• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 06.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

БАКОПА ӨЙДӘ КЫШЛЫЙ

БАКОПА ӨЙДӘ КЫШЛЫЙ

Бакопа — иң яраткан берьеллык чәчәкләремнең берсе. Нигә берьеллык кына? Чөнки ул безнең кышларны чыга алмый. Шуңа аны көзен өйгә алып керергә һәм язга кадәр чыбыкчадан үрчетеп сакларга туры килә. Дөрес тәрбияләсәгез, ул иртә яздан көзге кырауларга хәтле сезне шатландырып чәчәк атып утыра ала.
Бакопаның вегетатив һәм орлыктан үрчи торган төрләре бар, мин икесен дә үстерәм. Төсләре дә төрле: ак, алсу, шәмәхә, зәңгәр, миләүшә төслеләре бар. Ампель петуния кебек үсә, бер кашпога бер үсенте җитә. Бакопаны кисәргә курыкмагыз. Үскән саен кисеп, формалаштырып торырга кирәк, шул чакта ул тармаклана, тагын да матурлана, шарсыман үсәчәк. Тиз үсә торган үсемлек буларак, бакопаны даими тукландырырга кирәк. Ике атнага бер минераль ашлама кертегез яки утыртканда ук туфрагына озак вакытка җитә торган ашлама кушыгыз. Суны дөрес сибегез, ул күп сибүне дә, дым җитмәүне дә яратмый. Төбенә су җыелмаска тиеш.
Көз азагында өйгә алып кердем һәм шундук үрчетә башладым. Бакопа кышын начар тамырлана дип уйлыйлар. Минекеләр белән мондый проблема юк, тамырланалар, үсәләр. Лампа астында тотам.
Зилә ИДРИСОВА,  Башкортстан,  Кушнаренко районы  Иске Кормаш авылы.

 

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
Бакчачы почмагы

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
4 апреля, 2023
ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ
Бакчачы почмагы

ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ

by irekmanager irekmanager
26 марта, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru