Нурлат районының Якты Күл авылында яшәүче Зөлфәт ага Фәйзуллин инде 7 елдан артык дөньяны күрүдән мәхрүм. Мәзәкләр сөйләргә ярата, аудиокитаплар тыңлый һәм тормышына шөкер кылып гомер итә ул.
Телефоннан көр тавыш ишеткәч, дөрес эләктемме икән дип, аптырап калдым. Чөнки тумыштан ук күз авыруыннан интегеп, бүген инде якты төсләрне бөтенләй күрмәүче кеше белән сөйләшү башкачарак булыр дип фаразлаган идем. Ә анда боегу, кәефсезләнү, тормыштан зарлану дигәннең эзе дә юк. Киресенчә, әңгәмәдәшем сөйләшү барышында шаян сүзләр кыстырырга җай таба, тормыш иптәше Рушания апа белән дә аралашып ала, бер-берсен ярты сүздән аңлаулары сизелеп тора.
— Мәзәк сөйләргә ярата ул. Шулкадәр мәзәкне каян белә торгандыр, үзем дә аптырыйм, — ди Рушания апа. — Шифаханәдә ял иткәндә, мәзәк сөйләү бәйгеләрендә җиңү яулый. Спорт ярышларында да катнаша. Армрестлинг буенча икенче-өченче урыннар ала.
Зөлфәт абыйның күз авыруы бала чагында ук ачыклана. Башта бар да яхшы була, урта мәктәпне тәмамлый, терлекчелектә хезмәт куя, бораулау эшләре предприятиесендә дә эшли. 1995 елда өйләнә, тормыш иптәше белән йорт җиткезәләр, сарайны яңарталар, урманнан агачны үзләре кисеп ташыйлар. Терлек-туар асрыйлар.
— Куйбышевтан диагноз куеп кайтаргач, Нурлаттагы күз табибы: “Районда мондый кешеләр унау гына, аның дәвасы юк”, — диде. Авыруым аркасында авыр күтәрергә, физик хезмәт башкарырга ярамады. Әмма авылда эшләмичә торып була димени. Күрәсең, шулай язган булган. Күзләрем шәм яктысы сыман акрын гына тоныклана барды. 2016 елдан бөтенләй күрми башладым, — ди Зөлфәт ага.
Әмма сукырлыкны һич тә хөкем карары буларак кабул итми. Кайбер физик эшләрне башкара алмаса да, кул кушырып утырырга күнекмәгән ул. Тормыш иптәшенә ярдәм итәргә тырыша. Көзен бакчадан капчыклап бәрәңге ташый, кибеткә, мәдәният йортына да мөстәкыйль барып кайта ала.
— Минем өчен элеккечә үк күрә сыман тоела. Шуңа эшне дә кушып кына торам үзенә, — ди Рушания апа, елмаеп. — Гомумән, юлымда нәкъ ул очраганга рәхмәтле мин. Ике кызымны үзенеке сыман якын күреп үстерде, аларга яхшы әти, оныкларга игелекле бабай ул.
— Сөйләшергә яратам. Шөкер, 85 яшьлек әниебез безнең белән яши. Хатыным эштә булганда, өйдә иптәшкә ул бар. Күршеләр дә еш керә, рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Ә буш вакытта аудиокитаплар тыңларга яратам, — ди Зөлфәт абый.
Фәйзуллиннарның гаилә коруларына 30 ел булып килә икән.
— 36 яшемдә генә өйләндем. Аның каравы хатынның менә дигәне эләкте. Рушания ризыкны телне йотарлык итеп пешерә, мәҗлесләргә табын әзерли, бик матур җырлый, авылдагы концертларда катнаша, аларга мин дә йөрим. Әле Нурлаттагы концертларга да барабыз, — дип сүзен дәвам итә Зөлфәт ага.
Районда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең үз җирле оешмасы булуы да күрмәүчеләрнең тормышларын җанландырырга булыша. Өй салганда да саллы ярдәм күрсәткәннәр үзләренә. Оешманың бүгенге рәисе Мария Кузьмина хәлләрен белешә, төрле чараларга чакыра, бәйрәмнәрне дә бергә күңелле итеп билгеләп үтәләр, сәяхәтләргә йөриләр. Ә авыруын язмышына язылган Аллаһ сынавы дип кабул итә ул.
— Аллаһы Тәгалә: “Яраткан колыма сынауны мулдан бирермен”, — дигән бит. Язмыштыр инде, күрәсең. Хәзерге көнемә бар йөрәгем белән шөкер итеп яшим. Якыннарым — янәшәмдә, туганнарым бик күп, алар һәрвакыт булышырга әзер. Бүген Аллаһтан дин юлына басуда ярдәм сорыйм. Әлбәттә, могҗиза булып, күземнең ачылуына да өметләнәм. Бу дөньяның матурлыгын үз күзләрем белән күрәсем килә әле, — ди ул.
Лилия МӨБАРӘКШИНА.