Зөлфия ШӘМСУАРОВА — Камал театрында диктор-тәрҗемәче, “ТНВ” каналында “Манзара” тапшыруының алып баручысы, “Болгар” радиосы аша да тыңлаучыларга яхшы таныш. Узган ел өченче балаларына йөкле иде, сабый дөньяга килгәнче эшен туктатмады. Үзе әйтмешли, туачак улы, Алмаз Гәрәев һәм үзе — тапшыруны өчәү алып бардылар.
— Бәби ялында бер көн дә өйдә утырмадым дисәм… Бала тудыру йортыннан чыгып, өч көн торганмындыр, — ди Зөлфия. — Беренче вакытларда әниләргә калдырмадык. Телевидениегә дә, театрга да гел үзебез белән алып йөрдек. Җитәкчеләремә рәхмәт, алар эшлисе килү теләгемә каршы төшмәде, җаен таптылар. Өйдә утыра алмыйм, ял итә белмим мин.
“ӘЛЕ ДӘ ЯРЫЙ МИН БАР!”
— Зөлфия, син — Казан кызы. Нәсел җепләре кайсы яклар белән бәйле? Балачак хәтердә ничек сакланып калган?
— Казан кызы булуым белән горурланам. Нәсел тамырларым Кайбыч районына барып тоташа. Әтием Зөфәр — Кече Кайбыч, әнием Розалия Урсак авылыннан. Гаиләдә без өч кыз. Апаларым Гөлчәчәк һәм Венера Мәскәүдә туган, анда 13 ел яшәгән хәтта. Хәрби кеше буларак, әтине шунда җибәргән булганнар. Хәзер әти-әни лаеклы ялда.
Төпчек бала булганга, иркәрәк тә үстем. Хәзер дә кадерләп кенә торалар. Балачакта вак-төяк зыян итүләремә күз йомалар иде. Берсендә зур копилканы төшереп ватканмын да: “Әле дә ярый мин бар”, — дип әйткәнмен. Әрләмәгәннәр. Шуннан бирле әни гел: “Әле дә ярый син бар, кызым”, — ди. Ул чакны еш искә алабыз.
— Кем булырга хыялланып үстең? Мәктәптән соң нинди һөнәр сайладың?
— Бик оялчан идем. Казанның 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә укыдым. “Нур” театры түгәрәгенә йөрдем. Бу түгәрәк миңа үсәргә ярдәм итте, театр дөньясына мәхәббәт уятты. Мәктәптә йолдыз идем. Бер генә чара да миннән башка үтмәде. Концертлар алып бардым, спектакльләр дә куя идек. IX сыйныфны тәмамлагач, театр училищесына керергә карар кылдым. Әни шаккатты. “5”легә генә укучы бала төплерәк белем алырга тиеш иде кебек. Тик каршы килмәделәр. Кечкенәдән зирәк акыллы икәнемне беләләр иде, миңа ышандылар. Остазым — Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин. Курста староста идем. Әйбәт укыдым. Тик сәхнәдә башка кешеләрнең тормышын уйнау, төрле образларга керү барыбер минем хыял түгел иде кебек. Сәхнә теле дәресләре якынрак иде. Хәзер дә сүз сәнгатен яратам. Шуңа да телевидение — чын мәгънәсендә минем урын.
“ТЕЛЕВИДЕНИЕДӘ ЭШЛӘҮ ХЫЯЛЫМ ИДЕ”
Училищены тәмамлаганнан соң, Зөлфия хезмәт юлын Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасыннан башлый. Бер ел оешма җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисованың ярдәмчесе булып эшли. Параллель рәвештә Казан дәүләт мәдәният институтында укый. Ул вакытта олы кызына 1 яшь була. Аннары театрга чакыру ала. Сигез ел Камал театрында диктор-тәрҗемәче булып хезмәт куя. “Спектакльләрдә легендар артистларыбызның уйнавын күреп, тавышларын ишетеп, рәхәтләнеп рус теленә тәрҗемә итәм”, — ди.
— Зөлфия, “ТНВ” каналындагы “Манзара” тапшыруына чакыру ничек булды? Тиз ияләштеңме?
— Телевидение эшчәнлегемә өч ел була. Башта “Мәйдан” каналында “Түгәрәк бәхет” тапшыруын алып бардым. Аңа хәтле режиссер Нурания апа Җамали “ТНВ” каналы өчен төшергән киноларда уйнадым. “Мәйдан” каналына да мине ул тәкъдим иткән дип беләм. “ТНВ”га үзем барып кердем. Кастинг игълан иттеләр. Төрле биремнәр булды. Өч турны да үттем. “Манзара”ны Алмаз Гәрәев белән алып барабыз. Телевидениедә эшләү хыялым иде. Журналистика белән кызыксынам. Еш булмаса да, концертлар, төрле чаралар да алып барам.
