Тукай районының Күзкәй авылына баргач, шагыйрь әйтмешли, тел шартлаттым. Ун ел элек туган авылына күченеп кайткан Рөстәм Ясәвиев эшләре чын сәнгать әсәре дәрәҗәсендә! Капка төбеннән үк монда кем яшәгәнлеге билгеле. Биредә хәтта сарай да бизәкләп ясалган…
“МИН ЯСАГАН ШАХМАТЛАР ШӘЙМИЕВТА БАР”
Авылда Рөстәм абый кулы тимәгән урын юк диярлек: чишмәне матурлаган, мәчеткә янкорма салганда булышкан, мәдәният йортында да аның кулы…
Рөстәм абыйның ишегалдында берничә сарае — остаханәсе бар. Күзгә ташланган беренче әйбер — останың эш урынында ник бер чүп булсын. Баксаң, хуҗа аны көнгә бишәр тапкыр себерә икән.
— Пычрак җирдә эшнең рәте китә, иҗат итә алмыйм, холкым шундый, — дип елмайды Рөстәм абый.
Рөстәм абый кышын бер генә остаханәдә эшли, чөнки анысы җылытыла. Ә башкалары җәй өчен генә икән. Остаханәдә ни генә юк: төрле сыннар, савыт-саба, тартмалар. Ул аларны башта кисә, ышкылый, аннан соң рәсем төшерә, буйый…
Рөстәм абый өч яклы йортын берүзе салган! Әлбәттә, бер елда түгел. Сарай, мунчалар да шулай ук аның хезмәте. Монда һәр корылманың үз йөзе бар.
— Кечкенәдән рәсем ясый идем. Әти дә талантлы булган дип уйлыйм, тик аңа үсәргә мөмкинлек булмаган. Ә мин менә гомерем буе яраткан эшем белән шөгыльләндем, шуның белән тормыш алып бардым. Бүләккә дип, зур агач шахмат фигуралары ясатып алдылар. Минтимер Шәймиевтә дә мин ясаган шахмат бар. Чаллыда яшәгәндә, Мәдәният министрлыгы белән турыдан-туры эшләдем.
Рөстәм Ясәвиев Күзкәй авылында туып-үскән, Казан сәнгать училищесында укыган. Аннан Чаллыга кайтып, “Камгэсэнергострой”ның сәнгать-бизәкләү участогында эшләгән. Соңрак 47 нче һөнәр училищесында агач әйберләр ясау осталыгына өйрәткән. Шул чорда бер эшкуар белән килешеп, агач эшләнмәләрне сатуны да оештырганнар. Ун ел элек Рөстәм абый хәләл җефете Дамирә апа белән туган авылына күченеп кайткан.
“АВЫЛ ХАЛКЫ БИК ТАТУ”
Дамирә апа да Күзкәйдә үз кешегә әйләнгән. Ике айдан бирле мәдәният йортыннан кайтып кермиләр: авылның уннан артык хатын-кызы махсус операциягә маскировка өчен челтәр үрә. Шимбә-якшәмбене санамаганда, атна дәвамында яртышар көн эшлиләр.
— Авыл халкы бик тату, миһербанлы, — диде Дамирә апа. — Маскировка өчен челтәр үрергә дигәч, бер төркем хатын-кыз җыелды. Ирләр дә кушылды, алар тукыманы кисеп тора. Авыл халкы материалларны сатып алырга акча бирде. Бер авылдашыбыз тукыма кисә торган машинка да сатып алды. Күзкәй авылы мәдәният йортында өч коллектив эшли. Берсе — халык театры, икенчесе — китапханә каршындагы “Хатирә” клубы, өченчесе — “Әллүки” фольклор ансамбле. Аларның һәркайсы менә дигән!
Хуҗабикә өйгә керергә чакырды, тормыш иптәше ясаган җиһазлар өйдә дә күп икән.
— Менә бу бизәкле шкафлар, караватлар — барысы да Рөстәмнең эше, — дип аерым бер горурлык белән әйтте Дамирә апа. — Өйдә сатып алынган җиһаз юк дип әйтергә була. Рөстәм гел остаханәсендә мәш килә. Ашарга чакырырга чыккач, ясаган эшләрен сөенеп күрсәтә. Чынлап та, кул эшләре искитәрлек бит. Чын иҗат кешесе ул, үзенчә, тыныч кына эшләргә ярата.
Ул да түгел, Рөстәм абый килеп керде. Ир белән хатынның бер-берсенә булган мөнәсәбәтенә игътибар иттем: соклану, хөрмәт бар анда. Хатыны сөйләгәндә, беренче карашка кырысрак күренгән Рөстәм абый елмаеп җибәрә. Ике кыз үстергәннәр. Берсе — Чаллыда, икенчесе гаиләсе белән Казанда яши икән.
— Башта туган нигезнең күршесенә җәйге өй салдык, — диде Рөстәм абый. — Аннары ул йортны зурайттык. Иртә язда кайтып, кара көзгә кадәр монда яшәдек. Берсендә Дамирә: “Кышны да авылда чыгыйк, өйгә газы, суы кергән”, — диде. Һич уйламаган җирдән бу йортта ел әйләнәсе яши башладык. Бик рәхәт. Хәзер шәһәргә баргач, тизрәк кайтасы килә.
Рөстәм абый бүген тимер эше белән дә шөгыльләнә: калайдан төрле сыннар, бизәкләр ясый. Заказлар ала: пенсиягә өстәмә — иш янына куш. Җәйме, кышмы, ул яраткан хезмәтендә. Янәшәсендә аны аңлаучы, канат куеп торучы җәмәгате Дамирә апа бар. Ә бу иҗат кешесе өчен иң мөһимедер, мөгаен.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.