Казанда Дәрвишләр бистәсенең бер балалар бакчасында прививка ясатылган бер бала аркасында прививка ясатылмаганнарына өйдә калырга кушканнар. Балага полиомиелитка каршы вакцина ясаганнар, ул прививкасыз яшьтәшләре өчен куркыныч тудыра икән. Хәлдән чыгуның ике генә юлы бар: йә башкалар да вакцина ясатырга тиеш, йә, авырып китмәсеннәр өчен, балалар бакчасына вакытлыча килми торырга кирәк. Әти-әниләр мондый кагыйдәләр белән килешмичә, редакциябезгә ярдәм сорап шалтыраттылар.
“ВАКЦИНАДАН КУРКАМ”
— Улыбызга берничә прививканы берьюлы ясадылар. Шулар арасында полиомиелитка каршы дигәне дә бар иде. “Тере” вакцина керткәннән соң, улымның хәле начарланды. Баксаң, бездә прививкадан соң яшерен рәвештә полиомиелит чире башланган икән. Бала үлә дип торам. Нык авырды. Шуннан бирле бу прививкадан бик куркам, — ди бер әни. Икенче берсенең кызы җитди авырып алган булган. Шуңа вакытлыча бернинди дә прививка кадатмаска кушканнар. Әнисе теләсә дә, кызына хәзерге вакытта полиомиелитка каршы вакцина ясата алмый.
— Төркемдә һәр балага прививка ясаткан саен, калганнарын өйгә җибәрә башласалар, ел дәвамында бакчага йөрмәскә кирәк бит, нинди мәгънәсез законнар соң бу? — дип гаҗәпләнә әти-әниләр.
Полиомиелит бик куркыныч йогышлы авыру булып санала. Ул гигиена таләпләрен үтәмәү, пычрак су, сыйфатсыз азык-төлек һәм һава юлы белән кешегә иярергә мөмкин. Беренче билгеләре салкын тигәндәге кебек: калтырата, укшыта, тән сызлый, баш авырта, хәлсезлек күзәтелә. Еш кына кеше үзендә полиомиелит дип башына да китерми. Чөнки бездә 1995 елдан бирле бу чирне йоктыручылар теркәлмәгән. Полиомиелит нерв системасына зыян салырга, аң югалу, хәтта үлемгә китерергә дә мөмкин. Авыруны чит илдән йоктырып кайту куркынычы бар. Чирне кисәтүнең иң ышанычлы юлы — полиомиелитка каршы прививка кадату. Бу вакцинаны бер яшькә кадәрге балаларга өч тапкыр ясыйлар. Гадәттә, ул өзлегүләрсез уза, дөрес, укол урыны кызарырга, баланың тән температурасы күтәрелергә, аллергия күзәтелергә мөмкин. Прививкадан соң кеше күп булган урыннарга бармаска киңәш итәләр. Илкүләм календарь буенча, 18, 20 айда, 6 яшьтә ревакцинация үткәрелә. Төрле сәбәпләр аркасында прививка ясату графигы чигерелергә мөмкин.
“БАКЧАГА КИЛМӘСКӘ КУШУ ДӨРЕС ТҮГЕЛ”
Юрист Марсель Шаһидуллин аңлатуынча, СанПиНның (3.3686-21) 2513, 2516 нчы пунктлары нигезендә, медицина, мәгариф, мәктәпкәчә белем бирү, балаларның ялын оештыру оешмалары җитәкчеләре, вакцина авызга тамызып ясалган вакытта, полиомиелитка каршы иммунизация турында мәгълүматы булмаган, шулай ук полиомиелитка каршы өч тапкырдан да кимрәк прививка ясаткан балаларны 60 көнгә аерып тотарга тиешләр.
— Полиомиелит — куркыныч авыру, мускулларга зыян килеп, умыртка баганасы кәкрәергә, аяк-куллар параличланырга, кеше инвалид калырга да мөмкин. Прививка ясаткан балага куркыныч янамый. Ә менә ясатмаучыларга сакланырга кирәк. Шуңа да баланың сәламәтлеген кайгырту максатында прививкасыз балаларны вакцина ясатканыннан вакытлыча аерырга кирәк, — дип аңлаттылар Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Аеру тәртибе генә законда төгәл аңлатылмаган. Моны оешма җитәкчелеге үзе хәл итәргә тиеш, диелгән. Ничек кенә булмасын, прививка ясатучы бер бала аркасында башкалар өйдә утырырга тиеш түгел, ди юрист.
— Полиомиелитка каршы прививкаларның актив һәм актив булмаганнары бар. Гадәттә, өченче тапкырында бала организмына көчсезләндерелгән “тере” бактерияләр кертәләр: авызга тамчы тамызалар. Бер тапкыр да полиомиелитка каршы прививка ясатмаучылар өчен мондый бала куркыныч тудыра дип санала. Дөрес, моңа кадәр әле берәүнең дә шул рәвешле авыру йоктырганын ишеткәнем юк. Тик законга каршы барып булмый. Шул ук вакытта вакцинацияләнгән бер бала аркасында калган 29 ын өйгә кайтарып җибәрү дә дөрес түгел бит. Күп очракта прививкалы баланың башкалар өчен куркыныч икәнен кисәтәләр дә, әти-әниләрдән бу хакта хәбәрдар булуны раслап имза куйдыралар. Һәм бакча элекке режимда эшләвен дәвам итә. Бакчага килмәскә мәҗбүр итә алмыйлар, бу киңәш формасында гына була ала. Прививкасыз балалар өчен аерым төркемнәр оештырылса, тагын да яхшы, — ди Марсель Шаһидуллин.
ЗАКОН УЙЛАНЫП БЕТЕЛМӘГӘН
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында да:
— Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, баланың ялын оештыру үзәкләрендә, прививкалы бала булганда, калганнарын соңгы 60 көн эчендә вакцина кадатмаучылар төркеменә күчерәләр. Тик әгәр оешманың мондый мөмкинлеге юк йә балаларга спорт залында, музыкаль залда уртак чараларда катнашырга туры килсә, прививкасызларны өйгә кайтарып җибәрүләре дә ихтимал. Балаларны ничек аерырга икәнен балалар бакчасы мөдире үзе хәл итә, — диделәр Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Ахыр чиктә бу балалар бакчасында мәсьәлә хәл ителгән. Прививкасыз балалар өчен аерым төркем булдырганнар. Әти-әниләр исә законның ахырга кадәр уйланып бетелмәгәненә борчыла.
— Авырган балага өйдә утырырга кушсалар, дөресрәк түгелме соң? Прививкасызлар өчен аерым төркем булдырылган очракта да, тәрбиячесен, группасын алыштыруны бала авыр кабул итә. Бу аның психикасына тәэсир итәргә мөмкин, — ди әти-әниләр.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Дмитрий ЛОПУШОВ, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече:
— Илкүләм календарьга кергән вакциналарны, медицина ягыннан каршылыклар булмаганда, һәр балага ясыйлар. “Йогышлы авырулар имммунопрофилактикасы турында”гы 11 нче федераль закон нигезендә, прививкалар кечкенә балага әти-әнинең рөхсәте белән генә ясала. Илкүләм календарьдагы прививкалар исемлегендә полиомиелитка каршы вакцина да бар. Прививкалар булмаганга гына баланы бакчага, мәктәпкә кертергә тиеш түгелләр дигән сүз дөреслеккә туры килми. Эпидемия вакытында шул чиргә каршы прививкасы булмаган балага өйдә калып торырга киңәш итә алалар. Бу аның сәламәтлеге өчен эшләнә. Чөнки аның авыруны йоктыру куркынычы зур. Шунысы да бар, туберкулезны ачыклар өчен манту, диаскинтест ясатмау өчен бу закон сылтау була алмый. Манту пробасын узмаучылар дәресләргә табиб-фтизиатрның авыру юклыгы турындагы белешмәсе нигезендә генә кертелә. Дөрес, туберкулинодиагностика узмаган балаларны мәктәпкә кабул итмәскә беркемнең дә хокукы юк. Әмма андыйларны балалар коллективында белем бирү процессына да куша алмыйлар.
Фото: © stockbroker/123rf.com