Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, композитор, җырчы, шагыйрә, телевидение алып баручысы Зифа НАГАЕВА белән сөйләшеп утыру — үзе бер җылы тапшыру караган кебек. Андагы энергия, матур тавыш, сүз байлыгы, фикер төрлелеге!
— Синең кебек, башкалар да мактап тора үземне. Тик, шул ук вакытта, үзсүзле, үҗәт тә мин. Алга куйсам, “шартласам” да эшләргә, башлаганмын икән — бетерергә кирәк. Шуның белән сәламәтлегемә зыян да китерәм, — ди Зифа апа, елмаеп. — Җиләккә баргач, чиләк тулмыйча кайтмыйм, өй җыештыра башласам, бетермичә туктамыйм. Бу миңа комачаулый да. Бераз акрынаерга, сабыррак булырга кирәк, дим. Шуның өстендә эшли башладым.
“ҮЗЕМНЕ ЯЗЛАР АЛЫП КИЛҮЧЕ ИТЕП ТОЯМ”
— Зифа апа, кәефләрегез ничек? Ниләр белән мәшгульсез?
— Ураза тотам. Гаиләбез белән Уфаның “Ихлас” мәчетендәге кафеда ифтар уздырдык. Җырлар бик күп вакыт сорый. Җырчылар гел мөрәҗәгать итә. Юбилей, төрле чараларга алып баручы итеп чакыралар. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле белән тыгыз аралашабыз. Тормышта кирәкле икәнемне тоеп яшим.
— Әле зур яңалыгыгыз да бар?
— Әйе, 7 мартта “Авыргазы районының мактаулы гражданы” исеменә лаек булдым.
— Язны ничек каршы алдыгыз, Зифа апа?
— Язны алып килүче дә бит әле мин — 1 мартта туган көнем. Язны аеруча түземсезлек белән көтеп алам. Бу фасыл минем өчен — өй түбәсеннән тып-тып итеп тамган тамчылы авылым хатирәсе. Яз җитү белән күңелемдә ишегалдындагы тавыклар, кояшта иркәләнеп утырган песиләр, гөрләвекләр яңара, әнием белән үткән балачакка кайтам.
— Уфада үз йортыгыз белән яшисез. Кар сездә дә күп булгандыр.
— Авылда да, шәһәрдә дә үз йортыбыз белән торгач, быелгы карлы кыштан зарланып та алдым. Иптәшем Шәйхинур Уфа-Мәскәү рейсларында йөри, дүрт көнгә бер генә кайта. Шуңа ул юкта, карны мин көрәдем.
— Иске Итекәйгә еш кайтасызмы?
— Атнаның яртысы — монда, калганы анда уза. Шәһәрдә — шәһәрчә, авылда бөтенләй башка халәт, икенче сулыш. Анда бассейн бар, барлык шартлар тудырылган. Шуңа яз, җәй ешрак та кайтабыз. Соңгы елларда бакча эшен бераз җиңеләйттем. Сезонында өзеп ашарлык кына утыртам. Үсентеләрне базардан сатып алам. Ишегалдында күбрәк күпьеллык чәчәкләр, гөлләр үстерәм.
— Туган авыл ничек яши?
— Туган авылым Иске Итекәйне халык телендә Гомәр авылы дип йөртәләр. “Гомәремнең күлләре” дигән җырымны бүген дә яхшы беләләр, аны мәрхүм җырчы Хәния Фәрхи башкара иде. Авылдашлар белән аралашып яшим. Әниемнең ахирәтләре белән Коръән укытып ала идем, күбесе инде бакыйлыкка күчте. Авыл халкы итагатьле, күрше-күлән мәрхәмәтле, игътибарлы. Шуңа йорт-җирне тыныч күңел белән калдырып китәм. Кайчандыр Себергә чыгып киткән яшьтәшләрем кайтып йортлар салды. Авылыбыз бик зур булмаса да, бүген гөрләп тора.
“ҖЫРЛАРЫМНЫҢ БӘЯЛЕ ИКӘНЕН БЕЛӘЛӘР”
— Дүрт китабыгыз бар. Яңасы әзерләнмиме?
— Җырларымның хәзер исәбе юк. Кулдан язылган, озак еллар җыелып килгәннәрдән тагын дүрт китап чыгарырлык шигырь бар. Аны эшләтергә була ул… Ләкин бүген китап чыгару белән мәшгуль булганчы, актуаль чагында җырларымны халыкка җиткерү, ишеттерү ягын кайгыртуны яхшырак саныйм. Китап укучылар кимү йөрәкне әрнетә. Социаль челтәрләрдә халык белән актив аралашам. Анда җырларымның текстын, эчтәлеген сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактый.
