Юмор остасы, җырчы Рамил ШАРАПОВ белән Буа театрында эшләгән чорында ук якыннан танышып, газетабызга беренчеләрдән булып әңгәмә эшләгән идек. Аннан соң да очрашып сөйләшүләр булып торды. Рамилнең шул ягы аеруча ошый: бүген план-максатлары белән уртаклаша, хыяллар кора. Иҗатка бәйле булсынмы, шәхси тормышка кагылсынмы, аерма юк, икенче күрешүдә аларга тулысынча ирешкән була. Хәзер тамашачыга, социаль челтәрләрдә язылучыларына Шарапҗан буларак та яхшы танылган Рамил тормышта бөтенләй икенче кеше. Ничек шулай рольгә кереп бетә…
“КИЛГӘН КЕШЕНЕ КУМА, КИТКӘН КЕШЕНЕ ТОТМА”
— Рамил, берничә ел элек сөйләшкәндә, үзеңнең юмор төркемен оештыру теләге белән янып йөрүеңне әйткән идең. Хәзер тулы состав белән гастрольләрдән кайтып кермисең!
— Бу хыял, бәлкем, Буа театрында эшләгәндә үк булгандыр. Театрдан тыш, берничә төркемдә алып баручы да булып эшләдем. Чагыштырып, өйрәнеп, шактый зур тәҗрибә тупладым. Казан театр училищесында укыганда, “Россия 2” каналыннан “Петросян-шоу” проектын яратып карый идем. Евгений Петросян — кумирым. Янына халыкка кызыклы булган, харизмалы артистларны җыя ул. Шул вакытта: “Алла боерса, минем дә “Шарапов шоу” дигән проектым булачак”, — дип хыяллана идем. Инде төркемем белән дүртенче сезонны тәмамлыйбыз.
— Иҗат эшчәнлегең кайсы елдан башланды?
— 2009 елда Буа театрында эшли башладым. Сәхнә эшчәнлегенә 15 ел була. Театр юлы — үзенә күрә бер профессиональ үсеш. Шуннан соң үз-үземне эзләү, тегендә-монда йөрү… Ул елларны бик профессиональ юнәлешкә кертмим.
— Узып баручы сезон, эшчәнлек турында нинди нәтиҗәләр ясыйсың?
— Татар эстрадасында үзебезне “Шарапов шоу” төркеме генә дип түгел, ә “Шарапов шоу” юмор театры дип саныйм. Театр буларак әле кәгазьгә теркәлмәсәм дә, ул статуска лаеклы кешеләр, дип әйтәсем килә. Сәхнәгә бер-ике елга гына килмәдем. Авырмы, җиңелме, абынаммы, тораммы — барачакмын. Бүген миндә
8 кеше эшли. Төркем белән бу сезонда 120 ләп концерт куябыз. Иҗатта гел яңалык, төрлелек кирәк. Яңа талантлар эзлибез, үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирәбез.
— Киртәләр дә юк түгелдер…
— Төрлесе булды. Быел Самара өлкәсендә тулысынча аппаратура янып чыкты. Утыр да ела шунда… Ничек итсәк иттек, ерып чыктык. Әмма мин кыенлыклардан да үземә ниндидер нәтиҗә ясыйм. Авыз пешү дә кирәктер, дим. Тамашачы аз җыелган, белеп бетермәгән яклар да бар. Кире борылмыйбыз, куябыз. Минуска эшләгәндә дә, төркемгә вәгъдә иткән сумманы түлим. Максат акча эшләү генә түгел бит, мин халыкка хезмәт итәргә тиеш. Зарланырга яратмыйм. Миңамы соң еларга? Аяк-кулларым бар, башым исән-сау.
— Син таләпчән оештыручыдыр?
— Директор буларак, бик дисциплиналы, үҗәт кеше мин. Соңга калганны яратмыйм. Мин тарткан арбага кемнеңдер болай гына утырып барасы килсә, алай булмый. Тамашачыга, гаилә кебек, команда белән күренәбез. Без бердәм эшләргә тиеш. Кемдер бу планканы тарта алмый. Бабайның: “Улым, килгән кешене кума, киткән кешене тотма”, — дигән сүзе бар иде. Йә эшлиләр, йә китәләр.
