Апас районы Танай-Турай авылыннан Фәнилә һәм Марс Бикбаевлар хезмәт казанында кайнап яши. Бикбаевлар салган гаилә юлын бүген уллары Марат һәм киленнәре Ләйсән дәвам итә. Гаилә күпләп мал-туар асрый. Аларның хәзерге көндә 7 сыерлары, бозаулары, сарыклары бар. Җәйге чорда шактый кош-корт үстерергә өлгерәләр. Бройлер чебиләрен исә ел әйләнәсе асрыйлар.
— Быел 500 баштан артык каз һәм үрдәк үстердек. Бройлерларны берничә партия алдык. Барлыгы 1500 ләп җыела. Бик аздан гына башлаган идек, ел саен саны арта бара, — ди Ләйсән. Аларның һәр көне иртәнге сәгать дүрттә башлана. Марат малларны ашатса, Ләйсән сыер сава. Сөттән эремчек, каймак, катык әзерли.
Бикбаевлар быел хуҗалыкларында ит ыслау цехы да булдырган. Гаилә хөкүмәтнең дә зур ярдәмен тойган. Аларга социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм күрсәтелгән.
— Хуҗалыкта ит күпләп җитештерелгәч, аны вакытында урнаштыру мөһим. Соңгы вакытта итне түшкәләп сатуның файдасы кимеде. Шуңа күрә ыслау цехын булдыру турында уйландык. Итне ыслап сату — керемле эш, — ди Бикбаевлар. Ит ыслау цехы заманча җиһазландырылган. Биредә ыслау һәм киптерү шкафлары, ит бүлү, колбаса, казылык тутыру җайланмалары, суыткыч-лар урын алган. Уңган хуҗалар эшне уңышлы гына алып бара.
Ит ыслауның серләрен дә өйрәнгән алар. Иң элек ит кисәкләрен яисә каз, тавык, үрдәк түшкәләрен тозлы суда тоталар, аннан соң ыслыйлар.
— Итне 3-4 көн тирәсе тозлы суда тоткач, киптергечкә куеп, корытабыз, аннан соң ыслау җайланмасына урнаштырабыз. Иң элек шкафтагы температураның 70 оСка кадәр күтәрелгәнен көтәбез дә төтен бирәбез һәм шул режимда итне 2 сәгать тотабыз. Аннан соң алып, махсус киптергеч шкафка куябыз. Анда ит тагын да тәмлеләнә. Ат, бозау итен дә ыслыйбыз, — диде Марат Бикбаев.
Ләйлә ШИҺАБИЕВА.