Буа районы Түбән Наратбаш авылында су юк икән.
— Элек-электән шундый проблема бездә. Коелар да бар. Тик анда 3 чиләк су җыеламы икән? Бетеп бара. Халык эчәр суга тилмерә, — дип шалтыраттылар редакциягә. — Коелар казытып карадык. Андагы су эчәрлек түгел, сап-сары. Юына башласаң да, бераздан бөтен тән купшакланып чыга. Ул суны кулланырга да куркабыз. Аның каравы авылда 27 миллион сумга клуб төзекләндерәләр. Шул акчаны су кертү өчен кулланып булмыймы икән соң?
КОЕДАГЫ СУ ЭЧӘРЛЕК ТҮГЕЛ
Түбән Наратбаш — чагыштырмача зур авыл. Биредә 650 гә якын кеше яши. Авылга су 1980 елларда ук кергән булган. 2011 елда “Чиста су” дәүләт программасы буенча скважинаны алыштырганнар, ремонт ясаганнар. Тик соңгы елларда суның сыйфаты бик начарланган. Өстәвенә ул кимегән.
— 2011 елда авылда су скважинасын алыштыру якынча 17 миллион сумга төште. Тик суның сыйфаты начарлану сәбәпле, ул эчәргә яраксыз. Лаборатор тикшерүләр күрсәткәнчә, су СанПин таләпләренә җавап бирми. Анда тимер тиешле нормадан — 40, ә марганец 6 тапкыр күбрәк, — ди авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Шәрәфетдинов.
Белгечләр әйтүенчә, мондый суны куллану сәламәтлек өчен куркыныч. Тимер артык күп булу тиз картаюга китерә. Кешедә аллергия күзәтелергә мөмкин. Сыйфатсыз су бавыр һәм кан авыруларына сәбәпче булырга мөмкин. Марганецның нормадан артык булуы нерв системасына тәэсир итә. Хәтерне начарлата, хәлсезлек китереп чыгара. Гомумән, марганец үпкә, йөрәк эшчәнлегенә зыян сала.
— Тимерле су аркасында кранга, бәдрәфтәге унитазга юшкын утыра, алар тыгыла, тиз таушала. Ул сары су тән тиресен дә боза, — ди авылда яшәүчеләр.
Җәй көннәрендә бакчадагы яшелчәләргә сибәргә, башка кирәк-яракларга анысы да ярап куяр иде. Тик суның сыйфатсыз дигәне дә соңгы елларда сизелерлек кимегән.
— Минем үземнең дүрт кое. Барыбер су җитми. Җәй коры килгәнгә дә су качты, ахры. Аннары безнең яклардан Буа спирт заводына су алалар. Шуңа да су кимеде дип уйлыйбыз, — ди авыл җирлеге башлыгы.
“СУГА ТАКСИ БЕЛӘН БАРУЧЫЛАР ДА БАР”
Хәзер кем ничек булдыра, шулай су таба. 18 километр ераклыктагы Килдураз авылындагы колонкалардан алып кайталар. Яңгырлы көннәрдә, пычракта ул якка кереп булмаганда, күршедәге Зур Кырлаңгы авылына юл тоталар. Анда тау астында чишмә ага. Түбән Наратбашның үзендә андый чиста сулыклар, инеш-чишмәләр юк, диделәр. Дөрес, авылдан 5 чакрым ераклыкта гына буа урнашкан. Анда су алыр өчен махсус урын да булдырганнар. Авыл халкы суны шуннан да ташый.
— Без — гаиләдә өч кеше. Көненә ашау-эчүгә генә 15 литрлап су китә. Балалар кунакка кайтса, тагын да күбрәк кирәк. Мунча ягасың, кер юасың. Суны буадан ташыйбыз. Гел кибеттән шешә белән су сатып алып булмый бит. Машина бөтен кешедә юк. Суга такси белән баручылар да булды, — ди бер апа.
Күрше Бикмураз авылы да сусызлыктан тилмергән. Былтыр аларга әлеге дә баягы шул буадан су керткәннәр. Түбән Наратбаш авылында да су проблемасын шул рәвешле хәл итәргә җыеналар. Буадан авылга 4 километр тирәсе торба сузылган.