— Буа театрыннан сине бик җибәрәселәре килмәгән иде кебек. Мөнәсәбәтләр ничек калды?
— Театр елларына рәхмәтлемен. Анда намус белән эшләдем, йөзләренә кызыллык китермәдем. Ул чакта театрны бергә күтәрдек, дип әйтсәм дә була. Үз юлым белән киттем. Әйе, элек, бәлки, ачуланышулар да булгандыр. Тиз кызып, тиз сүнә торган кеше мин. Бу — иҗат процессы. Театр директоры Раил абый Садриев белән яхшы аралашабыз. Быел беренче тапкыр концертны театрның яңа бинасында куйдык.
“ӘТИ-ӘНИ КҮПТӘН АЕРЫЛЫШТЫ”
— Күптән түгел чыккан “Әткәй” дип аталган җырың күпләрнең күңелен кузгатты.
— Драма артисты булырга укыдым, әмма ул өлкәдә бик эшләмәдем. Аннан, мин җырчы түгел, җырлаучы гына. Лирик як миңа гел якын. Монологлар сөйләргә яратам. Моңа хәтле концертларда гел әнкәйләр хакында җырлый, сөйли идем. Күңелдә әтиләр турында да җыр йөрттем. Кызганыч, әти-әнием күптән аерылышты. Икесен дә тигез, якын күрәм. Әти исән вакытта аңа багышлап җыр яздыру теләге бар иде. “Әткәй” җырының сүзләрен — Ренат Галиәскәр, көен Илназ Гарипов иҗат итте. Җыр тудыру өчен шактый тырыштык. Гөлинә Шәйхи белән монологын әзерләдек. Нәтиҗәсе яхшы булды. Күпләр: “Әткәйне искә төшердегез, елаттыгыз”, — дип яза. Әти баштан гына сыйпап тормады анысы, каеш та шактый эләкте. Җыр сүзләренә барлык хисләрне дә кертәсебез килде.
— Әти-әниең икесе дә Адав-Толымбайда яши. Яңадан кушылу турында уйлаганнары юкмы икән?
— Юктыр. Вакыт шактый сузылды. Икесенең дә үз холкы, алар хәзер шушы ялгыз тормышка ияләшкән. Әти үз өебездә, әни авылда туган йортында — бабай нигезендә яши. Бер-берсе белән азмы-күпме аралашып торалар. Әти өйне ремонтлый, без хәлдән килгәнчә ярдәм итәбез. Үзе тышлый, ясый, балта эшенә оста. Мунчаны да матурлап эшләде. Кайтып, икесен дә күреп китәбез.
— Умарталар торамы соң?
— 15 ләп оя бал кортларыбыз бар. Әти аларны яратып карый. Элек үзем дә мәш килә идем. Умартачылык эшен яратам. Тик чагулары битемә килешеп бетми.
— Үзеңнең нинди кызыксынуларың бар?
— Әти белән балыкчылар без. Сирәк булса да, барырга тырышам. Бу — минем өчен әйтеп бетергесез рәхәт процесс, яхшы “чир”. Табигатьтә ял итү, шунда үзем генә калып уйлану ошый. Спортны үз итәм, бассейнда йөзәргә, йөгерергә яратам. Паркларда, Кремль яр буенда йөгерәм. Кемнәргәдер кечкенә булса да күчтәнәч биреп, көтелмәгән бүләк ясап сөендерү ошый. Юмартлыктан, кешене шатландырудан ләззәт алам. Хатыным Земфира белән берәр шәһәргә китеп, күзәтеп, театрларына барып, шундыйрак ял оештырырга яратабыз. Анысы күзаллауны үстерү өчен кирәк.
— Бертуган сеңлең Гөлназ Казандамы?