— Бераз телевидениенең кадр арты тормышы белән дә таныштырсаң иде: эфирга әзерләнү, сценарийлар…
— Тапшыруга сценарийларны да үзем язам. Беренче вакытларда, әлбәттә, җиңел булмады. Съемка алдыннан 1 генә сәгать йоклаган чаклар бар иде. Параллель рәвештә ирем Раил белән тагын бер зур проектка алындык. “Болгар” радиосында милләтебезнең олпат шәхесләренә багышланган “Милләтем бизәкләре” тапшыруы хәзер дә дәвам итә. Ул радиосериал форматында бара. Бүгенгә хәтле 100 дән артык шәхес турында тапшырулар дөнья күрде.
“ҖИҢЕЛМЕ, КЫЕНМЫ, БЕЛМИМ… — БЕЗГӘ РӘХӘТ”
Зөлфиянең тормыш иптәше Раил Шәмсуаров — Камал театры артисты. Чыгышы белән Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылыннан. Студент чагыннан санасак, театрда 20 ел эшли. Рольләре бихисап. Ул — җырчы-артист, репетицияләре күп.
— Зөлфия, Раил белән син — өч бала әти-әнисе! Үзең өч җирдә эшләп, гаиләне дә кайгыртып, ничек барысына да өлгерәсең?
— Аллага шөкер, өч бала әти-әнисе булу бәхетенә ирештек. Җиңелме, кыенмы, белмим… — безгә рәхәт. Балаларыбыз бәхетле, иманлы булсын иде. Аллага шөкер, безгә аларны бик артык көч куеп тәрбияләргә туры килми: үзебезнең үрнәктә тәрбияләнәләр. Акыллылар. Безнең нинди эшләр белән янып йөргәнне күреп, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә тугры булып үсәләр. Балаларны тәрбияләүдә әти-әниләребез бик ярдәм итә. Нәфисәбезне кечкенәдән әни үстерде. Мин ул вакытта укый да, эшли дә идем. Уртанчы улыбыз Әсфәндияр Яңа Иштирәктә әби-бабасы янында бик еш кала. Ул театрда да күп вакытын үткәрә. Артистларның кайбер спектакльләрдәге сүзләрен яттан белә хәтта. Бакчага йөрми. Бу — Раилнең теләге. Алар — грим бүлмәсендә үскән балалар. Безгә бергә булу күңелле. Әсфәндияр мәзәк сөйли башласа, Нәфисә мәктәптәге хәлләрен уртаклашып, фортепианода уйнап, шунда аларга Шәүкәтебез кушылып көлеп җибәрсә, менә шул инде бәхет! Барысына да ничек өлгерәсең, дигәндә, бөтен нәрсәне тиз эшлим. Аз йоклыйм. Бөтен сере шунда гына.
— Раилнең күп вакыты театрда узадыр.
— Балалар белән иртән еш кына Раил дә калгалый. Аның репетицияләре сәгать 11 дән генә башлана. Раил — нык гаилә җанлы, балаларны бик карый.
— Ничек танышкан идегез?
— Раил Аллаһы Тәгаләдән: “Чибәр, акыллы, кечкенә генә бер кыз җибәрсәң иде”, — дип мине сораган (көлә). Театр училищесында укыганда, спектакльләр карый, еш кына Камал театрында баскычта утыра идек. Ул мине күзәткән. Көннәрдән бер көнне социаль челтәрдә язды. Шулай танышып киттек.
— Гаиләдә төрле чак буладыр. Бәхәс чыкканда, кайсыгыз беренче юл куя?
— Бик алай бәхәсләшкән вакытлар искә дә төшми әле. Күбрәк беренче елны булды бугай. Бик яшь идем бит. Без өйләнешкәндә, 17 яшь кенә иде миңа. 19 яшемдә кызыбыз туды. Яратышып өйләнештек. Бер-беребезнең холкын белеп тә бетермәгәнбездер инде. Нәрсәдер шаяртып яки авыррак сүз әйткәнне кабул итми идем. Аннары сөйләштек, аңлаштык. Хәзер төрттереп нидер әйтү юк. Матур сөйләшергә тырышабыз.
— Кайсыгыз кызурак?
— Раилнең андый чагы бик сирәк, елга бер-ике булырга мөмкин. Бер фикергә килә алмау, гадәттә, балалар турында сөйләшкәндә була. Андый вакытта Раилгә каршы дәшмәскә, тимәскә кирәк. Аны аңлыйм, ул, әлбәттә, тынычланачак. Шуңа күрә кызган мизгелдә артык дорфаланып, бер-береңә ямьсез сүзләр әйтешмәскә кирәк. Кәеф булмаган чакта да дәшми калу әйбәтрәк.
— Әңгәмәбез ахырында нинди теләкләр җиткерер идең, Зөлфия?
— Үземнең кечкенә чактагы фотосурәтемә карап, шундый теләк әйтер идем: “Курыкма әле син бернәрсәдән дә!” Газета укучыларга да шулай диясем килә: ниндидер сынаулар алдында калгансыз икән, бернәрсәдән дә курыкмагыз. Аларын да җиңеп чыгарсыз.
Лилия ЙОСЫПОВА.