— Урамда 40 лап колонка бар. Аларны яптырасы, янгын гидрантларын хәл итәсе, демонтаж эшләрен төгәллисе, кәгазь эшен рәткә китерәсе бар. “Водоканал” оешмасы рөхсәт биргәннән соң, өйләргә су китәчәк. Бу эшләр өчен 3 миллион сумнан артык акча таләп ителә. Акчаның бюджеттан бүлеп бирелгәнен көтәбез. Бу мәсьәлә авыл җыенында да күтәрелде. Район җитәкчелегенә дә таныш. Июньдә авылны су белән тәэмин итү буенча карар билгеле булачак, — ди авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Шәрәфетдинов.
Клубка килгәндә, ике атна элек анда ремонт эшләре башланган. Мәдәният йортын төзекләндерү өчен каралган акчаны суга тотып булмый.
— Алар икесе ике программа бит. Клуб 1985 елдан бирле эшли. Бина нык искергән иде. Бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән. Ул 200 урынга исәпләнгән. Аның урынына җыйнаграк яңа клуб төзү отышлырак та булыр иде, бәлки. Тик җитәкчелек, нигезе яхшы дип, искесен ремонтлатырга булды, — ди авыл җирлеге башлыгы.
Үзара салым акчасына да су мәсьәләсен җайлап булмый икән. Беренчедән, халыктан аның кадәр сумма җыелмый. Икенчедән, үзара салым акчасы башка максатларда кирәк. Бу программа буенча ниләр эшләнәчәге күптән хәл ителгән.
Авылда су булмагач, халык: “Ут-күз чыга калса, нишләрбез”, — дип тә борчыла. Җәй көне коры үлән яна башлаган булган. Авыл җирлеге башлыгы исә, янгын очрагында авылдагы зур күлдән су алу каралган, диде.
“СУСЫЗ ДА БУЛМЫЙ”
Әтнә районы Ары авылыннан да, 7 көн сусыз утырабыз, дип шалтыраттылар. Хәтерлим, моннан 5 еллар элек Арыда да хәлләр Түбән Наратбаштагыдан ким түгел иде. Халык сусыз тилмерде. Башнядагы су эчәргә яраксыз, акшарлы булганга, аннан баш тарттылар. Кое казудан мәгънә булмады. Хәтта 200 метр тирәнлектә казысаң да, су чыкмый иде. Халык суга тау астындагы чишмәгә йөрде. Ниһаять, 2018-2019 елларда “Чиста су” программасы буенча авылдан 500 метр тирәсе ераклыкта 145 метр тирәнлектә скважина казыттылар. Су мәсьәләсе хәл ителгән кебек иде. Тик берничә елдан су насосы еш яна башлаган. Яңа елдан соң берничә көн халык сусыз утырган.
— Җәй коры килгәнгә, авылда су качты. Скважинадагы су күләме кими. Шуңа да насос еш яна. Моңа кадәр әлеге скважинаны җирле үзидарә карап тора иде. Аннары аны райондагы торак-коммуналь хезмәтләр оешмасы карамагына тапшырдык. Тик янган саен насосны алыштыру аларга шактый чыгымлы була башлады. Шуңа да бу юлы яңа насосны тиз генә ала алмадылар. Халык февральдә 7 көн сусыз утырырга мәҗбүр булды. Ахыр чиктә насосны җирле үзидарә юнәтте. Монысы гомерле генә булсын инде, — ди Ары авылын үз эченә алган Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев.
— Су кимегәндә үзеннән-үзе сүнә торган насослар да бар. Гади насос 56 мең сум торса, болары — 256 мең сум. Әгәр мондый хәл тагын кабатланса, бәлки, район хакимияте белән элемтәгә чыгып, тагын бер скважина казыту турында уйларга кирәк булыр. Дөрес, бу — шактый чыгымлы эш. Беренче скважина да, барлык эшләрне бергә кушып исәпләсәң, бюджетка 12 миллион сумга төшкән иде. Сусыз да булмый, — ди Хәмит Гәрәев.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.