— Сеңлем миннән 4 яшькә кечерәк. Бик мөстәкыйль, тырыш, холкы нык. Бер дә елап утыра торган түгел, мин аңа караганда йомшаграк. Гөлназ Казанда 7 нче хастаханәдә эшли. Әлегә кияүдә түгел. Сеңлемнең бәхетле гаилә коруын телим.
“ХАЛЫК МӘХӘББӘТЕ БУЛСА…”
— Земфира эшкә чыкмадымы соң?
— Белгечлеге буенча хатыным — банк хезмәткәре. Эшкә чыкмады, балаларны карый. Алар ике җирдә, ике график белән укый. Йөртергә, карап бетерергә дә кирәк. Өйдә дә эш җитәрлек. Земфираның зур хезмәте — гаилә. Табыш ягы минем җаваплылыкта, ә йорт дилбегәсе хатыным кулында. Гастрольләрдә йөргәч, мин ул вазыйфада икенче планда гына. Гаиләбез учагын Земфира саклый, тәрбияне ул бирә. Улыбыз Раянга — 10, кызыбыз Линарага 8 яшь. Кызыбыз үҗәтрәк, хәйләкәррәк, сәхнәгә якынрак. Раян сабыр, мөстәкыйль. Футбол уйный, икесе дә биюгә йөри.
— Рамил, коронавирус чорында көтмәгәндә Шарапҗан булып чыктың һәм тиз арада халык мәхәббәтен яуладың. Кыен чакта юмор белән барыбызның да күңелен күрдең.
— Ул образ уйламаганда килеп чыкты. Шарапҗан “туганга” 4 ел булды. Театрда эшләгәндә, мыек җыярга ярата идем. Фатирда берсе сакланып калган. Үзизоляция вакытында җыештырганда килеп чыкты. Гомер булмаганны майка кидем, мыек ябыштырдым һәм, үзем дә сизмәстән, рольгә кереп киттем. Кызык өчен бер-ике видео төшергән идек, халык ошатты.
— Сериал кебек көтеп алдык ул чакта. Бик күпләр сиңа рәхмәт сүзе язды. Земфира да барыбыз өчен ачыш булды. Ник моңа хәтле “яшереп” тордың?
— Башта иптәш егетнең хатыны белән төшердем. Земфирада мондый талант яшеренеп ята дип белмим бит әле (көлә). Шарапҗан ачты. “Кеше хатынына чабып йөреп булмас, әйдә, икәү башлыйк”, — дидем. 200 дән артык серия төшердек. Ул чакта: “Үзизоляция бетмичә, халыкны Шарапҗансыз калдырмыйм”, — дип үземә сүз бирдем. Кыска гына шушы видео күпме вакытны ала. Кайчак талашып та бетә идек. “Сиңа акча кертми бит ул. Нәрсәгә төшерәсең?” — диючеләр дә булды. Кайчак арытса да, бик яратып башкардым, халыкны ял иттерә алдым. Шуның белән үстем, канатландым. Халык мәхәббәте булса, икеләтә хезмәт куям.
— Йорт алдыгыз кебек, Рамил?
— Узган ел Казанның Семиозерка бистәсеннән өй алдык. Анда ремонт эшләре бара. Быел күченергә ниятлибез, Алла боерса. Балаларга мәктәп ерагая. Хатынымны рульгә утыртырга була инде. Моңа хәтле йөрми иде әле.
— Хәзер нинди эшләр көтә?
— Сезонны ябып, әйткәнемчә, яңасына әзерләнү, Шарапҗанга яңа җыр яздыру, клип төшерү эшләре көтә. Мәскәү йә Санкт-Петербургкамы барып, бераз рухый ял итәсе килә. Өйдә ремонт эшләре… — исемлек шактый җыела.
Лилия ЙОСЫПОВА.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Рамил Рафыйк улы Шарапов
Туган җире: Буа районы Адав-Толымбай авылы
Туган көне: 13 апрель, 1990 ел
Белеме: Казан театр училищесы, Социаль-гуманитар белемнәр институты, Казан дәүләт мәдәният институты