзү — һәркемнең бурычы.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Газга техник күзәтү буенча яңа килешүне кемнәр төзергә тиеш? “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖнең матбугат хезмәте белдерүенчә, торак йортлар өчен 2023 елның 1 сентябренә кадәр төзелгән килешүләр белешмәдә күрсәтелгән вакыты чыкканчыга хәтле гамәлдә. Әлегә аны яңадан алыштыру кирәк түгел. Ә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр аны 2024 елның 1 гыйнварына кадәр яңадан төзергә тиеш.

Нинди документлар кирәк?
Паспорт (паспортның фотолы һәм теркәлгән урын турындагы битләренең копиясе).
Шәхси йорт яки фатир — милек хокукына ия булуны раслый торган документ.
Техник күзәтүнең гамәлдәге килешүе.
Кирәкле документларны электрон почта аша да җибәрергә мөмкин. Адресы: dogovor@tattg.gazprom.ru. Ул чакта килешү автомат рәвештә төзеләчәк.

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”
Сәхнә арты

“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”

by irekmanager irekmanager
26 мая, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru