Буада яшәүче шагыйрә, язучы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе Гөлнур Айзатны (Гыйниятуллина) күптәннән беләм. Якташым ул, Апас кызы. Гөлнур апа җырлар авторы буларак артист халкына да яхшы таныш. Буалылар өчен исә ул — элекке район башлыгы Азат Касыйм улы Айзатулловның сабыр җәмәгате. Кем соң ул Гөлнур Айзат?
“ЕРЛАГАНЫҢНЫ БЕЛӘБЕЗ, АЗАТ СҮЛӘДЕ”
— Гөлнур апа, кәефләр ничек? Язны сагынып көттегезме?
— Кәефне һәркем үзенә үзе тудырадыр. Әгәр төшенкелеккә биреләсең икән, кулдан эш төшә. Ә мин мескенләнергә тырышмыйм, кәефем булмаганда, физик эш белән күңелне бастырам. Рәхәтләнеп бакчада эшлим, йорт-җирне җыештырам, тәмле ризыклар пешерәм. Язларны һәрчак сагынып көтеп алам, чөнки кошлар кайтканын күзәтергә яратам. Минем шигыремә иҗат ителгән “Казлар язмышы” дигән җырның тарихын сөйлим әле. Ишегалдын себереп йөрим. Шулчак баш очымнан казлар очып узды. Берсе аерылыбрак оча иде. Мин аңа: “И, казкаем, кушыл төркемеңә, сиңа көч биреп торам”, — дидем дә кулларымны күккә сузып теләк теләдем. Каз бер талпынып алды да төркемгә кушылды… Күңелемдә шундый рәхәт хис туды, әйтерсең лә казга үз канатларымны бирдем! Тиз генә өйгә кереп, шушы текстны яздым. Кичен дустым, композитор Илдар Магданов җырны “ВКонтакте”га салды. Үзе җырлап, миңа минусын да җибәргән. Илдар арабызда юк инде. Ә җыры яши…
— Азат абый белән ничек таныштыгыз? Озак очрашып йөрдегезме?
— Ул чакта университетның 3 нче номерлы тулай торагында чит ил студентлары белән эшләүче секторны җитәкли идем.
Беркөнне тулай торакта яшәүче студентларга татар моңын ишеттерәсе килеп, композитор Сара апа Садыйкова белән әдәби кичә уздырасы иттек. Аны тәмамлап, кунакларны озаткач, дискотека башланды. Шунда бик модалы киенгән егет мине биергә чакырды. “Азат булам, сезне беләм. Мин дә Апастан”, — ди бу. “Апастан булгач, ник мишәрчә сөйләшәсең?” — дидем.
Шулай аралашып киттек. Чынлап та, минем турында барысын да белә булып чыкты. Сораштырып йөргән…
Кызык бу тормыш! Күз күрмәгән, колак ишетмәгән авылда, булачак каенатамның юбилеена табын әзерләшеп йөрим. Читенсенәм, һәр эшем өчен борчылам.
Түр якта мәҗлес башланып китте. Мин оялып кына кунакларга аш-су, чәй ташыйм. Яшьлек әнә шул сафлыгы, оялчанлыгы, ихласлылыгы белән матур шул!
Тәнәфестә әткәй мишәрчә әйтеп куйды: “Кызым, синең ерлаганыңны беләбез, Азат сүләде, бер матур гына ерлап та бирерсең, яме”.
Кунаклар янә өстәл артына узды. Бәлеш өләшкәндә, әткәй күтәрелеп миңа карады. Янәсе, сүземне аяк астына салмыйсыңдыр бит? Күзләремне табындагыларга күтәрергә дә кыенсынып, акрын гына җыр башладым:
“Хушлаштың да
китеп бардың,
Аерылу авыр бит.
Күзләреңнең
моңын йөрәгемә салыйм,
Тукта, дустым, сабыр ит!..”
Кырык ике ел кырык ике минут кебек кенә узып та киткән… Ә булачак иремнең йортына тәүге тапкыр аяк баскан шул минутлар һаман күз алдымда. Беренче тапкыр кайтуымда ук күңелемдә җылы хисләр уяткан бу гаиләгә гомерем буе мәхәббәтемне саклаганмын…
Оялчан кызның инде әсәре дә юк! Бүген мин авылның мең төрле эше белән чыныккан, тормышның күзләренә туры карарга өйрәнгән, гомер уртасын күптән узган хатын… Күп эшләргә өйрәткән, мине “мишәрстан”га акрынлап ияләштергән каенатам-әткәй дә күптән мәрхүм.