— Җырчылар лаеклы түлиме, бәялиләрме?
— Хәзер дәрәҗәм, исем-шәрифем бар дигәндәй, авторлык оешмасында да торам. Җырларымның бәяле икәнен белеп киләләр. Бәяне индивидуаль куям. Шул ук вакытта бик моңлы тавышлыларына, концертларыма чыгарырга кирәк булган кайбер җырчыларга хакларны беренче планга куймыйча, халыкка таныту ниятендә, хәлләренә кереп тә эш итәм.
— Кайберләренең башкаруыннан канәгать калмаган чаклар да бардыр? Күңелгә тисә, әйтәсезме, киңәшләр бирәсезме?
— Җырчыларга: “Җырны әрәм иткәнсең”, — дигәнем юк, әмма эчтән генә күңелем кителгәне бар. Аны бит миннән алда халык үзе әйтә. Җырның да, кешеләр кебек, үз язмышы. Шуңа соңгы программамны “Бәхетле язмышлы җырларым” дип атадым. Җырларымның 99 %ы — бәхетле язмышлы.
— Сез — “Туган тел” каналында барган “Күзгә күз карашып” тапшыруының авторы, алып баручысы. Тапшыру ничек оешты?
— “Күзгә күз карашып” тапшыруы — кадерле балам кебек. “Туган тел”дә җырчы Лилиана Ирназарова продюсерлык иткәндә: “Зифа апа, радиода эшләгән елларыгызны әти-әниләр якын итеп сөйли. Каналда сезнең стильдәге тапшыру юк. Берәр проект эшләп карыйк әле”, — диде. Шулай алып киттем. Тапшыру алты ел бара. Җитәкчелек белән килешү буенча гына эшлим. Алар мине куәтләп тора. Ләкин матди якны үзем хәл итәм. Шунысы авыр. “Күзгә күз карашып” тапшыруы үз-үзен финанслый. “Туган тел” каналының эфир инженеры ярдәм итә, үзем тапкан операторым белән әзерлибез. Ә тапшыруны оештыру, чыгару — миннән генә тора. Геройларны үзем эзлим. Соңгы вакытта үзләре теләк белдергән җырчылар да бар. Кешене ачар өчен, макташып утырып кына булмый, кайчак кискен сораулар да бирергә туры килә. Тапшыру атнага ике тапкыр күрсәтелә. Халыкчан, диләр, яратып карыйлар. “Ютуб”ка да куеп барам.
“МИНЕМ БЕЛӘН ЯШӘҮЛӘРЕ АЙ-ҺАЙ…”
Зифа апаның беренче ире күптән вафат. 23 елдан артык бергә яшәгәч, аерылыша алар. Өч елдан соң ире бакыйлыкка күчә. Зифа апа җиде ел ялгызы яши. Улы — Эльвир, кызы Светлана гаиләләре белән шулай ук Уфада. Балалары икесе дә югары белемле. Светлана медицина өлкәсендә укыган, психолог белгечлеген дә үзләштергән. Эльвир аграр университетта белем алган, үз эше бар.
— Зифа апа, Шәйхинур абый белән гомер итүегезгә ничә ел? Бер-берегезгә тиз ияләштегезме?
— 6 апрельдә 19 ел була. Ияләшү дигәндә, бик авыр чаклар да булды. Икебез ике төрле кеше без. Туган ягыбыз бер, әни белән туганнар аралашып, электән бер-беребезне белсәк тә, гаилә коргач, җиңел генә түгел шул. Ул җиде яшькә кечерәк тә бит әле. Минем белән яшәгән кешегә җыр дөньямны, галәмәт күңелемне аңларга, туктаусыз хәрәкәттә булуыма түзәргә кирәк. Зифа апаң белән торырга, ай-һай, һәр кеше булдыра алмас иде.
Низаглар, аңлашылмаган чаклар, җырлыйсы килмәгән көннәр — барысы да булды. Мин бит бик максатчан, принципиаль кеше. Балаларга кыенрак вакытлар да булды. Хәзер алар да ихтирам итә. Оныклар “аһ” итеп, карт әти дип үсте.
— Гаиләне ничек саклап калдыгыз?
