• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 04.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

“ЛИМОННАРЫМ ЕЛ ӘЙЛӘНӘСЕ УҢЫШ БИРӘ”

“ЛИМОННАРЫМ ЕЛ ӘЙЛӘНӘСЕ УҢЫШ БИРӘ”

Мамадыш районы Югары Яке авылы Сабан туен уздырырга кайткач, чәй эчәргә Илсөяр (51 яшь) һәм Марсель (53 яшьтә) Гобәйдуллиннар йортына алып керделәр. Өй эчендәге унлап лимон агачында зур лимоннар, янәшәдә гранат та җимеш биреп утыруын күреп сокландым.

— Лимонны ун еллап үстерәм, үсентесен сыйныфташым биргән иде, — дип әйтте хуҗабикә Илсөяр апа. — Арада 900 грамм авырлыктагы лимоннар да бар. Ваграк лимон бирә торган агачлар да утырттым. Тик нишләптер алары куе яшел төстә. Лимоннарым ел әйләнәсе җимеш бирә. Чәчәк аталар, лимоннар үсә тора. Гадәттә, бер агачта егермеләп лимон була.
Илсөяр апа Казан-Чаллы юлының Сайкичү базарында 25 ел сату итә. Юлчыларны татар халык ашлары белән сыйлый.
— Шушы лимоннарымны чәйгә салам да, нинди тәмле чәй бу, арбуз салдыгызмы әллә, дип сорый юлчылар. Әлеге лимон чәйгә хуш ис бирә, — ди Илсөяр апа.
Хуҗабикәдән лимонны үстерү тәртибен сорашам. Су ярата торган агач икән ул. “Бер төпкә һәр көнне 1 литр су сибәбез”, — ди Илсөяр апа. Цитрус агачы өчен кибеттән сатып алган махсус ашлама, витаминнар да кулланалар. “Хәтта йомырка пешергән суны да гөл төбенә сибәм, кальций бит ул”, — дип елмайды хуҗабикә.
— Лимон агачы чәчәк атканда, ул урнашкан бүлмәдә йокларга тырышабыз. Беренчедән, исе (ясмин чәчәген хәтерләтә) күңелгә хуш килә, икенчедән, микробларны үтерә. Үсентеләрне ике кодагыема, улларыма да бирдем. Хәзер алар йортында да лимон үсә, — дип сөйләде Илсөяр апа. — Гранатка килгәндә, аның үсентесен төпчегем Булат 1 ел элек Казаннан алып кайтты. Инде җимешен татырга өлгердек. Ул бик зур түгел иде, тавык йомыркасы кадәр булып үсте. Кызыл төстә. Тәме нәкъ кибеттә сатылган гранатныкы кебек. Кабыгы калынрак була. Гранат елга ике тапкыр җимеш бирә. Шуның орлыгын алып, тагын гранат утырттым әле. Әлегә матур гына үсеп утыралар. Мәрхүм әтием Гаптелбарый яшелчә үстерергә оста иде. Күрәсең, аның сәләте миңа да күчкән.
Эльмира СӘЛАХОВА.

 

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
“ИҢ ТӘМЛЕ КАМЫР РЕЦЕПТЫН ӘНИЕМ ӨЙРӘТТЕ”
Татар дөньясы

“ИҢ ТӘМЛЕ КАМЫР РЕЦЕПТЫН ӘНИЕМ ӨЙРӘТТЕ”

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru