Мунчаларның ниндие генә юк хәзер: татарныкы, финныкы, төрекнеке… Ә менә элек-электән булган кара мунчалар бик сирәк кешеләрдә генә сакланып калган.
Казаннан Миләүшә апа Сагеева бүген дә: “Кара мунчада юынам, шифасын күрәм”, — ди. Туган ягы Яшел Үзән районы Акъегет авылында урнашкан бу мунчаны ул әти-әнисе истәлеге итеп саклый. Кара мунча башкаларыннан морҗасы булмау белән аерыла. Төтен эчкә чыкканда, стеналарга корым утырганга, аны кара дип атаганнардыр.
— Бу безнең икенче кара мунча инде. Элек шундый мунчалар гына салалар иде бит. Тарихтан кызыксынган идем, баксаң, морҗасыз мунча салуның сере булган икән. Ул чакта торбага салым (кайбер якларда төтенгә салым дип тә атала) булган. Кешеләр бу салымнан качар өчен мунчаны морҗасыз төзегән. Киез итекне дә кара мунчада басканнар.
— Бу мунча сездә ничек сакланып калды соң?
— 1980 елда әти йорт салды. Ә өйнең иске бурасын мунча итте. Сугыштан кайткан әтинең аяклары сызлый иде. Мунчаның эчен эшләп бетерергә өлгермәде, авырып китте. Аягын кистеләр. Тик ул протез белән булса да мунчаны рәткә китерергә тырышты. Күршеләр, туганнар да булышты. Кызганыч, 1987 елда ул бакыйлыкка күчте. Мунчаның мичен әни чыгарды. Мондый эшләргә ул оста иде. Мин дә мич чыгарырга аннан өйрәндем. Балчык изү, кирпеч салу эшләрен күңелемә сеңдереп бардым. Өйрәнгәннең кирәге чыкты, яңа мичне үземә чыгарырга туры килде. Кыш буе мунча ягылмый, чөнки Казанда торам. Ә җәй көне авылга кайткач, рәхәтләнеп шифасын күрәм.
— Ул тиз җылынамы?
— Гадәттә, кара мунчага, төтен чыгып китсен өчен, төнлек куялар. Аны куймаганбыз. Төтен ишектән чыга. Баштарак төтен исе күзне әчеттерә, аннары бетә. Бер сәгать мунчаны яхшылап ягам. Аннары күмере белән томалап куям. Суы җылына. Соңрак күмерен җыям, стенадагы корымны себереп төшерәм, идәнен яхшылап юам. Корымга буялганыбыз юк. 4 сәгать дигәндә мунча әзер була.
— Кара мунчаның шифасын нидә күрәсез?
— Эссе яраткан кешеләр өчен бик шәп инде бу мунча. Ул тәбәнәк булганга бик тиз җылына. Җәй көннәрендә эссесе икенче көнгә дә җитә әле. Дөрес, озын буйлы кешегә мондый мунчада уңайсызрак булырга мөмкин. Башы түшәмгә тиюе бар. Мин кара мунчада ял итәм. Арыганнар онытыла. Әрем себеркесе белән чабынсаң, ютәл басыла. Каен себеркесе буыннар сызлауны баса. Мунчада үлән сулары белән юынам. Һавасы сулыш юлларын ача. Чыршы себеркесе аркага массаж сыман тәэсир итә. Кыскасы, кара мунчадан яшәреп чыгам. Казандагы танышларым да, сызлана башласалар: “Әйдә, Миләүшә, шифалы мунчаңны як әле”, — дип безгә кунакка кайталар. Өчәр сәгать чабынып мунча керәләр. Файдасын күрәләр. Кара мунчаның рәхәтен бер татыган кеше аны башкасына алыштырмый. Авылдашыбыз, ТАССРның халык артисты, танылган җырчы Усман Әлмиев кечкенә чагында аяклары сызлап интеккән. Аны хастаханәдән атта алып кайтканнар. Шуннан соң берничә ай кара мунчада юындырганнар. Каен себеркесе белән чабындырганнар. “Кара мунча ярдәмендә генә аякка бастым”, — дип сөйли иде ул әңгәмәләрендә. Усман ага 95 яшенә кадәр яшәде.
— Хәзер кара мунчасы булган кешеләр авылда сирәктер?
— Авылда берән-сәрән кара мунчалар тора. Тик бик ягылмыйлар. Бакалар да ярата ул мунчаны. Сезнең белән сөйләшкәч, бер вакыйга исемә төште. Минем балачагым җәй көне әбием янында, Яшел Үзән районының Бузай авылында узды. Авылда ике кара мунча: берсе — авыл башында, икенчесе күл буенда урнашкан. Шул күл буендагы мунчаны авыл халкы чиратлашып яга. Без дә әбием белән бара идек. Алдагы көндә ягылган мунча җылы була, кичтән анда бер көтү бака кереп тула иде. Ләүкәдә, идәндә алма төшәрлек тә урын юк. Әби чиләккә таяк сугып аларны куркыткач, бакалар ишектән бер рәт булып тезелеп күлгә төшеп китә иде. Кара мунча күңелемдә шундый кызыклы хатирәләр белән уелып калган. Әти-әни куллары белән ясалган мунчабыз миңа аеруча кадерле. Хәзер яңасын салырга мөмкинлегем юк. Кирәксенмим дә. Газ мунчасына да кызыкмыйм. Кара мунчаның шифасын күреп яшәргә язсын.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Альбина ШАҺИДУЛЛИНА, кардиолог, терапевт:
— Кайбер кеше, кара мунча төтенендә төрле йогышлы бактерияләрне үтерергә сәләтле табигый антисептиклар бар, ди. Кара мунча авыртуны баса, тән тиресен яхшырта, дигәнне дә ишеткәнем бар. Әмма морҗасыз мунчаның файдасы хакында медицинада фәнни расланган хезмәтләрне очратканым юк. Нинди генә мунчага керсәң дә, кан басымы тотрыксыз булганда, еш көзән җыерганда, ялкынсынулар көчәйгәндә, яман шеш, неврология, кан тамырлары авырулары, психик тайпылышлар күзәтелгәндә, чама хисен онытмаска кирәк. Бу очракларда кайнар мунча киңәш ителми. Мунчада чиста җылы су, үлән чәйләре, газсыз минераль су, морсны йотымлап эчәргә кирәк.