— Безне эш саклап калды. Ул дүрт ел администраторымның концертларымны ничек эшләгәнен, акчаны башкалар ничек җыйганын, безгә проценты гына калганын күрде, шушы системаны өйрәнде. Мөнәсәбәтләребезне кыен чакта җыр җайлады, дия алам. Ирем хезмәтемне бәяли, халык алдында хөрмәтле икәнемне белә. Яши-яши яшь тә бара, күбрәк аңлаша башлыйсың. Аңа тормышка чыкканда, төрлесен уйладым: машина бар — утыртып йөрергә иптәшем юк (хәзер Зифа апа үзе дә рульдә бик яхшы җилдерә — Л.Й.). Балалар ул чакта институтта укый, тормышта үзләренең йөгерә башлаган вакыты. Бакча бар, анда да эш күп. Кыскасы, машина йөртергә дә, кадак кагарга да, нәрсә уйласаң да, ир-ат кулы кирәклеге сизелә башлады.
— Ә Шәйхинур абыйның гаиләсе?
— Ул чакта Шәйхинур Себердә эшләп йөри иде. Тормыш иптәше белән биш ел бергә яшәмәгәннәрен әйтте. Араларына кысылмадым, бик әйбәт мөнәсәбәттә, балалары белән яхшы аралашабыз. Бүген Шәйхинур — үзенекеләр һәм минекеләр белән бергә җиде оныкка карт әти. Тормыш иптәше дә — безнең райондаш, бик күп еллар җитәкче вазыйфаларда эшләгән ханым. Бер-беребезгә сүз җиткермәдек, бу яктан акыллы булдык. Чөнки ике як та — мин дә, ул да гаепле түгел. Гаилә коруга, концертлар белән чыгып киттек. Шәйхинур иҗатымның алдына басты, минем җыр өчен “чишенеп сугышырга” әзер иде. Шулай эшли-эшли, яши-яши еллар узганы сизелми дә калды.
— Күз тимәсен, гел яшь, энергияле күренәсез, Зифа апа! Үзегезне ничек саклыйсыз?
— Элек сабын белән битне юганбыз да йөгергәнбез. Вакыт та, кыйбатлы кремнар алырга акча да булмады. Бераз керем булса, сәхнә костюмнарына арттырырга тырыша идем. Төнгә чәчкә бигуди чорнап, иртән лак белән катырабыз да чыгып китәбез. Кайда ул чакта хәзерге кебек акча түләп чәч ясатулар… Концертлардан тыш, радио эше дә җаваплы иде. Соңгы вакытларда, кызым да косметолог, медицина белгече булгач, матурлык салонына, чәчтараш, визажистка барам. Моңа акчамны жәлләмим. Хәзер бу яшьтә үзеңне карамыйсың икән, нәтиҗәсен көзге бик тиз күрсәтә. Дөрес туклану да кирәк, бигрәк тә олыгая барганда.
— Сез спортта да актив бит әле.
— Иртән йөгерүне бервакытта да туктатканым юк. Уразада булсам да, сәхәрдән соң бераз ятып алам да чыгып йөгерәм. Чаңгыда да байтак шудым. Ә тимераякка бик басмыйм хәзер. Ни дисәң дә, олырак сөяк, бер таеп егылырсың да, Алла сакласын. Саф һавада җәяү йөрергә яратам. Язын велосипед сезонын башлап җибәрәм. Өйдә төрле күнегүләр ясыйм. Интернетта барысы да күрсәтелгән. Пешеренергә, балаларны тәмле ашларым, камыр ризыклары белән каршы алырга яратам. Лаеклы ялда ничек тик утырырмын дия идем. Аның рәхәтлеге… Балалар, оныклар белән мәш киләбез. Әле бит телевидение, иҗат эше дә муеннан. Вакыт җитми.
Табигатьне шулхәтле яратам. Урманга барып, агачларны кочаклап тору — үзе нинди бәхет! Аларга карап көч алам. Күп җырларым табигать мизгелләренә, аның матурлыгына хозурланып языла. Хәзер “Бүген яшим” девизын алга сөрәм. Көн бик кыска. Вакытның кадерен белеп яшәсәк иде. Файдалы эш белән, кирәкле гамәлләр кылып үткәрергә тырышам. Күпме гомер бирелсә дә, саулык белән, җырларымнан, халкымнан аерылмыйча яшәргә насыйп булсын иде.
Лилия ЙОСЫПОВА.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Зифа Вәли кызы Нагаева
Туган җире: Башкортстанның Авыргазы районы Иске Итекәй авылы
Туган көне: 1 март, 1956 ел
Белеме: Уфа музыка училищесы, югары белемле психолог