— Азат абыйны карарга сезгә берәр кеше ярдәм итәме?
— Азат Касыйм улы сигезенче ел инде параличланган хәлдә ята, өч инсульт кичерде. Әлбәттә, авыру ирне карау, тәрбияләү җиңел түгел. Иң зур рәхмәтләрем улым белән кызыма, иремнең бертуганнарына, киявебезгә. Соңгы елда “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре берничә сәгать ярдәм күрсәтә. Без Азат өйрәнгән гадәт буенча һәр көнне иртәнге сәгать 5 тә торабыз. Юындыру, өс-башын чиста йөртү, урын-җирен пакь тоту, ашату-эчертү, саф һавага алып чыгу, тренажерда күнегүләр эшләтү белән көннең узганы сизелми дә. Үзем ишегалдында йә бакчада эшләгәндә, коляска белән чыгарып утыртам. Бу аңа үзен кирәкле итеп тою өчен мөһим.
— Гөлнур апа, сез — РФнең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы. Бүген мәктәпләрдә татар теле атнасына ике-өч кенә сәгать калды, бу сезне борчуга саламы?
— Әлбәттә, борчылам. Татарча исәнләшергә дә ярамаган чеп-чи рус мәктәбенә директорның милли тәрбия эшләре буенча урынбасары булып килдем. Бик күп каршылыклар аша узып эшләдек. Атналыклар, декадалар, осталык дәресләре үткәрү, район, республика бәйгеләрендә катнашу… Мәктәптә Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис музеен оештыру, барысы да татар телен саклап калу өчен эшләнде. Болар юкка булмаган дип ышанып яшәдек, яшибез. Телгә мәхәббәт уяту укытучының белеменнән, сәләтеннән тора! Татар теле укытучылары битараф булмасын иде.
“БАРЛЫГЫ 10 КИТАП БАСТЫРДЫМ”
— Иҗат итәргә ничек вакыт табасыз, Гөлнур апа?
— Балалар кечкенә чакта, аягым бишек тирбәткәндә, кулым чалбар, свитер бәйли, көйләп шигырь язам да, туктап блокнотка теркәп куям. Авылда 19 ел яшәдек, терлек-туар, кош-корт күп асрадык. Икешәр сыер савыла. Көн дә кул сепараты әйләндерәм. Баш очында радио җырлап тора. Өстәл читендә карандаш, газета, блокнот ята. Илһам килгәндә, сул кулым белән яза идем. Габделфәт Сафин башкаруындагы “Язмыш” җыры шулай туды.
“Яшәү яме” дигән җырым мине кабат тормышка кайтарды. Бүген аны йөзләрчә кеше башкара. 540 тан артык җыр язылган. Әле халыкка чыгасы берничә дистә җырыбыз бар.
— Күңелгә кайсы якынрак: поэзияме, прозамы?
— Вакыт кысан булганда, күбрәк шигырьләр, җыр текстлары иҗат итәм. Прозаны иремне яткыргач, төнлә язам. Барлыгы 10 китап бастырдым, тагын язып ята торган 4 китабым бар. Соңгы вакытта тарихый темаларга язам. “Баллы кирпеч”, “Гармунчы Хәтирә”, “Саф чишмә”, “Әманәт”, “Бәхет кошы” китапларында повесть, хикәяләр тормышның үзеннән алып язылды. Прозада фикереңне саллы итеп әйтеп була. Репрессия корбаннары турында “Җиһаннур” дигән китапны төгәлләп киләм.
— “Баллы кирпеч” исемле тарихый-биографик әсәрегезне укучылар бик җылы кабул итте.
— Повестьта чынбарлык 95 процент. Калган хәлләр минем фаразлавым.
Ташчы Ибәтулланың икенче оныгы — Хәлилрахманның икенче кызы — мин үзем. Якташларыма, оныкларыма шул оста, атаклы бабабыз турында сөйләргә теләдем. Әсәрне язганда, кайбер тарихый чыганакларны, энциклопедик басмаларны, һәвәскәр тарихчы, ягъни әтием Хәлилрахман Гыйниятуллинның газеталарда басылган язмаларын кулландым. Шулай ук әнием Рафига, Ибәтулла картның кызлары, оныгы, хәрби подполковник Разыйм Сәлимуллин кулъязмаларына, туганнарымның, якташларымның истәлекләренә, Апас туган якны өйрәнү музееннан алынган кайбер материалларга таяндым.
Китапны язганда, кайчак бер көтмәгән кешеләр дә ярдәм итте: Ибәтулла бабайны белүче авылдашлары, аның белән йортлар төзешеп йөргән кешеләрнең оныклары, киленнәре, Нәгыймә әби ягыннан кардәш оныкчыклар, укытучылар. Бик күп фотоларны Болын-Балыкчыдан ерак кардәшем Камилә Сафиуллина төшерде. Ә кайчакта Ибәтулла бабайны төшләремдә күреп, сорауларны үзенә бирдем. Төшемдә ул җавап бирде (!) Аның җавапларының дөреслеген раслар өчен, авылдашлары белән дә аралаштым. Бер яңа факт тапсам да, аның дөреслеген белми торып, әсәремә кертмәдем.
“АШ-СУ ӘЗЕРЛӘҮ БИК НЫК ТЫНЫЧЛАНДЫРА”
— Гөлнур апа, социаль челтәрләрдә сез бик актив. Ничек вакыт табасыз? Хуҗалыгыгыз да зур.
— Күбрәк “ВКонтакте”да иҗатымны күрсәтеп барам. Тиз генә язган шигыремне йә җырымны куям да кабат үз эшләремә чумам. Аш-су әзерләү бик нык тынычландыра. Пешергән ризыкларымның рецептлары белән дә бүлешәм. Үзен ялгыз хис иткән бер генә кешегә ярдәмем тисә дә, миңа рәхәт. Язганнарым буенча бик күп кайтавазлар алам, китапларымны почта аша да яздырып алалар.
— Балаларыгыз турында да сөйләшсәк иде. Улыгыз, кызыгыз нинди һөнәр сайлады? Сезнең янга еш кайталармы?
— Улыбыз, кызыбыз да мәктәп елларында республика матбугатында хәбәрчеләр булып тордылар. Татар теле һәм әдәбиятыннан республика бәйгеләрендә дә катнаштылар. Улыбыз медицина өлкәсендә, кызыбыз — юридик фәннәр кандидаты. Өч оныгыбыз бар.
— Гөлнур апа, күңел төшенкелегенә бирешмәс өчен нәрсә эшләргә, ничек яшәргә киңәш итәсез?
— Әгәр кеше гел үткәндә яши, үзенә авыр вакытларны хәтерендә яңадан кичерә икән, моңа карап кына тормыш үзгәрми. Чынбарлык бик тиз узачак. Киләчәк турында матур уйлар да кайчак көч бирә. Ихлас күңелле кешеләр белән аралашу, матур манзараларны күзәтү, күңелгә рәхәтлек бирә торган җырлар тыңлау, җанны тынычландыра торган догалар уку әйбәт. Кешеләргә начарлык теләмәскә кирәк. Аллаһ биргән һәр көнне бүләк итеп кабул итсәк, яшәү җиңелрәк кебек. Минем “Яшәү яме” дигән җырымны күпләр беләдер. Анда мондый юллар бар:
“Яшәү матур,
Яшәү шундый матур
Дусларыңа моңнар өләшеп.
Яктылык,
яхшылык өләшеп яшик…”
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.
Көлә алам үксеп-үксеп елар чакта,
Битем буйлап яшьләр тулып акса хәтта,
Исәр булып күренәмен кайчак шулай,
Бирешмәскә, сыгылмаска миңа уңай.
Шаяртырга көч табамын авырлыктан,
Ходай, шөкер, аермаган сабырлыктан.
Күңелемне телем-телем сагыш киссә,
Үпкәләрне онытамын әллә ничә.
“Син бәхетле!” — диючеләр очрап куя,
Сынау күргән җаннар гына мине тоя.
Сер бирмәскә тырышып мин елмаямын,
Күрмәсеннәр, сизмәсеннәр моңайганым.
Читләп узса тормышымда күргәннәрем,
Бик аз булыр иде минем белгәннәрем.
Яшәү дигән могҗизаның тәмен, ямен
Белер идем микән кыйммәт, кадерләрен?!